Айрат Мифтахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Мифтахов latin yazuında])
Айрат Мифтахов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Айрат Габделхәй улы Мифтахов

Туу датасы:

13 февраль 1990(1990-02-13) (34 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2011 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе ― 2022

Айрат Мифтахов

Айрат Мифтахов, Айрат Габделхәй улы Мифтахов (1990 елның 13 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актеры, Әлмәт дәүләт татар драма театры артисты (2011 елдан). «Тантана» премиясе лауреаты (2022).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елның 13 февралендә Казанда туган. Рус мәктәбендә укыган, әмма гаиләдә сөйләшү фәкать татар телендә генә булган. Авыл тәрбиясе һәм милли тәрбия алган, чөнки каникулларны әнисе Нәкыя Мифтахова (Шәймуллинаның) [1] туган авылы ― Арча районы Югары Пошалым авылында уздырган.

Театр сәнгатен кечкенәдән үз иткән. Мәктәптә укыганда Кыш бабай ролен башкарырга яраткан. Михаил Булгаковның «Собачье сердце» әсәрендә уйнаган. Казан театр училищесында Әлмәт театры өчен махсус әзерләнгән курста укыган (педаголар Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин һәм Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина). 2011 елда Казан театр училищесын тәмамлаган һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителгән. Театрда аңа кечкенә, бер типтагы (беркатлырак булып тоелучы кешеләр образы) рольләр бирелгән чор озак 10 елга сузылган. Режиссер Ильяс Гәрәев Мифтаховка 2020 елда Гарәф Фәхретдиновның истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән «Кайда минем илем?» спектаклендә легионер Фәхретдиновның образы өстендә эшләүне тапшырган. 2021 елның көзендә Мифтахов Хәсән Сарьянның детектив повестенә нигезләнгән «Агыйделнең аръягында» спектаклендә тикшерүче Вахитовны уйный. Аннары «Җил артыннан» спектаклендә (автор: Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе) Хәсән, Сохраб рольләрендә, 2022 елның февралендә Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә үзенең «йолдызлы» ролен ― Шәмсине башкара.[2]

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сукбай ― «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов), Зөфәр ― «Тормыш корабы» (Әмирхан Еники), Бозау – «Акбай һәм сарык малае» (Туфан Миңнуллин), Юл инспекторы – «Җенле юл кагыйдәләре» (Г. Кәшипова), Сәяр ― «Сагынуларга ни чара?» (Илгиз Зәйниев), Аксак Вәли ― «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт), Парис ― «Ромео һәм Джульетта» (Уильям Шекспир), Зөлфәт ― «Амазонка» (Илгиз Зәйниев), Полицейский, Клиент ― «Бистә фәрештәсе» (Бертольд Брехт), Гном, Шамакай – «Елның дүрт фасылы» (Р. Фәтхиев), Ваняның атасы, Сыйныфташ – «Как прожить без взрослых» (Т. Воронина), Денщик – «Качаклар» (Нәкый Исәнбәт), Шүрәле ― «Шүрәле-шоу» (Эдуард Шахов), Король, Мәче ― «Играем маленького Мука» (Эдуард Шахов), Тибо – «Әҗәлгә дару бар диләр» (Жан-Батист Мольер), Идрис ― «Хыял йорты» (Илгиз Зәйниев), Хор ― «Медея» (Хайнер Мюллер hәм Еврипид текстлары буенча), Гарәф ― «Кайда минем илем?» (Гарәф Фәхретдинов), «Сукбай» новелласы – «Аhәң» (Екатерина Тимофеева), Хәсән, Сохраб ― «Җил артыннан» (Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе), Тикшерүче Вахитов ― «Агыйделнең аръягында» (Хәсән Сарьян, режиссёр: Айрат Әбүшахманов) һ. б.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2022 ― «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәдәният министрлыгы)
  • 2022 ― «Тантана» театраль премиясе («Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе) ― Әлмәт театры куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге (автор: Гаяз Исхакый, режиссёр: Айдар Җаббаров)[4] Шәмси роле өчен [5]
  • 2022 – Россиянең XIX кече шәһәр театрлары фестивалендә (Түбән Тагил) Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе (рус. Ассоциация театральных критиков, АТК) бүләге ― «Җил артыннан» спектаклендәге (автор: Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе, режиссёр: Россиянең халык артисты Камил Тукаев; спектакль Бердәм Россия партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» — «Кече шәһәрләр театрлары» федераль партия проекты ярдәмендә куелган)[6] Хәсән, Сохраб образлары өчен[7]


« «Җил артыннан» спектакле (Әлмәт театрында Россиянең халык артисты Камил Тукаев куйган, әсәрнең авторы ― Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни) «Тантана» премиясенең «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңү яулаган. Кече шәһәрләр театры фестивалендә (Түбән Тагил) Гран-при, IV милләтара «Сообщение» театр фестивалендә (Кудымкар) Гран-при алган[8], «Федерация» фестивалендә катнашкан (спектакльдә төп рольләрне Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов башкара). [9] »

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны – Сиринә Илдус кызы (8.03.1992), Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан, Казан театр училищесының эстрада бүлеген тәмамлаган, 2014 елдан Әлмәт театрында эшли. [10] Уллары Сәйдәш (2017), Әлмәт театрының «Йөрәк сере», «Ана җыры» спектакльләрендә катнаша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Накия Мифтахова. ВКонтакте
  2. Галина Зайнуллина. Айрат Мифтахов: Я не хочу врать ни себе, ни режиссеру, ни зрителям. KazanFirst, 27.03.2022(рус.)
  3. Мифтахов Айрат Габделхәй улы. Әлмәт театры
  4. Ул әле өйләнмәгән иде. Әлмәт театры. Афиша
  5. Рузилә Мөхәммәтова. Әлмәт театры актеры Айрат Мифтахов «Тантана» премиясенә ия булды. Татар-информ, 27.03.2022
  6. Җил артыннан. Әлмәт театры. Төп репертуар
  7. ВОЗДУШНЫЙ ЗМЕЙ НА НАТЯНУТОЙ ВЕРЕВКЕ. Петербургский театральный журнал (Официальный сайт)(рус.)
  8. Итоги фестиваля «Сообщение-2022». Коми-Пермяцкий национальный драматический театр(рус.)
  9. Рузилә Мөхәммәтова. Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле Кудымкарда театр фестивалендә гран-при алды. Татар-информ, 24.10.2022
  10. Мифтахова Сирина Ильдусовна. Альметьевский драматический театр

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]