Әлгазраэ
Әлгазраэ (гарәп. العذرة әл-‘әҙрәһ, иске тат. العذرأ әл-‘әҙра’ — «гыйффәтле кыз»[1]; Зур Эт η, Зур Эт этасы, η CMa) — Зур Эт йолдызлыгының яктырыш буенча бишенче йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,45m тәшкил итә һәм ул Җирдән якынча 3000 яктылык елы ераклыкта тора.
[үзгәртү] Хасиятләр
Әлгазраэ — күк үтә зур йолдыз. Җирдән бик ерак булуына карамастан, Әлгазраэ күк йөзендә якты ялтыра, чөнки ул Кояштан күп тапкыр яктырак. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 300 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 22 000 К тәшкил итә. Әлгазраэ — Аккош α сыман үзгәрмә йолдыз булып тора һәм аның яктырышы +2,38m дән +2,48m гә кадәр үзгәрә.
[үзгәртү] Тарих һәм исемнәр
Әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт ε — Әүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δ — Салис әл-Газраэ (Өченче Кыз), η — Рабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)[2] гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).
Гарәп исеме латин теле аша аурупа телләренә кергән һәм Aludra (рус. Алудра) буларак язып бирелә.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 67.
- ↑ Әүвәл — беренче; сани — икенче; салис — өченче; рабигъ — дүртенче; газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Сириус) • β (Мирзам) • γ (Мөхлифәйн) • δ (Вәзен) • ε (Газараэ) • ζ (Фуруд) • η (Әлгазраэ) • θ • ι • κ • λ • μ • ν¹ • ν² • ν³ • ξ¹ • ξ² • ο¹ • ο² • π • σ • τ • ω |
| Флемстид | 1 (ζ, Фуруд) • 2 (β, Мирзам) • 3 • 4 (ξ¹) • 5 (ξ²) • 6 (ν¹) • 7 (ν²) • 8 (ν³) • 9 (α, Сириус) • 10 • 11 • 12 • 13 (κ) • 14 (θ) • 15 • 16 (ο¹) • 17 • 18 (μ) • 19 (π) • 20 (ι) • 21 (ε, Газараэ) • 22 (σ) • 23 (γ, Мөхлифәйн) • 24 (ο²) • 25 (δ, Вәзен) • 26 • 27 • 28 (ω) • 29 • 30 (τ) • 31 (η, Әлгазраэ) |
| Якындагы | α (Сириус) |
| Башка | VY • EZ • R |
| Исемлек | |