Әмир Тимергалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Тимергалиев latin yazuında])
Әмир Тимергалиев
Туган телдә исем Әмир Тимергалиев
Туган 1955 ел
ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре рәссам

Әмир Тимергалиев (1955 ел, СССР, ТАССР, Казан) - рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елда Казанда туган.

1974 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

Мәскәүдә, Суриков институтында (М.М. Курилко-Рюмин театр остаханәсе) укуын дәвам итә. 1980 елда тәмамлый.

1981 елдан бирле Мәскәү, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

1983 елдан - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Тимергалиевның яраткан сюжетлары - натюрмортлар һәм хатын-кыз сыннары, ачык остаханә интерьерлары һәм шәһәр пейзажлары.

Тимергалеевның эшләре Россия Мәдәният министрлыгында, Россия Рәссамнар берлеге фондында, Заманча сәнгать музеенда (Мәскәү), Балалар театрларының дәүләт музеенда (Россия), шулай ук Австрия, Америка, Англия, Бельгия, Германия, Голландия, Һиндстан, Италия, Франция, Швеция, Швейцария, Хорватиянең шәхси коллекцияләрендә саклана.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 - "АРТ-МИФ", Мәскәү.

1993 - Шәхси күргәзмәсе, "БЕЛЯЕВО" галереясе, Мәскәү шәһәре.

1994 - Шәхси күргәзмәсе, "LES OREADES" галереясе, Мәскәү шәһәре. 1994 - "DROUOT" аукционы, Париж шәһәре, Франция.

1994 - Шәхси күргәзмә, муниципаль күргәзмә залы, Мандуэль шәһәре, Франция.

1995 - Шәхси күргәзмәсе, "LES OREADES" галереясе, Мәскәү шәһәре.

1995 - "ART CONTEMPORARY" күргәзмәсе, Монтпелье шәһәре, Франция.

1996 - Шәхси күргәзмәсе, "БЕЛЯЕВО" галереясе, Мәскәү шәһәре.

1996 - Шәхси күргәзмә, муниципаль күргәзмә залы, Корчула шәһәре, Хорватия.

1997 - Шәхси күргәзмә, "Кытай-шәһәр" галереясе, Мәскәү шәһәре.

1997 - «Гималайларда 100 көн» күргәзмәсе, Россия Сәнгать академиясе, Мәскәү шәһәре.

1998 - «Һиндстан Россия рәссамнары күзлегеннән» күргәзмәсе, Дәүләт Третьяков галереясе, Мәскәү шәһәре.

1998 - Шәхси күргәзмә, Россия Сәнгать академиясе, Мәскәү шәһәре.

2000 - Шәхси күргәзмә, Яңа Манеж, Мәскәү шәһәре.

2002 - Шәхси күргәзмә, ЦДХ, Мәскәү шәһәре.

2003 - Шәхси күргәзмә, «АРТМОРИС» галереясы, Пермь шәһәре.

2005 - «The Oriel» галереясендә шәхси күргәзмә, Дублин, Ирландия

2006 - «Contemporary Russian Art» күргәзмәсе, Carlton Hotel St. Moritz, Швейцария

2006 - «Hay Hill» галереясендә шәхси күргәзмә, Лондон, Бөекбритания

2006 - «Medici» галереясендәге күргәзмә, Лондон, Бөек Британия

2007 - Чилида РФ Генераль консуллыгы патронажы астында Сантьяго, Чили Провиденсия үзәгендә шәхси күргәзмә.

2007 - Флоренция Биенналында катнашу

1993 елдан бирле "LES OREADES" галереясе белән хезмәттәшлек итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]