Бәрәңге пәрәмәче: юрамалар арасында аерма
→Чыганаклар: {{Татар милли ризыклары}} |
Добавлен шаблон {{Tatar 4.0-2021}} |
||
Юл номеры - 43: | Юл номеры - 43: | ||
{{Татар милли ризыклары}} |
{{Татар милли ризыклары}} |
||
[[Төркем:Татар ризыклары]] |
[[Төркем:Татар ризыклары]] |
||
{{Tatar 4.0-2021}} |
22 апр 2021, 10:41 өчен соңгы юрама
Бәрәңге пәрәмәче | |
пәрәмәч | |
авторлык | |
---|---|
Үз исеме |
Бәрәңге пәрәмәче |
Автор |
халык ашы |
Компонентлары | |
Төп |
|
Өстәмә |
|
Азык кыйммәте | |
Калориялеге: |
югары |
Бәрәңге пәрәмәче — әче камырдан бәрәңге өстәп пешерелгән пәрәмәч. Тик бу пәрәмәч итнекенә караганда ике тапкыр зуррак була.
Бәрәңге боламыгы әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Пәрәмәч өчен бәрәңгене әрчиләр, юалар, күзәнәкләрен чокып алып, тозлы суда пешерәләр. Пешеп җиткәч, суын агызып, агач төйгеч белән бик яхшылап төяләр. Төйгән бәрәңгегә сөт, сары май салына, йомырка сытыла, кирәк кадәр тоз сибелә. Теләгән кешегә майда кыздырылган суган да салырга мөмкин.
Камыр әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Камырны 70—80 грамм зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәяләр һәм бәрәңгене салганчы, тирәсен күтәреп, түгәрәк савыт кебек итеп чеметеп чыгалар. Аның эченә алдан хәзерләп куелган шактый сыек бәрәңге боткасы салына һәм өсте чи* йомырка белән майлана, аннары майлаган табага тезеп шунда ук мичкә пешерергә куела.
Башка вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәрәңге пәрәмәчен ит пәрәмәче кебек бөреп, өстендә кечкенә тишек калдырып кына да ясарга була. Бу вакыт изгән бәрәңгегә сөт һәм йомырка салынмый, бәлки майда кыздырылган суган гына өстәлә. Пешергәндә дә ит пәрәмәче кебек, ягъни башта табага ачык ягы белән салып кыздыралар, аннан аскы ягына әйләндереп пешерүне дәвам иттерәләр.
Рецепт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бер пәрәмәчкә: 70—80 грамм камыр, 50—60 грамм бәрәңге боткасы, боткага салу өчен 10 грамм, пәрәмәчне кыздыру өчен 7—8 грамм май, 10—15 грамм сөт, йомырка, кирәк кадәр тоз һәм борыч алына,
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Юныс Әхмәтҗанов. Татар халык ашлары. К.; ТКН, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987