Буа (мәгънәләр)
Внешний вид
Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |
Буа:
- Буа (рус. пруд) — халыкны су белән тәэмин итү өчен, авыл хуҗалыгы җирләренә су сибү, балык үрчетү, су кошлары үрчетү өчен, су спорты чараларын оештыру, санитарлык, янгын сүндерү өчен су алу максатыннан корылган су сакланучы ясалма сулык.
- Буа (Казан артындагыча — бөя, рус. плотина) — су кимәлен күтәрү өчен агымны туктата торган гидротехник корылма. Буа буылгач, сусаклагыч барлыкка килә.
- Буа (фр. Lac des bois) — Канаданың төньяк-көнбатыш территорияләрендәге күл.
- Буа (рус. Буинск, чуаш. Пăва) — Татарстан шәһәре, Буа районы үзәге.
- Буа (чуаш. Пӑвакасси, рус. Буинск) — Чуашстанның Ормар районында урнашкан авыл.
- Буа (чуаш. Пăвакасси) — Чуаш Республикасының Епрәч районында урнашкан бистә.
- Яңа Буа — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы керәшен татарлары авылы.
- Иске Буа — Татарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан авыл. Чуашстан чигендә урнашкан.
- Буа (рус. Буа) — Горький тимер юлы Казан бүлекчәсенең станциясе. Татарстанның Буа районы территориясендә урнашкан. Якындагы торак пункт — Буа шәһәре.
- Буа районы (рус. Буинский район, чуаш. Пӑва районӗ) — Татарстанның көнбатышында урнашкан муниципаль район.
- Буа өязе (рус. Буинский уезд, чуаш. Пăва уесĕ) — Сембер губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.
- Буа кантуны (рус. Буинский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1920—1930 елларда гамәлдә торган.
- Буа дәүләт драма театры, Буа сатира театры — Сембер губернасы Буа өязе Буа шәһәрендә 1918—1949 елларда эшләп килгән, 2007 елдан эшчәнлеген яңартып җибәргән татар театры.
- Буа ветеринария техникумы дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе (рус. Буинский ветеринарный техникум) — Татарстанның Буа шәһәрендә урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
- Буа медицина училищесы (рус. Буинское медицинское училище) — Татарстанның Буа шәһәрендә урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
- Буа туган якны өйрәнү музее (рус. Буинский краеведческий музей) — Татарстанның Буа районы үзәге Буа шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей).
- Татьяна Буа (1990 елда туган) — Аргентина теннисчысы.