Эрнесто Теодоро Монета

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрнесто Теодоро Монета latin yazuında])
Эрнесто Теодоро Монета
итал. Ernesto Teodoro Moneta
Туган 20 сентябрь 1833(1833-09-20)
Милан Италия
Үлгән 10 февраль 1918(1918-02-10) (84 яшь)
Милан, Италия
Үлем сәбәбе пневмония
Күмү урыны Миссалья
Милләт итальянлы
Ватандашлыгы Италия байрагы
Әлма-матер Милан
Һөнәре сәясәтче, журналист, пацифист
Кардәшләр Enrico Moneta[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1907 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Ernesto Teodoro Moneta|Эрнесто Теодоро Монета
итал. Ernesto Teodoro Moneta]]
Викиҗыентыкта

Эрнесто Теодоро Монета (итал. Ernesto Teodoro Moneta; 20 сентябрь, 1833 ел, Милан10 февраль 1918 ел,Миланитальян журналисты, сәясәтчесе һәм пацифисты. 1907 елда Луи Рено белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монета 1833 елның 20 сентябрендә Миланда туа. 15 яшендә үк ул 1848 елгы «Миланның биш көнендә» - миланлыларның Австриягә каршы фетнәсендә катнаша. Шуннан соң ул Пьемонтта, Ивреада хәрби академияне тәмамлый һәм Гарибальдиның «Меңнәр походы»нда (Сицилиядә, 1859 ел) һәм 1866 елгы Австро-итальян сугышында катнаша. Нәтиҗәдә, үзенең милләтчел ышануларына карамастан, Монета тынычлык өчен хәрәкәт активисты була. 1867-1896 елларда ул II Secolo дигән демократик газетаның мөхәрире булып эшли. 1887 елда Милләтләр Лигасы оештыруны һәм коралсызландыруны таләп иткән «Тынычлык һәм арбитраж өчен Ломбард лигасына» нигез сала. Бу гамәлләре өчен 1907 елда ул Луи Рено белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Гомеренең соңгы елларында Монета, милләтчел ышануларын пацифистлыктан артыграк күреп, 1912 елгы Итальян-төрек сугышын һәм 1915 елда Италиянең Беренче бөтендөнья сугышына керүен хуплый.

Эрнесто Теодоро Монета 1918 елның 10 февралендә Миланда вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]