Югославияне бомбага тоту (1999)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югославияне бомбага тоту (1999) latin yazuında])
Югославияне бомбага тоту
Төп низаг: Косово сугышы
Дата

1999 елның 24 марты-10 июне

Урын

Югославия

Нәтиҗә

НАТО һөҗүме нәтиҗәсендә Косово һәм Метохия басып алына һәм Югославиядән аерыла

Көндәшләр
Сәргаскәрләр
  • Уэсли Кларк
  • Хавьер Соланас
Слободан Милошевич
  • Драголюб Ойданич
Яклар көчләре
344—1031 очкыч,

3 авиа ташучы, 21 керәйсер һәм фрегат, 3 су өсте көймә

билгесез
Югалтулар
Нато - 2 хәрби
  • 241 хәрби, 22 полицияле, 1700 хәрби булмаган ватандаш һәлак булган

НАТО көчләре тарафыннан Югославияне бомбага тоту (инглизчә Operation Allied Force, Берек көче) - Югославия Берлеге Җөмһүриятенә каршы НАТО хәрби операциясе, 1999 елның 24 мартыннан бирле 10 июненә кадәр Косово сугышы кысаларында уза.

Нато бетергән Сербия радио һәм телевидениесе бинасы

НАТОның һөҗүме һәм интервенциясе төп сәбәбе - төбәктәге этник чистартулар вакыйгалары булып санала. Югославия буенча халыкара трибунал соңрак Югославия иминлек хезмәтләренең җинаятьләрдәге җаваплыгын дәлилләгән.

НАТО операциясе алдыннан Косово сугышындагы корбаннар саны - 1000 үтергән дип бәяләнгән, качаклар саны - 400 мең.

1999 елның мартыннан алып июньгә кадәр Косово сугышындагы корбаннар саны - 10 мең кеше дип бәя бирелә, күпчелек - Косово албаннары.

1999 елның мартыннан алып июньгә кадәр НАТО көчләре тарафыннан Югославияне бомбага тоту нәтиҗәсендәге һәлак булган ватандашлар саны - 1700 артык кеше, шул исәптән 400 артык бала, 10 мең каты яраланган, хәбәрсез югалганнар саны - 821 кеше, күпчелек - серблар.

Кайбер чыганак буенча НАТО үз коралында радиактив уран кулланган.

Нато радиактив уран белән корал кулланган Косоводагы урыннар.

Операция нәтиҗәсендә НАТО көчләре Югославиянең бер төбәге Косовоны басып ала, һәм җирле хакимият Косово албаннарына тапшыра.

Косово албаннары хакимияткә килгәч, үз чиратында серблар һәм чегәннәргә каршы Косово һәм Метохиядә этник чистартуларны үткәрде.

НАТО операциясе БМО рөхсәте югында "һуманитар интерверция" булып аклана иде, ләкин нәтиҗәдә күп корбаннарга китерә һәм суверен дәүләтнең бер төбәген басып алу - тәүочрак итеп ясады.

Еш кына БМО мандаты югындагы НАТО һөҗүме - канунсыз хәрби агрессия булып санала[1][2].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.uni-kassel.de/fb05/
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2015-06-26