Суматра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Суматраның физик харитасы

Сума́тра (индон. Sumatra, малай. Sumatera) — Зур Зонд утраулары төркеменә кергән, Малай архипелагының көнбатыш өлешендә урнашкан утрау. Якындагы кече утраулар белән (30 мең км² мәйдан) Суматра административ регионына керә. Зурлыгы буенча дөньядагы алтынчы утрау.

Тарих[үзгәртү]

Биредә беренче дәүләтләр II йөздә үк барлыкка киләләр. VII йөздә бөтен утраны диярлек Шривиджая дәүләте алып торган, XIII—XVI йөзләрдә Суматра Маджапахит империясенә кергән, ә XVII йөздән XX йөз урталарына кадәр Нидерландлар колониясенә керә. 1945 елның 17 августыннан соң Индонезия бәйсезлеккә ирешә һәм Суматра аның бер өлешенә керә.

Утрауда XI—XIV йөзләрдә төзелгән «биаро» буддист храмнары сакланган.

Географик урнашуы[үзгәртү]

Суматра Индонезия архипелагының төп турауларыннан иң көнбатышта урнашканы.

Утрау төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба 1.8 мең км.га сузылган, ә киңлеге 435 км.га җитә.

Суматра ике ярымшарда да ята һәм экватор тарафыннан ике тигез диярлек өлешкә бүленә. Мәйданы 435 км² тирәсе. Яр буе сызыгы әз яргаланган, яр буе яннарында мәрҗән рифлары очрый.

Малакка бугазы Малай архипелагын һәм Суматраны аера. Ява белән утрауны Зонд бугазы аера.

Суматраның көнбатыш ярлары таулы (Барисан тау сырты), көнчыгыш өлеше – сазлыклы, аллювиаль тигезлек. Утрауда һәм аның янында эшләүче вулканнар күп (Керинчи 3808 м га хәтле җитә), еш кына җир тетрәүләр була.

Климаты дымлы экваториаль (экватор утрау аша үтә), температура ел дәвамынды 25—27 °С тирәсендә, тауларда җылылык берничә градуска әзрәк, явым-төшем елына 1500—3000 мм (тауларда 4000 мм тирәсе). Утрауның көнчыгыш өлешендә сазлыклы елгалар күп. Суматраның иң зур күле — Тоба.

Суматра өчен җирнең югары магнитудасы (7-8 балл) хас.

Рельеф[үзгәртү]

Суматра рельефы көньяк-көнбатыш яр буенда таулы булып тора – Ачех һәм Батак яссытаулыклары, Барисан сырты. Сырт ярылулар зонасы белән, палеозой токымнары – известташ, кварцит, кристаллик сланецлар һәм гранит интрузий чыгышларыннан төзелгән ике параллель чылбырга аерыла. Утрауда вулканнар күп, шуның уникесе эшли торган.

Суматраның иң биек ноктасы – эшли торган Керинчи вулканы, яки Индрапура (3805 м. Барисан тау сыртының үзәк өлешендә урнашкан. Башка биек вулканнар – Демпо (3159 м), Марапи = Мерапи (2891 м).

Утрауның төньяк-көнбатыш өлеше тигезлектән тора.

Климат[үзгәртү]

Уирауда климат экваториаль, кызу һәм дымлы. Айлык температура 25 тән 27 °C кача тирбәлә. Декабрь-март айларында төньяк-көнчыгыш җилләр өсиенлек итә, июль-сентябрьдә – көньяк-көнбатыш. Явым-төшем утрауның көнчыгыш өлешендә 1000 мм дан, ә көнбатышты – 4000 гә кадәр, тауларда – 6000 мм га хәтле.

Су чыганаклары[үзгәртү]

Суматра елгаларга бай. Төп елгалары: Рокан, Кампар, Индерагири, Хари, Муси. Елгаларның аеруча зурлары төньяктан көнчыгышка агалар.

Суматрадагы иң зур күл — Тоба күле, ул борынга вулкан кальдерында урнашкан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең иң тирән һәм иң зур күле дип санала.Күлнең киңлеге — 40 км, озынлыгы — 100 км, мәйданы — 1145 км². Күлнең тирәнлеге — 433—450 м. Күлнең үзәгендә Самосир утравы урнашкан, аның мәйданы – 530 км².

Самосирнең үзендә тагын бер күл — Сидохони урнашкан.

Тоба күленең өслеге диңгез өстеннән 906 м биеклектә урнашкан. Күлдәге су әкренләп түбәнәя.

Табигать[үзгәртү]

Үсемлекләр[үзгәртү]

Суматраның 30% тан артык мәйданы тропик урман белән капланган. Дымлы экваториаль урманнарда, 1500 м биеклеккә кадәр, фикуслар, төрле пальмалар, гигант бамбук, агачсыман абагалар, лианалар өстенлек итә. 1500 м дан югарырак тауларда мәңгеяшел имәннәр һәм лаврлар, киңъяфраклы яфраклары коела тоган токымнар, өрәңге, каштан, ылысыл агачлар өстенлек итә.

3000 м дан соң кыскабуйлы куаклар, чирәмнәр үсә. Тауара тигезлекләрдә, аланг-аланг таралган, саванналар урнашкан. Төньяк-көнчыгыш өлештә мангр ешлыклары урнашкан.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү]

Суматраның хайваннар дөньясы төрле. Суматрада яшиләр: 196 төрдәге имезүчеләр, 194 төр сөйрәлүчеләр, 62 төрд җир-су хайваннары, 272 төрле балык һәм 456 төрдәге кошлар. Шуларның 9 төр имезүчеләр, 19 төр кош һәм 30 төр балык эндемик булып торалар.

Тоба — Суматрадагы иң зур күл

Хайванар дөньясында суматра мөгезборыннары (икемөгезле мәгезборын), һинд филе, буйвол, чепрач тапиры, суматра юлбарысы, малайя аюы, дуңгызкойрыклы макак, орангутан, гиббон, сиаманг, макакалар, сырлы дуңгыз, каплан, утрау виверрасы, төлкенең төрләре, оча торган тычкан кебек хайваннар очрый. Сөйрәлүчеләрдән – зур еланнар, «оча торган аҗдаһа», гавиал крокодилы.

Халык[үзгәртү]

Суматра халкының саны 45 млн кешене тәшкил итә (2005). Халык саны буенча дөньядагы дүртенче утрау. Төп шәһәрләре – Медан (иң зур шәһәр), Палембанг, Паданг. Халык тыгызлыгы — 96 кеш/км² тирәсе. Суматрада төрле халык вәкилләре яши, 90 % халык Ислам динендә.

Икътисад[үзгәртү]

Суматра икътисады нигезе булып җир эшкәртүчелек һәм тау сәнәгате тора.

Авыл хуҗалыгында рис, каучук бирүчеләр, кокос пальмалары, кофе, чәй, тәмәке, тәмләткечләр үстерү киң таралган.

Суматрада нефтьнең зур ятмалары гына тикшерелгән. Суматрадагы нефть табу Индонезиядәгенең 4/5 өлешен тәшкил итә.

Суматра табигый казылмаларга – нефть, тимер, ташкүмер, алтын, никель, аккургашка бай. Нефть эшкәртүче, текстиль һәм азык-төлек оешмалары бар.

Диңгез транспорты үсеш алган.Төп портлар: Белаван (Медан янәшәсендә), Палембанг, Паданг.

Калып:Провинции Суматры