Ан-2

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ан-2
Antonov An-2R on ski Ryabtsev.jpg
Ан-2Р чаңгы шассида, 2009 ел
Максат җиңел күп максатлы
Эшкәртүче Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Commons-logo.svg  Викискладта сурәтләр
Ан-2 (очышлар көннәре, Алмания, 2011)

Ан-2 – җиңелчә совет очкычы.

Авиаконструктор Олег Антонов “1000-1500 килограмм йөк күтәрүче “Ан-2” очкычы төзергә кирәк”, дигән фикер белән беренче тапкыр 1940 елның октябрендә чыгыш ясый.

1944 елда Антонов проектын авиация сәнәгате буенча Халык комиссариаты рәисе урынбасары А. Яковлев хуплый.

1947 ел башында очкычның тулы масштаблы макеты төзелә. Аңа “СХ-1” маркасы сугыла. Очкыч ярты ел дигәндә әзер була.

1947 елның 31 августында ул беренче тапкыр һавага күтәрелә.

1948 елның маенда очкыч беренче дәүләт сынавына чыга. Очышлар җәй уртасына кадәр дәвам итә. “СХ-1”не чыгару Украинаның “473” санлы заводына йөкләтелә.

1949 елда беренче 50 машинага заказ бирелә. Шушы ук елда “СХ-1“ очкычының маркасы “Ан-2“гә үзгәртелә.

1952 елда Антонов үзе дә Киевка күченеп килә. Шул ук елда “Ан-2” Киевның “Чайка” спорт аэродромында һәлакәткә юлыга һәм Хөкүмәтнең очкычны чыгаруны туктату турында боерыгы дөнья күрә.

1953 елда Сталин үлгәч, “Ан-2” кабат чыгарыла башлый. Ун ел эчендә барлыгы 3164 очкыч җитештерелә.

1958 елда Польша белән СССР арасында үзара килешү төзелә. Шуның нигезендә, “АН-2”не Польшаның Мелец шәһәрендә җыя башлыйлар. Завод беренче елда ук 400 очкыч чыгара.

1984 елның 24 сентябрендә Мелец авиапредприятиесендә 10 меңенче “Ан-2” очкычы чыга. Польшада барлыгы 11915 очкыч чыгарыла. Шуларның 10440 данәсе ССРБнә һәм социализм илләренә озатыла.

Модификациялар[үзгәртү]

СССР, Украина[үзгәртү]

Antonov An-2 3view.svg

Польша[үзгәртү]

  • An-2 Geofiz
  • An-2LW
  • An-2P/PK/PR
  • An-2R
  • An-2S
  • An-2T/TD/TP

Кытай[үзгәртү]

  • Shijiazhuang Y-5
  • Nanchang Y-5

Хәрби[үзгәртү]

Чит ил[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]