Гөлшат Зыязитдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлшат Зыязитдинова latin yazuında])
Гөлшат Зыязитдинова
Туган 22 сентябрь 1947(1947-09-22) (76 яшь)
Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 22 июль 2023(2023-07-22)
РФ, БР, Салават (шәһәр)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр
Җефет Рим Зыязитдинов
Балалар Язгөл, Илнур
Ата-ана
  • Ибраһим Әхмәров (әти)
  • Зәкия Әхмәрова (әни)

Гөлшат Зыязитдинова, Гөлшат Ибраһим кызы Зыязитдинова (1947 елның, 22 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Толбазы2023 елның 22 июле, РФ, БР, Салават) — башкорт театр һәм кино актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты (2003).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зыязитдинова Гөлшат Ибраһим кызы[1] Башкорт АССРның Авыргазы районы Талбазы авылында артистлар Зәкия һәм Ибраһим Әхмәровлар гаиләсендә туган.

Ибраһим Әхмәр улы Әхмәров[2], Салават драма театрының элеккеге директоры була.

1936 елдан алып Дәүләкән колхоз-совхоз театры белән, аннары Авыргазы татар колхоз-совхоз театры белән җитәкчелек итә. 1956 елда Башкортстан хөкүмәте карары белән бу театр Салават каласына күчерелә, һәм башкорт исемен ала.

1973 елда Гөлшат Ибраһим кызы Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Шул вакыттан алып ул Салават дәүләт башкорт драма театры труппасында эшли.

Зыязитдинова Гөлшат Ибраһим кызы киң диапазонлы артист. Күренекле татар драматурглары Таҗи Гыйззәт (Кыю кызлар»), Рабит Батулла ( «Кичер мине, әнкәй!»), Туфан Миңнуллин («Әлдермештән Әлмәндәр») һ.б. лар әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара.

2023 елның 22 июлендә Салават шәһәрендә 76нчы яшендә вафат. [3]

Спектакльләрдәге рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кыз — «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт, 1974 ел).
  • Ана — «Канлы туй» (Г. Лорка, 1983 ел).
  • Нина — «Бусага» (А. Дударев).
  • Дилфүзә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р. Батулла).
  • Фәрихә — «Минем яшлегем тирәкләре» (К.Акбашев).
  • Лалә Моисеева — «Күңел хакына» (Р.Байбулатов).
  • Зәлифә — «Әсәләр көтәләр улларын» (А. Мирзаһитов).
  • Суфия — «Кояш булып калыгыз!» (А. Папазян, 1989 ел).
  • Хәнә — «Бабайларны урлау» (Ф.Буләков, 1993 ел).
  • Тикшерүче — «Таштугай» (Ф.Буләков, 1993 ел).
  • Сәрби — «Башмагым» (Х. Ибрашимов, 1995 ел).
  • Галя — «Чио-Чио-Сан» (Г. Башкуев, 1998 ел).
  • Зәкия — «Яран саубуллашу чәчкәсе» (Ф.Бүләков, 1998 ел).
  • Екатерина II — «Салават» (М. Кәрим, 1999 ел).
  • Галиябану — «Галиябану» (М. Фәйзи, 2000 ел).
  • Чегән катыны — «Үтте минем ак җәем» (Л.Танкова,2001 ел).
  • Түти — «Исеме хатын-кыз» (З.Азнабаева, 2002 ел)
  • Гөлйөзем — «Аккошым минем» (А.Яхина, 2003 ел).
  • Карт Зәйтүнгөл — «Зәйтүнгөл» (Н. Асанбаев, 2005 ел).
  • Тәңкәбикә — «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим, 2006 ел).
  • Хәлимә — «Бу шулай булды» (К.Миңнуллин, 2006 ел).
  • Хәдичә — «Шайтан-квартирантлар» (Р.Кинҗәбаев, 2007 ел).
  • Шаблова — «Соңлап килгән сөю» (Н. Островский, 2007 ел).
  • Шәмсенур — «Ул кайтты» (А.Атнабаев, 2009 ел).
  • Зарифа — «Бес в ребро» (М.Багаев, 2010 ел)
  • Сания — «Үч алу» (А.Попов, 2011 ел).
  • Мәстүрә — «Авылга кыз килде» (Н.Гаитбаев, 2013 ел).
  • Өммия — «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин, 2014 ел).
  • Мәдинә — «Авыл Донжуаннар» (Б.Апаев, 2014 ел).
  • Казнагөл — «Сипкелле кыз» (К.Акбашев, 2015 ел).
  • Хатын — «Якташлар» (М.Кәрим, 2016 ел)

Кинофильмнарда рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Күрше кыз Сания — «Ай кызы — 2»(реж.: А.Нурмөхәмәтов, 2002 ел)
  • Галиябану — «Галиябану. Күңел турында риваять» (реж.: Р.Хәкимов, 2013 ел[4]

Театрда һәм кинода эшләгән еллары дәвамында[5] Гөлшат Ибраһим кызы барча 100-дән артык роль башкарды.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда «Урал Лото» джек-пот лотореясын 10 миллионнан артык сум акча ота!!!

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Салават театры актеры БР халык артисты Рим Зыязитдинов (1953―2018),[7] балалары: Язгөл, Илнур.[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]