Азамат Гыйләҗев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азамат Гыйләҗев latin yazuında])
Азамат Гыйләҗев
Туган телдә исем Азамат Локман-Хәким улы Гыйләҗев
Туган 1 апрель 1956(1956-04-01)
СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Уфа
Үлгән 18 апрель 2021(2021-04-18) (65 яшь)
РФ, БР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, сценограф
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Азамат Гыйләҗев, Азамат Хәким (Локман-Хәким) улы Гыйләҗев (баш. Азамат Лоҡман‑Хәким улы Ғиләжев, 1956 елның 1 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа2021 елның 18 апреле, РФ, БР, Уфа) ― театр рәссамы―сценограф, 2009―2016 елларда Уфа дәүләт «Нур» татар театрының баш рәссамы. Театр әһелләре берлеге әгъзасы (1985). Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 1 апрелендә Уфада язучы, 1955―1968 елларда «Агыйдел» журналының җаваплы (баш) мөхәррире Локман-Хәким Габдрахман улы Гыйләҗев (Хәким Гыйләҗев, 1923―1997) гаиләсендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (1980, педагог М. Н. Арсланов). 1984 елда Мәскәүдә Россиянең Кече театрында(рус.) (җитәкчесе ― театрның 1974—1999 еллардагы баш рәссамы Е. И. Куманьков (ru), 1986 елда — Мәскәүнең Ленин Комсомолы исемендәге театрында(рус.) (җитәкчесе театрның баш рәссамы О. А. Шейнин) стажировка узган. Мәскәүдә ул танылган драматург Михаил Шатровның (ru, Михаил Филипп улы Маршак, 1932―2010) «Дебют» яңа театрын төзүдә актив катнаша[1].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азамат Гыйләҗев төрле елларда Башкортстан республикасының әйдәп баручы театрларында рәссам-куючы, баш рәссам булып эшләгән.

1980, 1982–1989 елларда ― Уфада рус академия драма театрында рәссам-куючы. Рус драма театрында — И. М. Дворецкийның «Колыма» (1988), Б. Л. Васильев повесте буенча «Иртәгә сугыш булды» (Завтра была война, 1987) спектакльләрен бизәгән.

1990―1994 елларда ― М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында баш рәссам. Гафури театрында «Һәдия» (1991; Г. Г. Шәфыйков), «Талак, талак..» (1992; Ф. М. Бүләков) спектакльләрен бизәгән.

1995–2009 елларда Стәрлетамак башкорт театрында баш рәссам. Стәрлетамак театрында режиссер Гөлдәр Ильясова сәхнәгә куйган «Кабул ит аларны, Шамбала!» (Прими их, Шамбала!, 1992; Б. Гаврилов), «Онытылган дога» (1994; Ф. М. Бүләков), «Роза тамгасы» (1999; Т. Уильямс) һ. б. спектакльләрне бизәгән.

2009―2016 елларда Уфа дәүләт «Нур» татар театрының баш рәссамы. Театрның хәзерге репертуарында аның сценографиясен Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», М. Кәримнең «Кыз урлау», Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакльләрендә күрергә мөмкин[2].

А. Л.-Х. Гыйләҗевның сәхнә бизәлеше эшләренә образлылык хас, рәссам шартлы, төгәл конструкцияләрне төрле төсләргә басым ясап киң куллана[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ушёл из жизни заслуженный деятель искусств Башкортостана Азамат Гилязев. Интернет-портал «Культурный мир Башкортостана», 18.04.2021(рус.)
  2. Уфаның «Нур» татар дәүләт театры коллективы тирән кайгы уртаклаша. «Нур» театры рәсми сайты(рус.)
  3. Гилязев Азамат Лукман-Хакимович. Энциклопедия Башкортостана