Башкортстан Республикасының Композиторлар берлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Республикасының Композиторлар берлеге latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Башкортстан Республикасының Композиторлар берлеге

Башкортстан Республикасының Композиторлар берлеге — Башкортстан Республикасының композиторлар, музыка белгечләрен, музыка тәнкыйтьчеләрен берләштергән иҗади җәмәгать оешмасы.

«Башкортстан Республикасы Композиторлар берлеге»нең адресы: 450006, Уфа шәһәре, Гафури урамы, 6 нчы йорт.

Берлек эшенең төп формасы — музыкаль әсәрләрне тыңлап карау һәм алар буенча фикер алышу, конкурслар, фестивальләр, иҗат кичәләре һәм концертлар оештыру. Берлек составына Музыка фонды (1941 елда нигезләнгән), музыка гыйлеме секциясе һәм яшьләр секциясе (1985-1991) керә.

Башкарма орган — идарә, ул 2-3 елга бер тапкыр пленумнар үткәрә. Берлекнең эшендә композиторлар С. Х. Габәши, К. Й. Рәхимов, Н. Г. Сабитов, музыка белгечләре М. З. Бәширов, Л. П. Атанова һәм башкалар актив катнашкан.

Башкортстан Композиторлар берлегенең төп бурычы — композиторларның һәм музыка белгечләренең иҗади үсешенә һәм профессиональ осталыгының камилләшүенә булышу. 

1982 елдан берлек тарафыннан Идел буе һәм Урал республикаларының музыкаль фестивальләре үткәрелә. Берлектә төрле буын композиторлары: Р. В. Сәлмәнов, Ш. В. Колбарисов, А. Х. Габдрахманов, Р. М. Хәсәнов, А. К. Кәримов, С. Г. Шаһиәхмәтова, Л. З. Исмәгыйлева, Д. Д. Хәсәншин, С. Ә. Низаметдинов, Р. Р. Җиһанов, А. М. Кобагошов, Н. Ә. Даутов, Р. Н. Сабитов һәм башкалар; музыка белгечләре: Э. М. Давыдова, Х. С. Ихтисамов, Г. Х. Әхмәтова, Н. В. Әхмәтҗәнова, Е. Р. Скурко һәм башкалар әгъза була.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт профессиональ музыкасы башында композиторлар М. М. Вәлиев, Х. К. Ибраһимов, С. X. Габәши, К. Й. Рәхимов, Г. С. Әлмөхәмәтов тора. ХХ гасырның 20-30 нчы елларында алар башкорт халык җырларын эшкәртә, бәләкәй формадагы тәүге композиторлык әсәрләре — җырлар, романслар, инструменталь пьесалар — иҗат итә, театр спектакльләренә музыка яза. Рус фольклор музыкасы белгечләре А. Ключарев, И. Салтыков, А. Эйхенвальд һәм башкалар башкорт музыкантлары белән бергә башкорт музыка фольклорын җыю һәм язып алу буенча бик зур эш башкара.  

Республиканың Композиторлар берлеге Уфада Башкорт АССРы Халык Комиссарлары Советының 1940 ел 2 февраль карары белән оештырыла.  Башта аның составына биш композитор һәм фольклорчы керә: М. З. Бәширов,  М. М. Вәлиев (берлекнең беренче рәисе), С. Х. Габәши, Х. К. Ибраһимов, Р. Ә. Мортазин.

Башкортстан Композиторлар берлеге әгъзасы булган композиторлар тарафыннан башкорт музыкасы иҗат ителә һәм үстерелә. 1940 елда беренче башкорт операсы — М. М. Вәлиевнең «Сакмар»ы барлыкка килә. 1944 елда Башкорт опера һәм балет театрында беренче милли балет — Л. Б. Степанов белән З. Г. Исмәгыйлевнең «Чыңрау торна»сы куела. 

Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан Композиторлар берлегендә Советлар Союзының төрле шәһәрләреннән эвакуацияләнгән композиторлар эшли. Иҗатларының төп темасы Ватанны саклау була. «Композиторлар — фронтка» дигән 40 җырдан торган җыентык, башкорт кавалерия дивизиясе өчен җырлы 24 листовка әзерләнә, аларга героик, лирик, шаян җырлар, шулай ук Башкортстанның батыр уллары тураһындагы җырлар (З. Исмәгыйлевнең «Шәйморатов генерал», «Таһир Кусимов», «Байгуҗа Сәетгалин», Р. Мортазинның «Чикне сакла», А. Спадавеккианың «Күтәрел, Урал!», М. Вәлиевнең «Дивизия, алга!», Н. <a href="https://ba.wikipedia.org/wiki/%D0%A7%D0%B5%D0%BC%D0%B1%D0%B5%D1%80%D0%B4%D0%B6%D0%B8_%D0%9D%D0%B8%D0%BA%D0%BE%D0%BB%D0%B0%D0%B9_%D0%9A%D0%B0%D1%80%D0%BF%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D1%87" rel="mw:ExtLink" title="Чемберджи Николай Карпович" class="cx-link" data-linkid="159">Чемберджи</a>ның «Башкорт атлылары», Х. Ибраһимовның «Туган илне бирмәбез», К. Кәримовның «Гөлчирәнең сөйгәне», Р. Габитовның «Сугышка каршы такмаклар» һәм башкалар) керә. Композиторлар эвакогоспитальләрдә, чакыру пунктларында фронтка китүче салдатлар алдында концертлар белән чыгыш ясый, ә З. Исмәгыйлев һәм К. Кәримов артистлар белән бергә фронтка Башкорт кавалерия дивизиясенә барып чыгыш ясый. Берлек әгъзасы булган яшь композиторлар М. Рәхимов һәм Р. Габитов (1913-1943)[1]  фронтта һәлак була.

1955 елда Мәскәүдә үткән Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате декадасы республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әйләнә. Мәскәүгә китерелгән спектакльләр арасында З. Г. Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» операсы була. Сугыштан соңгы чорда кантата-оратория жанрындагы әсәрләр барлыкка килә (Х. Ш. Заимовның «Башкортстан», Н. Г. Сабитовның «Матрослар» кантаталары); Р. Ә. Мортазин «Бәйрәм симфониеттасы»н, шуннан соң Беренче симфониясен (1957) яза.

Мондый отчет икенче тапкыр 1964 елда, Уфада РСФСР Композиторлар берлеге Секретариатының күчмә утырышы үткәрелгәндә була. Чарага хәзерге заманның күренекле композиторы Дмитрий Дмитриевич Шостакович җитәкчелек итә.

1968 елда  Уфа дәүләт сәнгать институты ачылгач, БАССР-да композитор кадрлары әзерләнә башлый.

Билгеле композиторлар җитәкчелегендә эшләгән Башкортстан Композиторлар берлеге төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара: иҗат проблемалары буенча фикер алышулар, яңа әсәрләрне тыңлаулар була, пленумнар һәм съездлар оештырыла, нота басмаларын нәшерләү, милли музыканы пропагандалау, башкорт фольклорын җыю һәм өйрәнү, тәнкыйть һәм башкару белән бәйле проблемалар хәл ителә. 

Әлеге чорда «Башкортстан Композиторлар берлеге» төбәк җәмәгать оешмасының 46 әгъзасы (31 композитор һәм 15 уен белгече) бар.

2013 елдан Берлекнең рәисе вазифасында З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының композиция кафедрасы мөдире, профессор, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР, РФ һәм БР Композиторлар берлеге әгъзасы Ләйлә Исмәгыйлева эшли.  

Башкортстан Республикасында әлеге заманда нәтиҗәле эшләгән һәм Башкортстан Композиторлар берлеге әгъзасы булып торган композиторлар: сигез симфония авторы Рафаил Касыймов, өч балет авторы Ләйлә Исмәгыйлева, Рөстәм Сабитов, Айрат Кәримов, Гөлчәчәк Сәхәветдинова, Айрат Кобагошов, Андрей Березовский, Данил Хәсәншин, Hyp Даутов. Иҗади һәм педагогик эшчәнлекне бергә алып барган композиторлар: Илдар Хисаметдинов, Азамат Хәсәншин, Валерий Скобелкин, Салават һәм Айсылу Сәлмәновлар, Рәшит Җиһанов.

Республика композиторларының әсәрләре Милли симфоник оркестр һәм Башкортстан Республикасының халык музыка кораллары оркестры[2], Башкортстанның Академия хор капелласы[3] репертуарына керә. Композиторлар арасында күпләр Башкортстан Республикасының һәм Русия Федерациясенең почетлы исемнәрен йөртә.  Л. Исмәгыйлева, Р. Сабитов, С. Низаметдинов — Русия Композиторлар берлегенең Д. Шостакович исемендәге премия лауреатлары. Р. Касыймов республиканың Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премия лауреаты була. 

Берлек әгъзалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азамат Атнагулов
  • Алина Әхмәтова
  • Андрей Константинович Березовский
  • Игорь Владимирович Бурдуков — Башкортостан Республикасы Милли симфоник оркестрының тавыш режиссёры,  З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының тавыш режиссурасы кафедрасы һәм Уфа сәнгать училищесы укытучыы.
  • Айрат Рәшит улы Гайсин
  • Шәүрә Гаппасова
  • Ринат Сабит улы Хафизов
  • Газиз Сәлих улы Дәүләтбирдин
  • Нур Әсгать улы Даутов
  • Айгөл Риф улы Йәнекәева
  • Рәшит Рәхим улы Йыһанов
  • Галина Җиһанова, Бөтенрәсәй һәм халыкара конкурслар лауреаты 
  • Фәнил Риф улы  Ибраһимов,  З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының композиция кафедрасының өлкән укытучысы, уҡыту һәм тәрбия эше буенса  проректорның ярдәмчесе
  • Урал Мирас улы Иделбаев
  • Фәрит Фәтих улы Идрисов
  • Наталия Исаева
  • Ләйлә Заһир кызы Исмәгыйлева, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының профессоры, композиция кафедрасы мөдире, Рәсәй Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атҡазанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының халыҡ артисткасы 
  • Рафаил Габделхәй улы Касыймов — Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2004)
  • Айрат Миңләхмәт улы Кобагошов — фольклорчы композитор, Башкортстан Республикасының атҡазанган сәнгать эшлеклесе 
  • Виринея Лихачёва
  • Рөстәм Нариман улы Сабитов
  • Шәүрә Азамат кызы Сәгыйтова,  З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының махсус фортепиано һәм композиция кафедрасы уҡытучысы
  • Салават Рафыйҡ улы Сәлмәнов,  З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының композиция кафедрасы доценты, Башкортстан Республикасының атҡазанган сәнгать эшлеклесе 
  • Айсылу Рафыйк кызы Сәлмәнова
  • Роза Хәйдәр кызы Сәхәветдинова
  • Валерий Михайлович Скобёлкин, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының композиция кафедрасы доценты 
  • Рим Мәхмүт улы Хәсәнов
  • Азамат Данил улы Хәсәншин
  • Данил Дәүләтша улы Хәсәншин
  • Илдар Идел улы Хисаметдинов, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының композиция кафедрасы доценты
  • Светлана Георгиевна Шаһиәхмәтова

Идарә рәисләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атанова Л. П. Композиторы Башкирии. Уфа, 1982.
  • Композиторы и музыковеды советской Башкирии. Уфа, 1987.
  • Лебединский Л. Н. Композиторы Башкирии. М., 1955.
  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов к. 1. А-Б. 2005. — 624 с.; ISBN 5-88185-053-X. к. 2. В-Ж. 2006. — 624 с. ISBN 5-88185-062-9.; к. 3. З-К. 2007. — 672 с. ISBN 978-5-88185-064-7.; к. 4. Л-О. 2008. — 672 с. ISBN 978-5-88185-068-5.; к. 5. П-С. 2009. — 576 с. ISBN 978-5-88185-072-2.; к. 6. Советы нар. хозяйства. — У. 2010. — 544 с. ISBN 978-5-88185-071-5; к. 7. Ф-Я. 2011. — 624 с. науч. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]