Дәлир Күзәев
Дәлир Күзәев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | тат. Дәлир Әдһәм улы Күзәев тат. Dälir Ädhäm uğlı Xucayıf тат. Дәлир Әдһәм улы Хуҗаев |
Туган | 15 гыйнвар 1993[1] (28 яшь) Чаллы, Татарстан, Россия |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | аяктубычы |
Спорт такымы әгъзасы | Ахмат, Карелия[d], Нефтехимик, Зенит һәм Русия милли аяк тубы җыелмасы |
Дәлир Күзәев (Дәлир Әдһәм улы Күзәев, рус. Далер Адьямович Кузяев, 15 гыйнвар 1993[1] (28 яшь), Чаллы, Татарстан, Россия — , ) — Россия футболчысы (ярымсакчы), Россия милли футбол җыелма командасы әгъзасы.
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чаллыда туган. Милләте буенча татар.[2] Футболчылар династиясен дәвам итүче. Бабасы - Кәбир Яхья улы Кузяев (1937-?), Дүшәнбе командасы өчен уйнаган һәм тренеры булган; бабасының энесе Мөкатдәс Яхья улы (рус. Макадест, 1937) Ленинград «Динамо»сы өчен уйный; атасы Әдһәм Кузяев (рус. Адьям, 1965), хәзер тренер; шулай ук абыйсы Руслан (1987) — һөнәри футболчылар.
Футбол белән Ырынбурда шөгыльләнә башлый. Петербург футбол мәктәпләрендә осталыгын үстерә. Бер ел беренче лигада Нефтехимик (Түбән Кама) өчен уңышлы чыгыш ясый. 2014 елда Россия Премьер-лигасында уйнаган «Әхмәт» такымына чакырыла. 2017 елдан Россиянең иң бай командасы «Зенит»та уйный.
Шул ук елда Россия җыелма командасына чакырыла башлый. 2018 ел Дөнья футбол чемпионатында Россия уйнаган барлык 5 уенда катнаша.
Югары белеме бар. Петербург дәүләт икътисад университетын тәмамлый, 2017 елда аспирантурага керә.