Вәзен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Вәзен (гарәп. وزنвәзн — «авырлык»[1]; Зур Эт δ, Зур Эт дельтасы, δ CMa) — Зур Эт йолдызлыгының +1,83m күренмә йолдызча зурлыктагы сарылы-аклы үтә зур йолдыз. Җирдән якынча 1800 яктылык елы ераклыкта тора. Аның радиусы Кояшныкыннан 215 тапкыр зуррак, ә яктыртучанлыгы — 50 000 тапкыр.

Тарих[үзгәртү]

Әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт ε — Әүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δСалис әл-Газраэ (Өченче Кыз), η — Рабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)[2] гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Вәзен — үлчәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 55.
  2. Әүвәл — беренче; сани — икенче; салис — өченче; рабигъ — дүртенче; газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.