Зөләйха Тальковская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөләйха Тальковская latin yazuında])
Зөләйха Тальковская
Туган телдә исем Зинаида Александр кызы Тальковская
Туган 4 май 1890(1890-05-04)
Россия империясе, Кельцы губернасы, Мехов өязе, Новобрежск
Үлгән 1941(1941)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре шәфкать туташы, табибә
Җефет Якуб Мөхәммәдшакир улы Апанаев
Ата-ана

Зөләйха Тальковская, Зөләйха Искәндәр кызы Тальковская, шулай ук Зинаида Александр кызы Тальковская[1](1890 елның 4 мае, Россия империясе, Кельцы губернасы, Мехов өязе, Новобрежск – 1941 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― табибә-хирург, ике сугышта (Беренче бөтендөнья, Гражданнар) катнашкан шәфкать туташы. Патша армиясе һәм совет генералы Искәндәр Госман улы Тальковскийның кызы. Чыгышы белән литва татары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулдан уңга (утырганнар): Зөләйха Тальковская, Якуб Апанаев, Мөхәммәтшакир Апанаев, Хәдичә Исхак кызы Апанаева, Өммегөлсем улы Мәхмүт белән.
Сулдан уңга (басканнар): Маһиәнвәр ире Ибраһим Апанаев белән, Нурмөхәммәт Усманов (Апанаев заводында бухгалтер)

1890 елның 4 маенда Австрия чигендә урнашкан Кельцы губернасы Мехов (Мiѣховъ) өязе Новобрежск бистәсендә (хәзерге Польшаның Михув гминасы Нове-Бжеско(пол.) шәһәре) хәрби гаиләсендә туган.[1] Әтисе патша армиясе һәм совет генералы литва татары Искәндәр Госман улы (Александр Романович) Тальковский (1858―1921 елдан соң) Вильно губернасы Ошмяны өязе Кырык Татар авылында туган. [2] Әнисе Елизвета Степановна Сулькевич, татар ротмистры кызы, укытучы. [3] Гаиләдә 4 бала булган [4]: апасы Елена (Дәйли) Искәндәр кызы (1883); абыйсы Михаил Искәндәр улы Тальковский (1885―1924), чик саклаучы бүлекчә ротмистры, соңрак Азәрбайҗан армиясе офицеры. Энесе Искәндәр Искәндәр улы Тальковский (1894―1942), дивизия командиры, Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы, Октябрь революциясеннән соң Кызыл Армиягә күчә. 1941 елда, советларга каршы хәрби заговорда катнашуда гаепләнеп, кулга алына һәм 1942 елның февралендә төрмәдә үлә. [5]

Зөләйха Ригада гимназия тәмамлаган, Санкт-Петербургта Югары медицина курсларында (соңрак медицина институты) белем алган. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, укуын өзмичә, шәһәрдәге хәрби госпитальләрнең берсендә шәфкать туташы булып хезмәт итә.

Октябрь революциясеннән соң, Тальковскийлар гаиләсе яңа хакимияткә хезмәт итә: әтисе Искәндәр Госман улы Петроградтагы 1нче укчы бригада командиры, энесе Искәндәр Искәндәр улы Петроградтагы мөселман батальоны командиры итеп билгеләнә.

Зөләйха Петроградта укчы дивизиядә хезмәт итүче Якуб Мөхәммәдшакир улы Апанаевны очрата, алар 1919 елда Казанга кайтып өйләнешәләр. Петроградтагы уку йортыннан документларын алып, Казан университетының медицина факультетына кабул итүләрен сорап гариза яза. Аны 5нче курска кабул итәләр һәм ул 1925 елда Казан университетын хирург булып тәмамлый. Студент вакытта «Кызыл сугышчыларның гаиләләренә ярдәм», «Кызыл хач җәмгыятенә ярдәм атналыгы», ач балаларны коткару кебек җәмәгать эшләрендә актив катнаша, Казан госпитальләренең берсендә табибларга ярдәм итеп, беренче операцияләрен дә ясый.

Ире Якуб Төркестан фронтында хезмәт итә. 1925 елда фронттан кайта. 1937 елда кулга алынып, 1938 елның башында атып үтерелә. Апанаевларның мөлкәте тартып алына. [6]

З. Апанаева 5нче шәһәр хастаханәсендә табиб-гинеколог булып эшли, хирург буларак, операцияләр ясый, студентлар практикасы белән җитәкчелек итә.

1941 елда алты сәгать буе барган катлаулы операцияне ясап бетергәч, аягындагы тромблары шартлап, вафат була. Кабере – Казанның Иске Татар зиратында.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]