Алексей Хованский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Хованский latin yazuında])
Алексей Хованский
Файл:Князь Алексей Николаевич Хованский.jpg
Туган 20 апрель 1916(1916-04-20)
Тубыл, Россия империясе
Үлгән 30 ноябрь 1996(1996-11-30) (80 яшь)
Калининград, Россия
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан университеты
Һөнәре математика белгече
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: Физика-математика фәннәре кандидаты (1946)
Гыйльми исем: Доцент (1954)

Алексей Николаевич Хованский (1916 елның 7 апреле, Тубыл, Россия империясе1996 елның 30 ноябре, Калининград, Россия) — Совет һәм Россия математика белгече, чылбырлы дробьләр, геометрия һәм математика тарихы буенча белгеч, эсперанто белгече һәм полиглот.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Александрович Хованскийның улы. 1941 елда Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый. 1941 елдан 1944 елга кадәр В. А. Стеклов исемендәге математика институты (Казанда эвакуациядә булган) аспиранты, 1944—1946 елларда Казан университеты аспиранты була.

1946 елда «Дифференциаль һәм интеграль тигезләүләрне якынча чишүнең кайбер алымнары» темасына математика буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 1953 елдан 1966 елга кадәр Мари педагогика институтында математика һәм теоретик механика укыта. 1954 елда доцент исемен ала һәм институтның югары математика кафедрасы мөдире була, аспирантура белән җитәкчелек итә. 1966—1967 елларда Борисоглебск педагогия институты доценты, 1967—1980 елларда Калининград дәүләт университеты доценты[1].

Бик күп чит телләр белгән, алар арасында инглиз, француз, алман, латин, итальян, татар, шулай ук азрак поляк, борынгы грек, швед телләре һәм эсперанто телләре[2]. Өч өлештән: грамматика теориясе, гамәли биремнәр һәм санскрит-рус сүзлегеннән торган санскрит дәреслеген төзегән[3].

Музыка белгече була һәм музыкаль әсәрләр яза: маршлар, вальслар, фокстротлар. Аның яраткан композиторы — Рихард Вагнер[4].

Эсперанто клубының мактаулы әгъзасы. 1993 елдан Калининград өлкәсе дворянлыгы җитәкчесе (Көнбатыш дворян җыелышы)[5].

Калининград өлкәсенең Дәүләт архивында А. Н. Хованский фонды бар[4].

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБда һәм чит илләрдә чылбырлы дробьләр өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең берсе дип атала[2]. 1956 елда Мәскәүдә «Чылбырлы дробьләр һәм аларны якынайтылган анализ мәсьәләләренә гомумиләштерү кушымтасы» монографиясен бастыра, бу китап кытай һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителеп, Пекин һәм Гронингенда (Нидерланд) басыла[4].

Математик Николай Лобачевский иншаларының тулы җыелышларының II, III һәм V томын редакцияләүдә катнаша. XII һәм XIII Лобачевскийның «Янәшәләрнең тулы теориясе белән геометриянең яңа башлангычлары» бүлекләренә аңлатмалар язган, француз теленнән Лобачевскийның «Хыялый геометрия» (т. III), «Кабат күзәтүләрдән алынган уртача нәтиҗәләр ихтималы» (т. V) кебек хезмәтләрен тәрҗемә итә.

Өчпочмак геометриясе буенча эшләр авторы, 1964 елда бу темага монография чыгара. Барлыгы Хованскийның математика буенча 50 дән артык фәнни эше бар[4].

Аның укучылары арасында Г. В. Маурер, Л. П. Шутова, С. С. Хлопонин, В. К. Смышляев була.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә тапкыр өйләнгән: 1) Маргарита, руханиның кызы; 2) Татьяна Алексеевна Кокарева (1923—2004), Алексей Иванович Кокаревның Һәм Евдокия Григорьевна Бархатованың кызы; 3) Тамара Васильевна Семёнова; 4) Елена Станиславовна Ракель, хәрбинең кызы[3].

Татьяна Алексеевна Кокарева аерылышканнан соң да аңа ярдәм итүләрен дәвам итә. Алексей Николаевич гомеренең соңгы елларында бөтенләй сукырая, Татьяна Кокарева аның турында кайгыртуны тулысынча үз өстенә алган. Аның вафатыннан соң ул аның хатирәләрен, кайбер шигырьләрен, музыкаль әсәрләрен һәм аның турында хатирәләрне бастыра[3].

Сайланма басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хованский А. Н. Об одном обобщении интегрального уравнения Абеля. // ДАН Т. 50, 1945. — С. 69—70.
  • Хованский А. Н., Лаптев Б. Л., Норден А. П. Комментарии к «Новым началам геометрии с полной теорией параллельных Н. И. Лобачевского». В книге «Полное собрание сочинений Н. И. Лобачевского. Т. 2.» — М. — Л. 1949. — С. 455—603.
  • Хованский А. Н., Норден А. Н. Вводная статья и комментарий к 3-му тому «Полное собрание сочинений Н. И. Лобачевского». — М.— Л. 1951. — С. 11—15, 71—173.
  • Хованский А. Н., Колмогоров А. Н. Комментарии к 5-му тому «Полного собрания сочинений Н. И. Лобачевского». — М.—Л. 1951. — С. 342—348.
  • Хованский А. Н. К выводу основных уравнений фильтрации упругой жидкости в упругой пористой среде. // ДАН Т. 89, 1952. — С. 241—244.
  • Хованский А. Н. Приложение цепных дробей и их обобщений к вопросам приближённого анализа. — М.: Гостехиздат, 1956. — 204 с.
  • Хованский А. Н. Работы Л. Эйлера по теории цепных дробей. // Историко-математические исследования, вып. 10. — М.: Физматгиз, 1957. — С. 305—326.
  • Данилов В. Л., Люстерник Л. А., Хованский А. Н. и др. Математический анализ. Функции, пределы, ряды, цепные дроби. — М.: Физматгиз, 1961. — 439 с. (Раздел цепные дроби С. 266—327).
  • Хованский А. Н. Аналитическая геометрия треугольника // Учёные записки Марийского пед. ин-та. Йошкар-Ола, 1964, Т. 26, С. 5—318.
  • Хованский А. Н. О взаимном расположении некоторых замечательных точек и прямых треугольника. — Киров. Уч. зап. Пед. ин-та, 1965. Т. 23, С. 21—37.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халык мәгарифе отличнигы[2]
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1961)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Князь Хованский С. А. Князья Хованские. — Москва: МЦНМО, 2007. — С. 57, 309—310.
  2. 2,0 2,1 2,2 Мансурова Е. Р, Волкова Н. А., Гусаров А. В. Математическая звезда на марийском небосклоне (А. Н. Хованский)(үле сылтама) // Физико-математическое и естественнонаучное образование: наука и школа. Материалы Всероссийской научно-практической конференции. Под. ред. В. А. Белянина, Н. Л. Курилевой. — 2018. — Марийский государственный университет (Йошкар-Ола). — С. 138—141
  3. 3,0 3,1 3,2 Князь А. Н. Хованский. Былое в воспоминаниях и стихах. — Калининград, 2000.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Игнатьев А. А. О фонде А. Н. Хованского 2020 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. // Калининградские архивы. — Калининград, 2003. — Вып. 5. — С. 55 — 75.
  5. Схиигумен Митрофан (Лаврентьев). Царская подушка.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]