Мөәммәр әл-Каддафи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөәммәр Каддафи

Тулы исеме معمر القذافي
Һөнәре дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, сәясәтче
Туу датасы 7 июнь 1942(1942-06-07)
Туу җире Сирт, Ливия
Үлем датасы 20 октябрь 2011(2011-10-20) (69 яшь)
Үлем җире Сирт, Ливия
Әтисе Мөхәммәт Әбү Мәнйар
Әнисе Гайшә бән Ниран

Мөәммәр бән Мөхәммәт Әбү Мәнйар Габдел Саләм бән Хәмит әл-Каддафи (гарәп. معمر القذافي[muˈʕamːar alqaðˈðaːfiː]) — Ливиянең сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Ливия Җәмәһириясе башлыгы (1969-2011), полковник.

Мөәммәр Каддафи 1942 елда бәдәвиләр гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә укыган вакытта ук ул, яшерен сәяси оешмага нигез салып, антиколониаль чаралар үткәрә башлый. Мәктәптән соң Каддафи Британия хәрби колледжында укый. Аннары Ливия элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә башлый. 1967 елдан аның исемен гарәп дөньясы горурланып телгә ала башлый. Ул вакытта Мисыр Израиль белән сугыш алып бара. Каддафи Либия патшасы Идрис I рөхсәтен алмыйча гына үз гаскәрен Мисырга ярдәмгә җибәрә.

1969 елда 27 яшендәге Каддафи Либия хәрбиләренең патшага каршы хәрәкәтен җитәкли һәм патшаны бәреп төшерә. Шулай итеп ул дөнья тарихында полковник дәрәҗәсенә ирешкән иң яшь дәүләт башлыгы була. 1970 елларда исә Каддафи үзенең «Дөньяның өченче теориясен» уйлап чыгара. «Беренче» һәм «икенче» теорияләр дип ул Адам Смит капитализмын һәм Карл Маркс коммунизмын атый. «Яшел китап» дип аталган мәшһүр хезмәтендә Каддафи халыкның сәясәт һәм икътисад белән үзаллы, хакимияткә ихтыяҗ кичермичә генә идарә итә алуын исбатларга тырыша. Ул бу теориягә нигезләнеп Ливияне дә «Җәмәһирия» (гарәпчәдән — халыкның туры хакимияте) дип атый башлый.

Мөәммәр Каддафи Ливия белән 42 ел дәвамында идарә итә. 2011 ел кышында «гарәп инкыйлабы» Ливиягә дә барып җитә. Илдә Җәмәһирия лидерына каршы протест чаралары башлана, соңыннан алар ватандашлар сугышына әйләнә. 2011 ел язында Каддафи яклылар оппозициянең үзәге саналган Бингази шәһәрен камап алгач, баш күтәрүчеләргә НАТО ярдәм итә башлый. Августта яңа хакимият көчләре илнең башкаласы Триполине яулый. Шушы вакыттан алып Мөәммәр Каддафиның туган шәһәре Сирт – аның тарафдарларының соңгы ныгытмасы булды.

2011 елның 20 октябрендә баш күтәрүчеләр Сирт шәһәрен яулап ала. Мәгълүмат чаралары Мөәммәр Каддафиның вафат булганын хәбәр итте[1]. Аның терәп ату нәтиҗәсендә үтерелүе турында хәбәр ителде[2]. БМО һәм Amnesty International аның үлем сәбәпләрен ачыкларга чакырды[3].

Фотосурәтләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]