Анри Лафонтен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анри Лафонтен latin yazuında])
Анри Лафонтен
фр. Henri La Fontaine
Туган 22 апрель 1854(1854-04-22)
Брүссел
Үлгән 14 май 1943(1943-05-14) (89 яшь)
Брүссел
Ватандашлыгы Бельгия байрагы Бельгия
Әлма-матер Брүсил ирекле үнивирситите[d]
Һөнәре юрист
Кардәшләр Léonie La Fontaine[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1913 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Henri La Fontaine|Анри Лафонтен
фр. Henri La Fontaine]]
Викиҗыентыкта

Анри Лафонтен (фр. Henri La Fontaine; 22 апрель 1854 ел14 май 1943) — бельгияле юрист, Халыкара тынычлык бюросының 1907-1943 елларда рәисе, 1913 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анри Лафонтен 1854 елда Брүсселдә туа. 1877 елда Брүссел Ирекле университетын хокук докторы дәрәҗәсе белән тәмамлап, Брүссел апелляция мәхкәмәсендә адвокат булып эшли башлый. 1893 елда халыкара хокук профессоры дәрәҗәсен ала һәм ике елдан Бельгия Сенатына Социалистик фирка әгъзасы буларак сайлана. 1919 елдан 1932 елга кадәр Сенатның вице-рәисе вазифасында эшли. 1895 елда Поль Отле белән бергә Документация Палатасына нигез сала, ә соңрак Отле белән хезмәттәшлек итеп, мәгълүмат классификациясе системасын төзи (соңрак ул Универсаль унарлы классификация дип атала башлый).

Интернационалист буларак, Лафонтен Милләтләр Лигасын яклап чыгышлар ясый, шулай ук коралсызландыруның файдалы якларын һәм халыкара бәхәсләрне арбитраж аша хәл итүне яклый. Ул Халыкара тынычлык бюросы эшендә катнаша, 1907 елдан аның рәисе була. Үзенең эшчәнлеге өчен, 1913 елда «Аурупада тынычлык өчен халык хәрәкәтенең чын лидеры буларак» Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Лафонтен 1919 елгы Париж солых конференциясендә Бельгия делегациясе әгъзасы була, 1920 елда Милләтләр Лигасы ассамблеясында үз иленең вәкиле булып тора.

Анри Лафонтен 1943 елда Брүсселдә вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



[[Төркем:юрист тәмамланмаган мәкаләләр]]