Сөн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөн latin yazuında])

Сөн елгасы (лат. тат. Sөn, рус. Сюнь), Агыйделнең сул кушылдыгы. Елга башы һәм тамагы Башкортстан Республикасы территориясендә. Озынлыгы 209 км (Татарстанда — 74 км), бассейнының мәйданы 4500 км². Татарстанда төп кушылдыклары: Калмия, Сикия, Биҗады; Башкортостанда: Шаран, Маты. Максималь су чыгымы 655 м³/с (1979), уртача 14,8 м³/с. Елга тамагында су агамы катламы елына уртача 120 мм. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 500—1000 мг/л. Су агышы көйләнгән. Татарстанның табигать истәлеге (1978).