Алдар (әкият персонажы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алдар (әкият персонажы) latin yazuında])
2013 елгы Казакъстан маркасында Алдар Көсе.

Алда́р (Алдар таз, Алдар күсә) — татар фольклоры персонажы, башкорт әкиятләрендә дә киң таралган. Хәйләкәр кеше борынгы заманда ук туган көнкүреш әкиятләрендә очрый. Төрле хәйләләр белән Алдар башка әкияти персонажларны алдый.[1]

Татар һәм башкорт халык әкиятләре персонажы Алдар «Алдар белән Яман», «Алдар белән чәчән», «Пеләш Алдар һәм муллалар», «Алдар белән Зөһрә» һ. б. әкиятләрдә очрый.[2]

Үткен акыллы Алдар — хәйлә, җитезлек һәм алдакчы образы.

Алдар халык акылын үз эченә ала. Алдар образы кешеләрнең наданлык, ахмаклык сыйфатларына капма-каршы тәңгәлләштерелә.

Башкорт әкиятләрендә Алдар хан, мулла яки сәүдәгәрләр белән очраша. Очрашу, гадәттә, Алдар аларны алдап китүе белән тәмамлана.

Казакъ халык әкиятләрендә[3] Алдар Көсе (казакча Алдар Көсе — ягъни Сакалсыз Алдар) дигән уйлап чыгарылган фольклор персонажы, кыска юмористик һәм сатирик миниатюралар һәм мәзәкләр герое бар.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкирское народное творчество (БНТ). т. I—VIII — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1987—1995. т. V — Бытовые сказки.