Айдар Кәлимуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Кәлимуллин latin yazuında])
Айдар Кәлимуллин
Туган телдә исем Айдар Миннемансур улы Кәлимуллин
Туган 9 июнь 1969(1969-06-09) (54 яшь)
Алабуга
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре педагог, профессор
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Айдар Кәлимуллин (Айдар Миннемансур улы Кәлимуллин) — профессор, тарих фәннәре докторы, КФУ педагогика һәм психология институты директоры (2011). РФ югары һөнәри мәктәбе мактаулы хезмәткәре. Европа экология тарихы җәмгыяте (ESEN), Россия туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә нәшер ителгән китабы. 2006

1969 елның 9 июнендә Алабугада туган. Алабуга дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының тарих бүлеген кызыл дипломга (1991), Казан химия-технология институты аспирантурасын (1995) тәмамлаган. КФУда «1960-1980 елларда Татарстанның сәнәгать үсеше һәм экология мәсьәләләре» темасына кандидатлык (1995), Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «ХХ гасырның икенче яртысында сәнәгать үсешенең тарихи-экологик тәҗрибәсе: Урта Идел буе материаллары буенча» темасына докторлык (2006) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

50 дән артык фәнни хезмәт (шуның эчендә 2 монография, 6 уку ярдәмлеге) авторы. Кешелек һәм табигать арасында каршылык тамырларын һәм үсешен өйрәнүче мәктәп булдырган. Ватан тарихында Россия провинциясенең ролен өйрәнә.

  • Тарих укытканда компьютер технологиясе (махсус курс).
  • Татарстанның яңа тарихында актуаль мәсьәләләр (махсус курс).
  • Индустриальное развитие Татарстана и проблемы экологии в 60-90-е годы. Казан, 1995.
  • История Татарстана (1990-1995 гг.): Уку ярдәмлеге. Алабуга, 1996.
  • История Татарстана и татарского народа (XIX век): Уку ярдәмлеге. Алабуга, 2000.
  • История России (XX век): Уку ярдәмлеге. [Алабуга], 1999.
  • История Татарстана и татарского народа (XIX в.): Уку ярдәмлеге. [Яр Чаллы], 2002.
  • Историческое исследование региональных экологических проблем. М., 2006.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ югары һөнәри мәктәбе мактаулы хезмәткәре.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]