«Рубин» футбол клубы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рубин
Рубин логотибы
Тулы исем Муниципаль оешма «Рубин» футбол клубы»
Кушаматлар «рубин төсле», «казанлылар», «иделчеләр», «кызыл-яшелләр»
Төсләр куе кызыл (рубин төсе), яшел
Нигезләнгән 1936/1958
Стадион Үзәк стадион, Казан
Урыннар саны 26 920[1]
Президент Русия байрагы Сорокин Валерий Юрий улы
Тренер Русия байрагы Төрекмәнстан байрагы Корбан Бәкый улы Бердыев
Капитан Русия байрагы Роман Шаронов
Рейтинг УЕФА 41
Турнир Русиянең Футбол Премьер-Лигасы
Урын 6 (2011/2012)
Сайт http://www.rubin-kazan.ru/

«Рубин» футбол клубы (tat.lat. «Rubin» futbol klubı )– Казан шәһәреннән спорт оешмасы. Русиянең Премьер Лигасында уйный. Хәзерге вакытта дәүләт клубларыннан иң яхшылардан берсе. Русиянең ике кат чемпионы (2008 һәм 2009), Русия Кубогы 2012 иясе, Русия Суперкубогы ике тапкыр иясе (2010, 2012), Бердәмлеге Кубогы иясе (2010). УЕФА рейтингта 41 урында тора.

Тренер - Курбан Бердыев. Рәсми нигезләнү датасы – 1958 ел, ләкин клуб 1939 елдан башка исеме белән чемпионатта уйнаган. 2008 елда «Рубин» Русияның Премьер Лигасы, беренче 7 турларында 7 мәртәбә җиңеп, лига арасында рекорд ясады.

Төп төсләре: якут төсендәге, яшел, кызыл-яшел.

Эчтәлек

Исемнәр [үзгәртү]

Тарих [үзгәртү]

Команда С. П. Горбунов исемендәге завод нигезендә оештырылды. 1948 елдан команда РСФСР чемпионатында катнаша. Русияның Премьер Лигасында 2003 елдан бирле уйный. Югары дивизионга чыгып, клуб хәзер үк бронза медальләрне җиңде, ә 2008 елда, үзенең 50 еллык юбилеена, чемпион булды, ә киләсе елда икенче тапкыр алтын титулын алды.

УЕФА ярышларында [үзгәртү]

2009-нче елда УЕФА Чемпионнар Лигасына чыгып Ноу Камп стадионына барып Барселонаны 1:2 хисабы белән җиңеп кайтты. Икенче уен Казанда 0:0 белән бетте. Шул ук елны Италиянең Интернационале клубы белән очрашты һәм ике уенда бер очко алды. 2012 елның ноябрь аенда Рубин Италиянең "Интер"ын Казанда 3:0 исәбе белән тар мар итте, Миланда 2:2 исәбе булды. Чемпионнар Лигасының группасында 3-нче урын алып УЕФА купасына чыкты һәм Израиль клубын җиңеп Алманиянең «Вольсбург» клубына чыкты: җиңелде Рубин-Вольсбург уены. 2009-2010 сезоны Рубин өчен бик әйбәт булып чыкты.

2012 елда Европа Лигасында Рубин үз төркемдә беренче урыннан плей-оффка җиңелмичә чыкты, мәшһүр Интер (Милан) Рубинга 0:3 оттырып икенче урыннан гына чыга алды.

2013 елның 14 февралендә Мадрид шәһәрендә Рубин азчылыкта икенче таймда уйнап Атлетиконы 0:2 исәбе белән җиңде. Атлетико - Европа Кубогы иясе (2012), УЕФА рейтингы буенча (2013) икенче Дөнья командасы .

Русия чемпионатлары [үзгәртү]

Ел Лига Урын Уеннар Җинүләр Уртак нәтиҗәләр Җиңелүләр Туплар
1992 Беренче лига, «Үзәк» зонасы 5 34 15 9 10 43-30
1993 Беренче лига, «Үзәк» зонасы 8 38 19 6 13 48-46
1994 Икенче лига, «Үзәк» зонасы 15/18 32 6 4 22 15-65
1995 Икенче лига, «Үзәк» зонасы 17/22 42 12 6 22 32−56
1996 Икенче лига, «Үзәк» зонасы 6/22 42 24 7 11 66−34
1997 Икенче лига, «Үзәк» зонасы 1/21 40 32 6 2 88−22
1998 Беренче лига 7/22 42 19 6 17 56-50
1999 Беренче лига 7/22 42 18 12 12 56-49
2000 Беренче лига 3/20 42 24 6 8 61-28
2001 Беренче лига 8/18 34 13 7 14 44-44
2002 Беренче лига 1/18 34 22 6 6 51−14
2003 Премьер-лига 3/16 30 15 8 7 44—29
2004 Премьер-лига 10/16 30 7 12 11 32—31
2005 Премьер-лига 4/16 30 14 9 7 45—31
2006 Премьер-лига 5/16 30 13 7 10 43—37
2007 Премьер-лига 10/16 30 10 5 15 31—39
2008 Премьер-лига 1/16 30 18 6 6 44—26
2009 Премьер-лига 1/16 30 19 6 5 62—21
2010 Премьер-лига 3/16 30 15 13 2 37—16
2011/12 Премьер-лига 6/16 44 17 17 10 55—41

Моны да карагыз [үзгәртү]

Сылтамалар [үзгәртү]


Искәрмәләр [үзгәртү]