Клас Понтус Арнольдсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клас Понтус Арнольдсон latin yazuında])
Клас Понтус Арнольдсон
Туган телдә исем швед. Klas Pontus Arnoldson
Туган 27 октябрь 1844(1844-10-27)
приход Кафедрального собора Гётеборга[d], Швеция[1][2]
Үлгән 20 февраль 1916(1916-02-20) (71 яшь)
Лидингө[d], Лидингё[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[3]
Күмү урыны Северное кладбище[d][4][5]
Милләт швед
Ватандашлыгы Швеция байрагы
Һөнәре журналист, сәясәтче, пацифист, язучы
Сәяси фирка Q111597190?[2]
Җефет Ава Бернгардина Вальгрен (1869-1903)
Эдит-Виктория Бломскельд (1903-1916)
Ата-ана
  • Улоф Арнольдсон (әти)
  • Инга Хагбом фон Сет (әни)
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1908 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Клас Понтус Арнольдсон Викиҗыентыкта

Клас Понтус Арнольдсон (швед. Klas Pontus Arnoldson; 27 октябрь 1844 ел20 февраль 1916 ел) — швед язучысы, журналисты, пацифисты һәм сәясәтчесе, 1908 елда Фредрик Байер белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Арнольдсон 1883 елда төзелгән Швед тынычлык һәм арбитраж берлегенең нигез салучысы һәм беренче рәисе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клас Понтус Арнольдсон 1844 елның 27 октябрендә Гөтеборг дигән шәһәрдә музыкант Улоф Арнольдсон һәм Инга Хагбом фон Сет гаиләсендә туа. Класка 16 яшь булганда, аның әтисе вафат була, шуңа күрә аңа мәктәпне калдырырга туры килә. Ул тимер юлга эшкә керә һәм 21 яшендә үк станция җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә.

Эш дәверендә ул фәлсәфә, тарих һәм динне өйрәнеп, үзлегеннән белем ала. XIX гасыр либераль теологиясе һәм бигрәк тә, унитаризмның һуманистик принциплары белән илһамланып, Арнольдсон дини догматизмга каршы чыга. Шәхеснең аңы һәм карашлар иреге кеше тормышын яхшырта ала, дигән фикерне ошатып, ул шул гасырның 70 елларында аны газета мәкаләләре аша дәгъвәтли башлый.

Кеше гакылының кодрәтенә ышаныч Арнольдсонның халыкара сәясәтенә карашында да күренә. 1864 елда Австрия гаскәрләре Шлезвиг һәм Гольштейн данияле герцоглыкларына һөҗүм иткәндә һәм 1870-1871 елгы франк-прусс сугышында булган кан-коешларны күреп, ул Бисмаркның Алманияне берләштерү буенча куйган тырышлыклары алар китергән корбаннарны акламый, дигән нәтиҗәгә килә. 1881 елда Клас эшеннән китеп, тормышын журналистика һәм тынычлык өчен көрәшкә багышларга карар кыла. Тиз арада ул язучы сыйфатында уңышка ирешә, аның швед газета һәм журналларындагы мәкаләләре зур кызыксыну уяталар.

1882 елда Арнольдсон швед парламентының түбән палатасына керә. Монда ул милитаризмны киметү һәм кеше хокуклары өчен көрәшә, парламентта Швеция нейтралитеты турында резолюцияне кабул итәргә өнди. Клас Понтус Арнольдсон «кече» милләтләрнең Алмания һәм Бөекбритания кебек державалар белән хәрби көч буенча ярыша алмаячагын аңлый һәм Скандинавия дәүләтләрен нейтралитет нигезендә берләшергә чакыра.

Парламентта эшләү дәверендә, ул публицистиканы ташламый, 1883-1885 елларда дөнья проблемалары һәм тәрәкъкый идеяларны яклаучы «Tiden» басмасының мөхәрире була. Шулай ук ул 1885-1888 елларда ул «Fredsvannen» һәм 1892-1894 елларда «Nordsvenska Dagbiabet» кебек газеталарда эшли. Моннан соң ул үзенең эшчәнлеген оратор буларак дәвам итә.

1908 елда данияле пацифист Фредрик Байер белән швед Арнольдсон Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнәләр. Бу бүләк Арнольдсонга Норвегияне Швециядән аеруда ярдәм күрсәткән өчен бирелә һәм, әлбәттә, кайбер шведларның ачуын чыгара. Ләкин Арнольдсон намзәтнамәсе Парламентара берлекнең Швед төркеме һәм швед парламентының 34 әгъзасы тарафыннан бертавыштан хуплана.

Бүләкне алганнан соң да Арнольдсон пацифистик эшчәнлеген дәвам итә. Ул 71 яшендә йөрәк өянәгеннән Стокһольмда, 1916 елның 20 февралендә вафат була.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]