Халыкара тынычлык бюросы
Халыкара Тынычлык бюросы | |
фр. Bureau International Permanent de la Paix; ингл. International Peace Bureau | |
Логотип | |
Оешма төре: |
халыкара тынычлыкны яклау оешмасы |
---|---|
Нигезләү | |
Халыкара тынычлык конгрессы нәтиҗәләре | |
Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлану | |
Икенче бөтендөнья сугышы ахыры | |
http://www.ipb.org/ |
Халыкара тынычлык бюросы (фр. Bureau International Permanent de la Paix; ингл. International Peace Bureau) – тынычлык өчен халыкара хәрәкәт. 1891 елда төзелеп, ул 1910 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Оешма Римда 1891 елда үткәрелгән Халыкара тынычлык конгрессы нәтиҗәләре буенча нигезләнә. Аңа нигез салучыларның берсе һәм беренче рәисе данияле сәясәтче һәм хәрби Фредрик Байер була. Халыкара тынычлык бюросының төп максатлары халыкара конференцияләр оештыру һәм үткәрү, тынычлык идеясын тарату һәм шулай ук пацифистик төркем һәм оешмаларның элемтәләрен булдыру һәм саклаудан гыйбарәт. 1910 елда коралсызландыру буенча халыкара конференцияләр оештырганы өчен, хәрәкәт Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында эшчәнлеген туктатып торгач, сугыштан соң оешма тагын эшли башлый һәм игътибарын гуманитар эшчәнлеккә юнәлтә. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Халыкара тынычлык бюросы ябыла. 1946 елда оешманың кайбер элеккеге әгъзалары аның эшен яңадан башлау өчен бергә җыелалар: яңа организация Тынычлык өчен көрәштә үзара хезмәттәшлек Халыкара комитеты дип исемләнә. 1961 елда хәрәкәт Халыкара тынычлык бюросының варисы буларак таныла һәм шуннан соң, элеккеге исеме белән эшен дәвам итә.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2020 елның 11 декабрь көнендә архивланган. (ингл.)
- Халыкара тынычлык бюросы 2011 елның 10 сентябрь көнендә архивланган. — хәрәкәт тарихы (рус.)
- Nobelprize.org-та сәхифә (ингл.)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Bureau_international_de_la_paix (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
1901–1925 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары |
|
---|---|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) | |
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |