Барый Шәфигуллин һәйкәле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барый Шәфигуллин һәйкәле latin yazuında])
Һәйкәл
Барый Шәфигуллин һәйкәле

Барый Шәфигуллин һәйкәле
Урын РФ, Магадан өлкәсе, Сусуман, үзәк парк
Сынчы Константин Кузьминых[d]
Төзелеш датасы 2023 ел
Материал бронза

Барый Шәфигуллин һәйкәле (Памятник Бари Шафигуллину, Памятник Бориске) ― Магадан өлкәсенең Сусуман шәһәренең үзәк паркында 2023 елның 20 октябрендә куелган һәйкәл[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барый Шәфигуллин (туган елы билгесез – 1916 / 1917) ― легендар шәхес, чыгышы белән Вятка губернасы Малмыж өязе Арбор волосте (Татарстанның хәзерге Арча районына керүче) Мирҗәм авылыннан. Яшь чагында ук акча эшләү өчен Бодайбо руднигына чыгып китә. 1912 елда Лена атышы[d] шаһиты булган. Шуннан соң репрессиядән качып, авылдашы Сафи (Сафиулла) Гайфуллин белән Якутиягә китә, Оймякон[d] аша Колымага барып җитә, юлда җирле халыктан алтын турында мәгълүмат җыя[2].

Моны да карагыз: Колымада алтын бизгәге(рус.)

Гомерен алтын эзләүгә багышлаган Барый Шәфигуллин Колыманың беренче алтынын тапкан. Гәрчә ул алтын эзләүчеләрнең рәсми елъязмасында исәпкә алынмаса да, Барый Шәфигуллинның Колыма алтынын ачудагы әһәмиятен галимнәр һәм геологлар таный[3].

1912 елда Барый җитәкчелегендә дүрт кешедән торган алтын эзләүче старательләр артеле Яма[d] елгасы (Шелихов култыгы бассейны) буйлап күтәрелә, Югары Колыма елгасының уң кушылдыгы Среднекан елгасы үзәнлегенә чыга. Монда, исемсез инешләрнең берсендә, Барый беренче алтын ком бөртекләрен юган. Шулай итеп, киләчәктә иң зур Колыма алтын районын үзләштерүгә нигез салына. Среднекан елгасы үткеленә «Барый үткеле» (перевал «Борискин») исеме бирелгән[4]

Барый Шәфигуллин 1916 ел ахыры ― 1917 ел башында тайгада сәер шартларда үлгән. Соңрак ул ачкан шурфтан йөз метр ераклыкта алтын комнарының иң бай ятмалары табылган. Әлеге приискны Барый Шәфигуллин хөрмәтенә «Барый приискы» (русча «Борискин») дип атаганнар[3][5].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әүвәл һәйкәл, бронзадан һәм табигый граниттан ясалып, өлкә үзәге Магаданда урнаштырылыр дип уйланылган. Концепция буенча, статуя (кеше фигурасы) утырган килеш (алтын юган итеп) ясалырга тиеш булган (фор-эскиз авторы скульптор Евгений Крамаренко). Статуяны буйга ясау бераз җиңелрәк булганга, Барый фигурасы аягүрә бастырып ясалган[2].

Өч метрлы бронза һәйкәлнең авторы ― Магадан өлкәсе Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, Россиянең атказанган рәссамы Константин Кузьминых[d], геология-минералогия фәннәре кандидаты, Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты профессоры, Россиянең атказанган геологы Юрий Прусс консультант булган[6]. Скульптор Барый Шәфигуллинның кыяфәтен аның замандашлары истәлекләре буенча, тарихи чорга туры китереп күрсәтергә омтыла. Композицияне 2024 елның җәендә тулысынча бизәячәкләр, шуннан соң монументны тантаналы рәвештә ачу булачак.

« Барый Шәфигуллинга һәйкәл ― Колыма җиренең байлыгын беренче булып ачкан эшчән кешене данлау ул. Барыйның тәҗрибәсе, максатчанлыгы һәм тырышлыгы әле дә барлык алтын табучыларга, үз хезмәтләре белән Ватаныбызның көчен һәм куәтен арттыручы кешеләргә уңай үрнәк булып тора[2]
Евгений Радченко
»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В парке Сусумана установили памятник легендарному стрателю. Колыма-Плюс, 29.10.2023(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 Евгений Радченко. Близится столетие со дня открытия золотых россыпей на Колыме. LiveJournal, 7.04.2015(рус.)
  3. 3,0 3,1 Памятник старателю Бориске открыли в Сусумане. MagadanMedia.ru, 26.10.2023
  4. Светлана Лаврова. На Среднекане. Моя родина – Магадан(рус.)
  5. Шафигуллин Бари. Энциклопедия «Арктика ― мой дом»
  6. Интервью с заслуженным геологом России Юрием Пруссом. «Вечерний Магадан», 12.12.2022(рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр
  • Әгъзам Фәйзрахманов. Алтын тапкан татар ― Арча егете Барый. «Безнең мирас», 2024 ел, апрель, 82-83нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]