Еланлы Кеше йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Еланлы Кеше
Еланлы Кеше

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Ophiuchus
(иял. к.: Ophiuchi)
Кыскартма Oph
Нигез Еланлы Кеше
Туры калкулык 15сәг 55мин тан
18сәг 39мин кача
Авышлык −30° тан
+14° 20′ кача
Мәйдан 948 кв. градус
(11 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +60° тан −75° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — июнь.

Еланлы Кеше йолдызлыгы (лат. Ophiuchus) — бигрәк зур, әмма тәэсирсез экватордагы йолдызлык. Геркулестан көньякта урнашкан.

Еланлы Кеше зодиак йолдызлыгы булмаса да, Кояш анда 30 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары июнь аенда була. Русиядә тулысынча көньяк һәм урта киңлекләрендә күренә.

Йолдызлар[үзгәртү]

Еланлы Кеше βКәлбелрагый (гарәп. كلب الراعيкәлб әр-ра‘и — «көтүче эте»[1]; инг. Cebalrai), +2,76m йолдызча зурлыктагы йолдыз якынча 82 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Тарих[үзгәртү]

Әл-Суфинең Кузгалмас йолдызлар китабыннан Еланлы Кешенең сурәте. XVIII гасыр кулъязмасы (1417 елда Олугбәк өчен әзерләнгән нөсхәсеннән күчермәсе)

Еланлы Кеше — борынгы йолдызлык. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Борынгы греклар карашлары буенча бу йолдызлык Аполлон һәм нимфа Корониданың улы Асклепийның катастеризмы.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Кәлб — эт; рагый — көтүче, хайван багучы, чабан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл/Кучкар () | Сәвер/Үгезбозау () | Җәүза/Игезәкләр () | Саратан/Кысла () | Әсәт/Арыслан () | Сөмбелә/Кыз () | Мизан/Үлчәү () | Гакрәп/Чаян () | Кавәс/Укчы () | Җәди/Кәҗәмөгез () | Дәлү/Сукояр () | Хут/Балыклар ()
Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара