Кучкар йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кучкар йолдызлыгы latin yazuında])
(Хәмәл йолдызлыгы битеннән юнәлтелде)
Хәмәл
Хәмәл
Хәмәл

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Aries
(иял. к.: Arietis)
Кыскартма Ari
Нигез сарык
Туры калкулык 1сәг 40мин тан
3сәг 22мин кача
Авышлык +9° 55′ тан
+30° 40′ кача
Мәйдан 441 кв. градус
(39 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −59° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь.

Хәмәл йолдызлыгы (гарәп. الحملәл-хәмәл — «бәрән»[1]; шулай ук Кучкар йолдызлыгы; лат. Aries) — күп кешеләргә мәгълүм зодиак йолдызлыгы. Аның эченә 2 нче дәрәҗә зурлыктагыннан яктырак йолдызлар керми.

Гадәттә, Кояш 19 апрельдән 13 майга кадәр Хәмәл йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары көзен. Россиянең бөтен территориясендә күренә.

Йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолдызлыкның өч төп йолдызыα, β һәм γ Өчпочмак йолдызлыгыннан төньякта урнашалар.

Хәмәл αХәмәл (гарәп. راس الحمل‎ — «бәрәннең башы»), йолдызлыкның +2,0m йолдызча зурлыктагы иң якты йолдыз.

Хәмәл βШәрәтан (гарәп. الشرطان‎ — «ике ишарә» — элек Хәмәл γ йолдызы белән язгы көн белән төн тигезлеге билгеләде; кучкарның икенче (төньяк) мөгезе), +2,66m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз, Җирдән 59,6 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Хәмәл γМезартим (элек язгы көн белән төн тигезлеге ноктасына иң якын булган йолдыз булуы сәбәпле «Хәмәлнең беренче йолдызы» дип атады), +4,7m йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз, Җирдән 204 яктылык елы ераклыкта урнаша. Йолдыз системасы әгъзалары — Хәмәл γ² һәм Хәмәл γ¹ — +4,75m һәм +4,83m йолдызча зурлыктагы ак йолдызлар, аларның әйләнеп чыгу периоды 5000 елдан артык, бу ике йолдыз тирәсендә исә системаның өченче әгъзасы +9,6m йолдызча зурлыктагы Хәмәл γ C йолдызы әйләнә. Йолдызның икеле булуыны 1664 елда Роберт Гук телескоп аша күреп ачты.

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы греклар карашлары буенча Хәмәл йолдызлыгы — алтын йонлы очучы кучкар Крий катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Κριός сүзене гарәп теленә «хәмәл» сүзе белән тәрҗемә иткән[2]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулланды[3]. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кучкар йолдызлыгы исеме да куллана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәмәл — сарык бәрәне; зодиак тамгалары буенча 22 нче марттан 22 нче апрельгә кадәр була торган вакыт арасы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 680.
  2. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 181.
  3. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. 2013 елның 31 май көнендә архивланган.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара