Гөлнара Исмаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнара Исмаева latin yazuında])
Гөлнара Исмаева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Гөлнара Эдвард кызы Исмаева

Туу көне

15 май 1971(1971-05-15) (52 яшь)

Туу урыны

Әлмәт, Татарстан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

җырчы, композитор, киноактриса

Жанрлар

эстрада, этника, фолк

Бүләкләр

“Татар Җыры - 2004” халыкара фестиваленең "Алтын Барс" премиясы лауреаты, Хезмәт һәм Хәйрия эше медале (“Медаль за заслуги”) (2005)

Гөлнара Эдвард кызы Исмаевататар җырчысы, композитор, киноактриса.

1971 елның 15 маенда артистлар гаиләсендә, Татарстанда, Әлмәт шәһәрендә туа һәм бу шәһәрдә җырчының балачагы һәм яшьлеге үтә .

Әтисе һәм әнисе Әлмәт татар драма театрында эшлиләр. Спектакльләрдәге җырларны яттан белә торган була. Әлмәтнең 17 нче мәктәбендә укый. Бигрәк тә гуманитар фәннәрен ярата. Өлкән сыйныфларда укыганда шәһәрнең вокаль-инструменталь ансамбленда җырлый һәм җырлар яза, төрле бию мәйдәнчыкларда чыгыш ясый. Мәктәпнең редколлегия әгъзасы була. Өлкән сыйныфта Республика күләм узган яшь рәссамнар бәйгесендә 2 урын ала.

Мәктәпне тамамлагач, музыка училищесына барып имтиханнарны тапшырып, вокал бүлегендә белем ала. Аннан Казан мәдәният һәм мәнгать академиясенең Татарстанның Халык, Россиянең атказанган артисты, танылган опера җырчысы, профессор Рәхилә Мифтахова классында җырчыга укуын дәвәм итә. Гөлнараның сәхнә эшчәнлеге институтка кадәр үк башланды. Башта “Заман егетләре” төркеме белән гастрольләргә йөргән. Габделфәт Сафинның да иң беренче концертында чыгыш ясаганын хәтерли. Аннан соң 1 курста иң беренче татар телендә язган җыры белән яшь талантлар фестиваленда катнашып 2 урын ала (1993 ел) һәм “Эфир” телекомпаниясенә “РокоПоп” Телевизион тапшыруына чакырыла. 1994 елда Татарстан ДТРК студиясенда Гөлнараның узе язган җырлардан төзелгән иң беренче телевизион концерты төшерелә. Ә 1995 елда “Син гел шат булсаң иде” дип аталган беренче альбомы дөнья күрә. Аннан соң 1996 елда Вадим Усманов белән бергә “Язларым сагындыра” дип исемләнгән альбомы чыга.

2002 елда төшерелгән «Ялгыз тәкәрлек» телефильмында Гөлнара төп рольләрнең берсен (Гөлсирин) башкарып, актриса буларак та танылып китә. “Ялгыз тәкәрлек” фильмында башкарылган “Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер” дигән җыр 2003-2004 елларда хит-парадларның югары баскычларыннан төшми. Гөлнара Исмаева ул фильмда үзе җырлый да, уйный да һәм музыкаль редактор эшен дә башкара.

Танылган рәссәм Булат Гыйлванов Гөлнара Исмаева сүрәтен ясый (“Өмет”). Гөлнара сүрәтләнгән “Сибелә чәчем” дигән беренче рәсемне Минтимер Шаймиев алган була. 2003 елда Гөлнара Исмаева Мәскәү гуманитар университетының читтән торып уку бүлеген тәмамлый һәм шушы югары уку йортының Казанда урнашкан филиалында үзе студентларга психология һәм информатика фәннәре буенча белем бирә башлый.

2005 елда татар эстрадасына 10 елдан артык аяк баскан, аның иң сөйкемле һәм тыйнак җырчысы Гөлнара Исмаева “Татар Җыры-2004” халыкара конкурсның лауреаты була һәм “Алтын Барс” белән бүләкләнә. Аның йомшак тавышы тормыш проблемаларын оныттыра, кәефне күтәрә. Җырларын чын күңелдән, бирелеп, йөрәктән чыккан тавыш белән җырлавы татар эстрадасында талантлы шәхесләр бар икәнлеген күрсәтә. Гөлнара хәзер инде җырчы гына түгел, билгеле композитор да. Татар Авторлык Берлегенә дә керә. 2008-2010 елларда Гөлнара Нью-Йорк шәһәрендә урнашкан студиядә иҗат итә.

Дискография:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. “Син гел шат булсаң иде” (1995)
  2. “Язларым сагындыра” (1996)
  3. “Бәхет” (1999)
  4. “Кайда син?” (2001)
  5. “Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер” (2003)
  6. “Апп&Ак!!!» (2006)
  7. Музыкаль телефильм «Ялгыз тәкәрлек» (2010)
  8. “Арабызда Океан” (2011)

Популяр Жырлары:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Беренче мәхәббәтемә”, “Шәмдәлләр”, “Улыма”, “Бәхет”, “Син гел шат булсаң иде”, “Мин бик юаш идем”, “Очар идем”, “Назлы ярым”, “Сайрар кошым”, “Апп&Ак!!!», “Син генә”, “Кайда син?”, “Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер” ("Тәкәрлек") һ.б.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]