Евгений Примаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Примаков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Евгений Примаков
RIAN archive 38725 Director of the USSR Central Intelligence Service Yevgeny Primakov.jpg
Туган телдә исем Евгений Максим улы Примаков
Туган 29 октябрь 1929(1929-10-29)
Киев, ССРБ
Үлгән 26 июнь 2015(2015-06-26) (85 яшь)
Мәскәү, Русия
Күмү урыны Новодевичи зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты[d]
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы
Эш бирүче РФА шәркыятьчелек институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Отечество — Вся Россия[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Commons-logo.svg Евгений Примаков Викиҗыентыкта

Евгений Максим улы Примаковсовет һәм Русия икътисадчысы, көнчыгыш халыклар белгече, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы (1969), профессор (1972), тулы вәкаләтле илче (1996).

ССРБ Югары Шурасы рәисе (1989-1990), ССРБ күзләү Үзәк хезмәтенең җитәкчесе (1991), Русиянең тышкы күзләү хезмәте башлыгы (1991-1996), Русиянең чит ил эшләре министры (1996-1998), Русиянең хөкүмәте рәисе (1998—1999), Сәүдә - сәнәгать пулаты президенты (2001—2011).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1929 елда Киевта туган. 1980 елларда Русия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтын, шулай ук Икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтын җитәкләде, совет җитәкчеләренең тышкы сәясәттәге төп киңәшчесе булды. 1991 елгы август фетнәсе вакытында Михаил Горбачевны яклап чыкты һәм сентябрьдән Советлар Берлеге, соңрак исә Русиянең тышкы күзләү хезмәте башлыгы итеп билгеләнде.

1996-1998 елларда Тышкы эшләр министры булганда Балкан низагы вакытында сербларны яклап, көнбатышка каршы позиция алып Русиядә үзенә популярлык казанды.

1998 елның 18 августында Сергей Кириенко хөкүмәте дефолт турында игълан итә, сум 400% ка төшә, күп кенә ширкәтләр бөлгенлеккә төшә, кешеләр банклардагы кертемнәр югалталар, көчле икътисади һәм сәяси кризис башлана. Нәтиҗәдә 1998 елның сентябрендә Сергей Кириенко хөкүмәте җимерелеп эчке сәяси кризис тугач, Примаков Русия премьер-министры итеп билгеләнде.

1999 елның мартында БМО карары һәм рөхсәте булмаганда, НАТО көчләре Югославиядә хәрби чара башлагач, Белградны бомбага тоткач, 2000 чамалап кешен үтергәч, Примаковның АКШка барган җиреннән протест йөзеннән Атлантик океан өстендә очкычын борып кире кайтуы билгеле.

1999 елның маеннан премьер-министры урыныннан алынды, соңыннан президент Ельцинга каршы көчләргә кушылды. Халыкны сораштыру буенча халык 81% отставкага тискәре мөнәсәбәтне күрсәтте.

2000-2001 елда Дәүләт Думасында "Ватан - Бөтен Рәсәй" фиркасе фракциясе рәисе булып эшли.

2015 елда Мәскәүдә 85 яшендә вафат булды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]