Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате latin yazuında])
Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате
Фото
Ашыйклар Нәүрүз бәйрәмендә, Бакы
Ил Азәрбайҗан
Өлкә Музыка

 Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате Викиҗыентыкта

Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате (әзери. Azərbaycan aşıq sənəti, Азәрбайҗан гашыйклар сәнгате) — Әзербайҗан ашыйкларының шигърият, сәнгать, тарих, бию һәм вокаль инструменталь музыкасы традициясе. Ашыйклар һәрвакыт халык өметләрен тойганнар, мәхәббәт иреген яклаганнар, Ватанга тугрылык турында җырлаганнар һәм шуңа күрә бу традиция азәрбайҗан халкы тарафыннан "Ил анасы" (әзери. El anası) дип аталган.[1] Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате азәрбайҗан милли тәңгәллек символы һәм азәрбайҗан теле, әдәбияты һәм музыкасының саклаучысы буларак санала.[2]

2009 елда ЮНЕСКО ның Әбу-Дабида (БГӘ) матди булмаган мирасны яклау комитетының дүртенче сессиясендә азәрбайҗан ашыйклары сәнгате ЮНЕСКО матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелде[3][2].

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге энциклопедик сүзлектә һәм Зур энциклопедик сүзлектә «ашыйк» сүзе гарәп һәм төрки «ашыйк» (әзери. Aşıq, әрм. Աշուղ, фар. عاشیق)[4] — «гашыйк» сүзләреннән килеп чыга дип билгеләнә.[5] «Ашыйк» сүзе башта «илаһи яратучы, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт белән янып торучы» дигәнне аңлаткан, аннары ул төрки сөйләмгә күчә, ә соңрак «җырчы-шагыйрь» мәгънәсендә әрмән һәм грузин телендә дә тарала.[6] XII гасыр шагыйре Әхмәд Ясави үзенең «Хакыйкать чын гашыйклар юлына…» шигырендә суфи дәрвишләренә карата «ашыйклар» атамасын куллана.[7]

Ашыйклар сәнгате тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ашыйк традициясе Азәрбайҗан мәдәниятендә XV-XVI гасырлардан, ашыйк Корбани яшәгән һәм иҗат иткән чорда үсеш таба, әмма сәнгать күпкә борынгырак тарихка ия. Мәсәлән, төрки җыраулар — озаннар (әзери. Ozan) — инде X-XI гасырларда ук яшәгән.[1][8]

Озаннар гопузда уйнап үз әсәрләрен башкарганнар һәм угызлар арасында аерым рухи йогынты ясаучы әкиятчеләр һәм җырчылар булган. Озаннарның танылган ядкарьләренә угызларның «Китаби дәдә Коркыт» дигән эпосы керә. Тарихта Коркыт дәдә, Аббас дәдә, Ядигәр дәдә, Керем дәдә кебек озаннар билгеле. Дәдә сүзе угызларда "рухи ата" мәгънәсендә кулланыла. XVII гасыр озаннар осталыгы ислам һәм аның идеологиясенең төрки-угыз җәмгыятенә йогынтысы көчәюе нәтиҗәсендә тулаем югала. Гарәп теле һәм әдәбиятының, гомумән, ислам идеяләренә юнәлтелгән мәдәниятнең таралуы мәҗүсилек чоры белән тыгыз бәйләнгән озан сәнгатенең нигезләрен тәмам тарката[7].

Ашыйк Корбани чорында үз дастаннарын һ.б. әсәрләрен гопузга кушылып башкаручы озаннар традициясе үз җырларын сазга кушылып җырлаучы ашыйклар белән алмашына.

Ашыйклар сәнгатенең жанрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли шигъриятнең төп жанрлары — кошма, дастан, остаднамә, шулай ук аларның шигъри формалары — гәрайлылар, дивани, кошма, баяты, тәҗнис — ашыйклар тарафыннан киң кулланыла.[9]

Кошма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кошма — халык шигъриятының киң таралган формасы. Кошмада иҗекләр саны унбергә җитә. Кошма берничә төргә бүленә: "гүзәлләмә" — гүзәллекнең табигый матурлыгы яки искиткеч кешелек сыйфатларын тасвирлау; "кочаклама" — каһарманнарның яисә аларның батырлыкларын олылау; "ташлама" — иҗтимагый яки кешелек кимчелекләре тәнкыйтьләү; "агыт " — мәрхүм кешене искә алу җыры.

Дастан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(үле сылтама)Сазашыйкларның төп коралы
Төп мәкалә: Дастан

Дастан — Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъриятендә дә (шул исәптән халык шигъриятендә дә) киң таралыш тапкан жанр. Дастаннарда каһарманнарның батырлыклары, мәхәббәт, мөһим тарихи вакыйгалар турында сөйләнә. Стилистик һәм сүз мөнәсәбәтләрендә кошманы хәтерләтә, әмма дүртъюллыкларның саны, тематикасы, мәгънәсе һәм музыкаль ягы кошмадан аермалы.

Останамә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төр, гадәттә, нәсихәт җырларыннан һәм вәгазь җырларыннан гыйбарәт.

Гүзәлләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәлләмә - кошма жанрының бер төре, табигый гүзәллекне тасвирлый яки искиткеч кешелек сыйфатларын олылый.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Ашуг в БСЭ
  2. 2,0 2,1 Азербайджанское ашугское искусство на сайте ЮНЕСКО
  3. Ашугское искусство внесено в Репрезентативный список Нематериального культурного наследия ЮНЕСКО. Day.az, 30.09.2009 г.
  4. [ Ашуг]Зур совет энциклопедиясеннән мәкалә
  5. Ашуг // Образовательный мультисловарь // Христианство, Православие, Вера, Религия, Кафедральный собор Христа Спасителя
  6. Ашуги на сайте русской литературы и фольклора
  7. 7,0 7,1 Багирова Санубар. Anthology of ashiq. — Paris / Baku: Maison des Cultures du Monde / Министерство культуры и туризма Азербайджанской Республики, 2008. — Б. 61. — 88 б.
  8. Anthology of Ashiq 2013 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.
  9. Tourism.AZ — ФОЛЬКЛОР