Казанны штурмлау (1918 ел, август)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чехословак корпусның частьләре һәм КОМУЧ Халык армиясенең Казанны штурмлау
Төп низаг: Русия ватандашлар сугышы
Kazan1918 08.jpg
Дата

1—7 август 1918

Урын

Казан

Нәтиҗә

Аклар Казанны алалар.

Көндәшләр
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Кызыл армиясе Русия байрагы КомУч Халык армиясе
Чехословакия байрагы Чехословак корпусы
Сәргаскәрләр
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Михаил Муравьёв
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Иоаким Вацетис
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Мирсәет Солтангалиев
Русия байрагы Владимир Каппель
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Казанны штурмлау — 1918 елның августында КОМУЧ Халык армиянең большевикларга каршы операциясе.

Казанга барып керү юлларындагы сугышлар[үзгәртү]

22 июльдә Комучның Халык армисе, кайсы составына чехословак легионерлар да кергәннәр, Семберне ала. 3 300 кеше санлы Халык армиясенең отряды, Идел елга флотилисе ярдәме белән, 2 500 кеше санлы «кызыл» группировканы тар-мар итә һәм Казанга таба алга чыга.

4 августка аклар Спасны, Буаны һәм Тәтешне алдлар, һәм Чулман тамагына чыктылар. Бу урында кызыллар акларны туктатырга тырыштылыр, ләкин яңандан җиңелгәннәр һәм Казанга чигенделәр.

Бу вакытта кызыллар Казанны һәм губернаны сугыш хәлендә дип игълан иттеләр. Казанны һөҗүмдән латыш укчылар (ике полк), Мөселман коммунистик отряды, Карл Маркс исемендәге Интернациональ батальоны, 1нче мөселман социалистик полкы, 1нче татар-башкорт батальоны һәм башка отрядлар саклаганнар. Ашыгыч рәвештә Казанда кызыл гвардия отрядлары оештыралар.

Шәһәрне штурмлау[үзгәртү]

5 августның кичендә аклар Казанга чыктылар. Елга флотилиясе, Казанны узып, Романов тимер юл күперенә чыкты һәм кызыллар белән атышу башлады; юл уңаенда, Югары Ослан янында, ул десантны төшерде, һәм Владимир Каппельның отряды аны ала.

Бу вакытта чехословаклар Казан пристаньларда чыгалар һәм шәһәргә таба һөҗүмне башладылар. Латыш укчылар каты каршылык күрсәттеләр, ләкин Кремьдә урнашкан серблар батальоны аклар ягына күчәләр. Нәтиҗәсендә, чехлар латыш укчыларның каршылыгы сындыралар; кызыллар шәһәргә чигенделәр.

6 августта Каппель отрядының өлеше Иделнең сул ягында төшә һәм Большие Отары авылы ягыннан, шәһәргә тылдан керә. Шул ук көндә чехословаклар Адмиралтейская бистәсе янында десантны төшерәләр; бу десантның төшерү офицерлар восстаниега сигнал булды.

6 августның кичкә аклар шәһәрен өч яктан чолгап алдылар. Кызылларның бер өлеше Арчага чигенә башлады, ә икенче өлеше Зөягә чигенә башлады. 7 августына каршы төндә аклар шәһәрне тулысынча алалар. Каршылыгының соңгы учагы элекростанция иде; анда Мирсәет Солтангалиев җитәкчелеге астында отряды һөҗүмгә каршы торды.

7 августның көн уртасына Казан тулысынча кызыллардан бушатты.

Нәтиҗә[үзгәртү]

— Акларга Генераль штабның академиясе күчә.

Ижау һәм Воткинскта восстание башлана.

— Аклар Русия империясенең алтын запасны алалар (650 млн. алтын сум тәңкәләр белән, 100 млн. сум кредит знаклар белән, алтын һәм платина коелмалар, һәм башка әйберләр).

Моны да карагыз[үзгәртү]