Ак торна
Ак торна | |
Кыскача исем | L. leucogeranus |
---|---|
Масса | 197 грамм[1] |
Халыкара фәнни исем | Leucogeranus leucogeranus Pall., 1773[2][3][4][…] |
Таксономик ранг | төр[2][3][4][…] |
Югарырак таксон | Ак торналар[d] |
Таксонның халык атамасы | Siberian Crane[5][6][7][…] |
Тәүге атамасы | G. leucogeranus[d] |
Эндемик булган төбәкләр | Россия |
ХТСБ саклану статусы | югалу астында торган төрләр[d][8] |
Канатлары киңлеге | 235 ± 30 сантиметр[9] |
Оя зурлыгы | 2[10] |
Йомыркаларының инкубацион периоды | 29 тәүлек[9] |
Ак торна Викиҗыентыкта |
Ак торна (лат. Grus leucogeranus) — Россиянең төньяк биләмәләрендәге торналарның бер төре, эндемик.
Ак торналар юкка чыгу хәвефендә торалар. Халыкара табигатьне саклау Кызыл китабына һәм халыкара сәүдә итү конвенциясе СИТЕС исемлегенә, шулай ук, Россия Кызыл китабына кертелгән.
Әлеге көндә бу төрнең саха популяциясендә (кыргый табигатьтә) якынча 2900-3000 зат исәпләнә.
Иң кискен хәлдә көнбатыш себер популяциясе — бары 20 тирәсе генә зат калган.
Зоологлар арасында беренче булып Саханың төнъягында ак торнаның оясын табып, аны сурәтләүче булып совет орнитологы К. А. Воробьев тора (30 июнь, 1960 ел).[11] Бу төрнең биологиясе бик аз гына өйрәнелгән. 1973 елда АКШ-та Арчибальд Джордж тарафыннан торналарны саклауның халыкара фонды нигезләнгәч кенә , орнитологлар ак торнаны күз уңына ала башлыйлар.
1979 елда Россиядә бу кошлар өчен махсус Окск дәүләт тыюлыгы төзелә. Дәррәү, чебешләрен чыгарып, тәбигаткә кайтару өчен (реинтродукция) үрчеткеч төзелә.
2002 елда, америка галимнәренең тәҗрибәсенә таянып, ак торналарның көнбатыш себер популяциясен яңару буенча программа төзелә.
Характеристикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зур кош. Каздан шактый артык. Биеклеге 140 см, канатларының колачы 210-230 см, авырлыгы 5-8,6 кг.
Аяклары озын, ал-кызыл төстә. Озын муенлы бик сак зур кош.
Яшерәкләредә башының алгы өлеше аксыл-сары. Каләм япмасы соргылт - җирән төстә. Муенында һәм борын астында тонык таплар бар.
Араларында аркасы, муены, ян яклары җирән тимгелле, ак торналар да очрап куя.
Чебешләре башлангыч ярты елында зәңгәр күзле була, аннары сары төскә керә.
Җенси диморфизм (ата һәм ана затлар арасында аерма) юк диярлек. Тик ата затлар гәүдәгә эрерәк һәм томшыклары озынрак.
Ареал һәм яшәү мөхите
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ак торна тик Россия биләмәләрендә генә оя кора.
Бер-берсеннән аерым ике популяциясы бар: көнбатыш популяция Архангельск өлкәсендә, Коми Республикасында һәм Ямал-Ненец автоном округында һәм көнчыгыш популяция Якутияның төньягында.
Тәүгесенең (шартлы рәвештә «Об» популяциясе) ареалы көнбатышта Канин ярымутравыннан көньяктарак Мезень елгасының тамагы белән чикләнә.
Ә көнчыгышта Куноват елгасының үзәне һәм һәм Ямал-Ненец автоном округында Об елгасының түбән агымы чикли.
Кышкылыкка бу популяция Һиндстанның салымы биләмәләренә |күчә (Келәде) милли паркы). Шулай ук, бер өлеше Иранның төнъягында Каспий диңгезе ярында кышлый (Шмаль).
Көнчыгыш популяциянең ареалы Саха Республикасында, Яна, Индигирка һәм Алаз елгаларының арасында ята.
Кытайда Янцзы елгасының урта агымында кышлыйлар.
Сахада ак торна тундраның төп районнарында, кеше аягы саф җирләрендә, нык дымлы тигезлекләрдә , Об елгасы буендагы сазлыкларда оя кора.
Яшәү рәвеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яшәү шартларына таләпләр бик югары. Шуңа ак торнаны саклау авырракка төшә.
Башка торналарга караганда су мохите белән аның саен бәйләнгәннәр. Бу аларның тышкы төзелешләрендә ачык күренеп тора.
Озын аяклары һәм томшыкларын сазлыклы урыннарда да йөрергә һәм ашарга табарга ярдәм итә. Моннан тыш, аларның морфологиясе һәм кылыклары да башка кардәш төрләреннән аерымрак.
Ак торналарның тавышлары пакъ, югары тонда, кайтаваз һәм сузылыбрак чыга.
Туклануы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ак торна төрле азык белән дә туклана.
Язын һәм җәен вак кимерүчеләр, кошларның йомыркалары һәм чебешләре балыклар, бөҗәкләр һәм башка умырткасыз хайваннар белән туклана.
Үсемлек азыклардан рационына мүк җиләге, күрәннең су асты өлешләре һәм мамыкбаш күрән керә.
Кышкы күчеп йөрүләрендә, башлыча үсемлек азык өстенлек итә. Бу төрле су үсемлекләренең органик матдәләргә бай бүлбеләре һәм тамырларыннан гыйбарәт. Башка торналардан аермалы, ак торна беркайчан да авыл хуҗалыгы биләмәләрендә азык эзләми.
Үрчүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үрчү мәле җиткәч, май азагында оялау өчен кайталар.
Парлашу үзенчәлекле йола белән башкарыла. Бер-берсен ошаткан парлар бергәләп, башларын артка ташлап, үзенчәлекле тавыш чыгарып җырлый.
Җыр белән бергә бию башкарыла. Биегәндә ата кош канатларын җәя. Бию салмак гына матур хәрәкәтләр, җиңелчә сикерү, иелү, канат кагу, ботаклар ату белән озатылып бара.
Ояны тундраның яки тайганың салмалы, нык дымлы урыннарында коралар. Кеше аягы саф төп, мул сулы төче су яткылыкларына өстенлек бирәләр.
Оя су өстендә , аннан 12-15 см биеклектә, эчен 30-40 см тирәнлектә итеп эшлиләр. Төзелеш материалы итеп күрәнде яки икенче бер үләнне файдаланалар . Үләнне өйөп салгач, тыгыз тыгызлыйлар, уртасын чокырайталар. Ояны ана һәм ата кош бергәләп эшлиләр.
Ана кош, гадәттә, ике көн ара белән кара таплары булган соры төстәге ике йомырка сала. Массасы 215 г тирәсе була.
Кайсы бер елларда бер йомырка гына да салырга мөмкин. Йомырка салу май ахыры — июнь уртасына туры килә.
Йомырканы алмашлап басалар. Ояда күбрәк ана кош утыра. Ата кошның төп эше — ояны саклау. Чебешләре 29 көн тирәсендә чыга.
Ояда бер чеби үсә. Чөнки, азык өчен, тере калу өчен конкуренция берсенең үлеме белән тәмамлана. Каурый япма тулысынча 70-75 көндә ясалып бөтә.
Хәвеф һәм саклау чаралары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дөньяда табигый шартларда якынча 2900-3000 зат тирәсе генә исәпләнә. Көнбатыш популяция саны 20 затка кадәр кими торган булган һәм бөтенләй юкка чыгу хәвефе алдында торалар.
Яшәү мөхитенә таләпләре бик югары. Тереклекләре су мохитенә үтә дә бәйле кошлар булып торалар.
Кышкы күчеп йөрүләре пөхтә генә төрле даирә шартларын кичерә алсалар да, яшәү, туклану даими рәвештә тик сайлыкларда гына үтә.
Яшәү мөхите таләпләре хәвефнең иң зур сәбәбе булып тора. Икенче хәвеф — Янцзы елгасы үзәннәрендәге кышлау урыннарында халыкның тыгызлыгы, урбанизация, җирләрне авыл хуҗалыгы даирәсенә күчерә бару, ГЭС төзү бу кошларның яшәү мөхитен кыскарту өстәндә.
Ак торнаны саклау буенча эшләр 1970 нчы елларда башлана. Бу 1973 нче елда АКШ-та Дж. Арчибальд тарафыннан Торналарны саклауның халыкара фонды нигезләнүенә бәйле.
1974 елда әйләнә -тирә мохитне саклау буенча хезмәттәшлек итү буенча совет -америка килешүе төзелә.
Бүгенге көнгә Бельгияда, Кытайда, АКШ-та, Россиядә вольерларда берничә мең ак торна бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Lislevand T., Figuerola J. Avian body sizes in relation to fecundity, mating system, display behavior, and resource sharing // Ecology / Ecological Society of America — USA: ESA, 2007. — 1 p. — ISSN 0012-9658; 1939-9170 — doi:10.1890/06-2054
- ↑ 2,0 2,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
- ↑ 3,0 3,1 IOC World Bird List Version 7.3 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.3
- ↑ 4,0 4,1 IOC World Bird List Version 8.1 — 2018. — doi:10.14344/IOC.ML.8.1
- ↑ Кызыл китап — 1964.
- ↑ IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
- ↑ IOC World Bird List. Version 10.2 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.2
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
- ↑ 9,0 9,1 del Hoyo, J., Elliott, A., Sargatal, J., Christie, D.A. & de Juana, E. (eds.). Handbook of the Birds of the World — Barcelona: Lynx Edicions.
- ↑ Böhning-Gaese K., Jetz W., Sekercioglu C. H. The worldwide variation in avian clutch size across species and space // PLoS Biol. — PLoS, 2008. — ISSN 1544-9173; 1545-7885 — doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0060303 — PMID:19071959
- ↑ Воробьев К. А. Птицы Якути. — М.: Изд-во АН СССР, 1963. — 336 с.