Идел-Урал (журнал, Истанбул)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел-Урал (журнал, Истанбул) latin yazuında])
Идел-Урал
İdil-Ural
Tөр

әдәби-мәдәни мәҗмуга


Гамәлгә куючы

Идел-Урал милли мәркәзе (төр. İdil-Ural Millî Merkezi )

Нәшер итүче

Мәҗит Сакмар (Mecit Sakmar)

Нигезләнде

1955

Тел

төрек, инглиз

Публикацияләр туктату

1955

Төп офис

Төркия Төркия, Истанбул

Берлинда чыккан «Идел-Урал» газетасы белән бутамагыз

Тышкы рәсемнәр
Журнал тышлыгы фотосурәтләре. 86нчы бит.

«Идел-Урал» (төр. İdil-Ural) ― 1955 елда Истанбулда (Төркия) төрек һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән журнал. Оештыручы һәм баш мөхәррире ― татар мөһаҗире Мәҗит Сакмар (Mecit Sakmar, 1988―1978). Идел-Урал төбәге халыклары мәдәнияте буенча басма буларак күзалланган журналның ике саны гына чыгарга өлгергән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Идел-Урал» журналы 1955 елның май аенда Истанбулның Османбәй матбагасында төрек һәм инглиз телләрендә бер мәдәни җыентык ― айлык «культур мәҗмугасы» рәвешендә чыга башлаган. Оештыручы һәм баш мөхәррире ― 1954 елдан алып үзенең вафатына кадәр (1978) Гаяз Исхакыйдан (1878―1954) мирас булып калган «Идел-Урал милли мәркәзен» (İdil-Ural Millî Merkezi) җитәкләгән татар мөһаҗире, Төркия армиясенең отставкадагы полковнигы Мәҗит Сакмар (Mecit Sakmar, 1988―1978). Журналның 1нче саны 1955 елның 19 маенда (Ататөрекне искә алу, яшьләр һәм спорт көнендә) басылган.[1]

Кушымта

Беренче санга кушымта итеп, Истанбулның Османбәй матбагасында 49 битлек «Милли мөҗаһит вә милли әдип Гаяз Исхакый» (Milli Mücahit ve Milli Edip Ayaz İshaki) исемле җыентык (китапчык) бастырылган.[2] Анда төрле елларда Гаяз Исхакый белән очрашулары турында Мәҗит Сакмар, генерал Мирхуҗа Хәсән Әрәли (1896–1958), Имам Шамилнең (1797—1871) оныгы Мөхәммәд Сәид Шамил[d] (1901–1981), азәрбайҗанлы Мәхмәт Әмин Рәсүлзадә[d] (1884–1955), Нью-Йорктан Хәмит Рәшит, ингуш Вассан-Гәрәй Җәбәгыев (1882―1961), Казанда туган мөһаҗир Һидәят Яшин (1894―1978), Алабуга өязендә туган мөһаҗир Мостафа Вәли Айтуган (1907―1965) истәлекләре урын алган.[1]

Беренче сан

Беренче санның тышлыгында Ататөрек һәйкәленең рәсеме урнаштырылган һәм «Ататөрек бары тик Анадолу төрекләренең түгел, бөтен төркиләрнең Атасы» дип язылган. «Ни өчен чыга?» дип исемләнгән кереш мәкаләдә журналның оешуы һәм алга куйган максатлары хакында: дөньяда барган тарихи вакыйгалар эчендә Идел-Урал мәдәниятенең юкка чыгуына юл куймау, төрки халыкларның уртак мирасын, тарихын саклап калырга омтылу, И. Гаспралының «Телдә, фикердә, эштә берлек» шигаренә таянып эш итү, мөһаҗирлектә яшәгән милләттәшләргә бу байлыкны таныту, аларга мәдәни һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтү, чит илләргә таралган зыялыларыбыз белән элемтә урнаштыру турында сүз бара. «Идел-Урал» дип исемләнгән икенче мәкалә (авторы М. С.) Идел, Җаек, Агыйдел елгалары турында гомуми белешмә бирә, татарча бер җырдан үрнәк тә китерә. Аннан соң шул ук «М. С.» имзасы белән «Казанның соңгы мәликәсе – сөелгән Сөемхан Бикә» исемле ике битлек шигырь урнаштырылган. Генерал Пәртәв Дәмирхан (1878―1964) беренче санда урын алган язмасында Япония белән төрки халыклар арасындагы тугандашлык җепләре, ислам дине һәм япон мәдәнияте арасындагы багланышлар хакында сүз башлый, «язма киләсе санда дәвам итәчәк», дип вәгъдә ителә. Япония темасын дәвам иттереп, М. Сакмар үзе дә «Япониядәге идел-ураллылар: дин һәм миллият» дигән темага материаллар китерә. Ике санда чыккан «Совет Армиясендә сержантлар тәрбияләү мәсьәләсе» дип аталган мәкалә (авторы «Мөлтәче») яңа гына Совет Армиясенә алынган егетләрнең, нигездә, авыл балалары булуын, аларга эш хакын түләүдәге тигезсезлекне күрсәтә. Журналда Азәрбайҗан милли бәйсезлек хәрәкәтенең идеологы һәм лидеры Мәхмәт Әмин Рәсүлзадәнең[d] (1884–1955) вафат булуы хәбәр ителә (авторы азәрбайҗан публицисты һәм язучысы Мирзабала Мәмәтзадә[d] (1898–1959). «Финляндиядәге Идел-Урал төркиләре» исемле язмада яңа чыккан басмаларга күзәтү ясала. «Идел-Урал өлкәсенең җир асты байлыклары» исемле мәкаләдә Татарстандагы нефть ятмалары хакында мәгълүмат бирелә. Беренче санда чыккан сигез төрекчә язманың дүртесе инглиз теленә тәрҗемә ителгән.[1]

Икенче сан

«Табына идем» (өзек)

Булган, диләр, татар гаскәренең
Тугай аты җирне таптаган,
Алтын Урда Урал тауларыннан
Карпатларга кадәр атлаган.
Ул дәвернең кешеләре, имеш,
Нык булганнар тимер-корычтан.
Урыс түгел, дөнья калтыраган
Кама бүрек, кыңгыр кылычтан.
Ул кавемнең дәһшәт чәчеп торган
Башкаласын Сарай дигәннәр,
Күп патшалар Татар ханнарына
Тез чүккәннәр, башын игәннәр...
Изге милләт, ике юл бар, сайла:
Я мәңгегә бетеп калырга,
Я яңадан кулыңа булат тотып,
Ирекне урыстан тартып алырга!
Әхмәт Сима [3]

Икенче санның тышлыгында Осман Нури-пашаның[d] (1832–1900) портреты куелган. Беренче санда чыга башлаган П. Демирхан, М. Бала, «Мөлтәче» язмаларының дәвамы бирелгән. Башка чыганаклардан (нигездә, инглиз телендә) алынып, тәрҗемә итеп бирелгән язмалар шактый: «Алтайлы кавемнәрнең язмышы», «Икенче Плевна сугышы», «Финляндия төркиләре», «Төрки казакълар хөрриятне ничек сайлады?», «Меото хәзәрләре». Бу санда «Идел-ураллы шәһит ителгән яшь шагыйрь Әхмәт Сима» исемле хәбәр (авторы М. С.), Әхмәт Симаның «Табынырдым» (Табына идем) исемле татарча шигыре бирелгән. Искенче санда чыккан язмаларның икесе (төрек теленнән) инглиз теленә тәрҗемә ителгән.[1]

Өченче санга «дәвамы бар» дип искәртелгән язмалар булса да, журналның өченче саны чыкмаган.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • İdil-Ural Kültür Mecmuası. İstanbul. № 1. 19 Mayıs 1955; № 2. 19 Haziran 1955.
  • İdil-Ural Millî Merkezi Başkanı Mecit Sakmar Vefat Etti // Emel. 1978. № 107. S. 16.
  • Ono, Ryosuke. Muhaceretteki Bir Özbek Türkü’nün Mektuplarına Göre Türk Dünyası – Abdulvahap Oktay ve Mektupları//Ankara Üniversitesi Dil ve TarihCografya Fakultesi Dergisi, 2013, № 2 (53). S. 563–584.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]