Сириус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сириус (иң якты йолдыз), Процион (асрак һәм сулрак) һәм Орион йолдызлыгы (уңда). Сириус һәм Процион арасында Киек Каз Юлы өлеше яхшы күренә
Сириус куш системасының күренеше, NASA рәсеме

Си́риус (лат. Sirius; Зур Эт α, Зур Эт альфасы) — күк йөзенең иң якты йолдызы, Зур Эт йолдызлыгына керә. Иң төньяктагыдан тыш аны Җирнең төрле өлкәләреннән күрергә була. Сириус Кояш системасыннан 8,6 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм иң якын йолдызларның берсе.

1844 елда Ф. Бессель Сириусның куш йолдыз булуын әйтә. 1862 елда А. Кларк йолдыз-иптәшне ача, ул Сириус B исемене ала. Күренүчән йолдызны кайвакыт Сириус A дип атыйлар. Ике йолдыз гомуми масса үзәге тирәсендә 50 ел эчендә әйләнеп чыгалар. 1915 елда Маунт-Вильсон обсерваториясе астрономнлары Сириус B ак кәрлә булуын ачалар.

Сириусның яше хәзерге тикшеренүләр буенча якынча 230 млн. ел (200 дән 300 млн. елга кадәр) тәшкил итә. Әүвәл Сириус ике зур A спектр сыйныфылы күк йолдыздан гыйбарәт була. Беренче әгъзаның массасы Кояшныкы 5 масса, ә икенченең — 2 масса тәшкил иткән (Сириус B һәм Сириус A). Аннары көчлерәк һәм массалырак әгъза Сириус B янып бетә һәм ак кәрләгә әверелә. Хәзер исә Сириус A массасы Кояшныкыннан ике тапкыр зуррак, Сириус В — бераз кимрәк.

Йолдызның төп хасиятләре[үзгәртү]

Сириус −1,47 йолдызча зурлыктагы Зур Эт йолдызлыгының иң якты йолдызы. Төньяк ярымшарда ул Кышкы өчпочмак түбәсе булып тора (аның башка түбәләре — якты Бителҗәүза һәм Прокион). Сириусның күренмә зурлыгы аның якын ераклыкта урнашуы сәбәпле беренче урында тора. Сириус бездән 8,6 яктылык елы ераклыкта тора. Сириуска иң якын система — Процион, ул аңардан 5,24 яктылык елы ераклыкта тора. Хәзерге вакытта Сириус Кояш системасына 7,6 км/с тизлек белән якынлаша.