Иван Харитонов (1859)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Харитонов (1859) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иван Харитонов
Туган телдә исем Иван Николай улы Харитонов
Туган 20 июль 1859(1859-07-20)
Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе, Казан губернасы, Казан
Үлгән 27 август 1927(1927-08-27) (68 яшь)
ССРБ, Татарстан АССР, Казан
Милләт рус
Һөнәре нәшир

Иван Харитонов, Иван Николай улы Харитонов (рус. Харитонов Иван Николаевич, 1859 елның 20 июле, Казан1927 елның 27 августы, шунда ук) — матбагачы, нәшир, Харитонов матбагасы басмаханәсенең оештыручысы һәм хуҗасы. Татар китапларын нәшер итүгә, татар (гарәп) шрифтларын камилләштерүгә зур өлеш кертә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Харитонов матбагасы. Хәзерге күренеш

1859 елның 20 июлендә Казанда туган. Казан университеты басмаханәсендә балачактан (1869-1881) хәреф җыючы һөнәренә (Ибраһим Кәвәлиевтан) өйрәнә, чит телләр үзләштерә, татар телен камил белә. 1881-1888 елларда Казан губерна идарәсе басмаханәсендә өлкән хәреф җыючы булып эшли, Г.М. Вечеславның шәхси басмаханәсе идарәчесе була. Әлеге басмаханәдә 1882-1894 елларда 1 500 000 тираж белән 225 татар китабы дөнья күрә, гарәп, фарсы, азәри телләрендә китаплар басыла. Г.М. Вечеслав акчасына Берлин, Вена, Дрезден, Лейпцигка барып, Аурупа басмаханәләрендә, шулай ук Мәскәү, Петербургта булып, тәҗрибә туплый. 1896 елның 13 февралендә Воскресенская (Ленин, хәзерге Кремль) урамындагы Александр (Александрова) пасссажы бинасында үзенең басмаханәсен (лито-типография) ача. Аны заманның алдынгы техникасы белән җиһазлый, табыш китерә торган итә. Харитонов матбагасында 1902-1916 елларда 3 300 126 тираж белән 666 татар китабы дөнья күрә[1].

1916 елда «Харитонов матбагасы»н «Өмет» басмаханәсе хуҗасы В. Әхмәтовка сатып, эшмәкәрлекне ташлый.

1920 елда НЭП вакытында басмаханә ачарга талпынып карый, ләкин дәүләт басмаханәләренә көндәшлектән курыккан Совет хакимияте аңа яңадан басмаханә ачарга рөхсәт итми. Аннан соңгы язмышы ачыкланмаган.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укуы өзек аның, — балачарак баланың
«Бу ә-лиф-ба — бүләге Харитонов бабаның»

  • 1913 елда И.Н. Харитонов матбагасында чыккан Коръәндә техник хаталар китә: кайбер юллар ике тапкыр кабатлана, ә кайбер юллар бөтенләй төшеп кала. Татар матбугаты (беренче булып Фатих Әмирхан) Харитоновны гаепләп чыга[2][3].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  4. Купечество Казани. Дела и люди. Казань, 1998.
  5. Татар китабы. Татарская книга (төзүчеләр Рәүф Мәрдәнов, Ирек Һадиев). К.: ТКН, 2013.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]