Иена

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иена
1 иена (1916 ел) 1 иена (1871 ел, алтын)
1 иена (1916 ел) 1 иена (1871 ел, алтын)
ISO 4217 коды JPY
Дәүләт Япония байрагы Япония
Тамгасы ¥
Тәңкәләр 1, 5, 10, 50, 100, 500 иена
Банкноталар 1000, 2000, 5000, 10 000 иена
Япония банкы Япония банкы
Вебсайт www.boj.or.jp
Акчаларны бастыру Милли бастыру бюросы
Вебсайт www.npb.go.jp
Акча сугу йорты Япония акча сугу йорты
Вебсайт www.mint.go.jp
Алмаштыру кыйммәте
( 19 сентябрь 2017) көненә карата
1 RUB = 1,919 JPY
1 USD = 111,5 JPY
1 EUR = 133,5 JPY
1 GBP = 150,5 JPY
Иена Викиҗыентыкта

Ие́на (яп. 円 эн) – Япониянең акча берәмлеге, дөньяның төп резерв валюталарның берсе. 100 сенгә бүленә (хисап акча берәмлеге, 1954 елда әйләнештән алынган). Халыкара коды: JPY. Иенаның сурәте ¥ билгесе булып тора. Көмеш һәм алтын тәңкәләр хәлендә 1869—1871 елларында басыла башлый.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аждаһа сурәтле япон иенасы (1901 ел, көмеш)
1941 елгы сен
1873 елгы рин

Акча берәмлеге, "円" иероглифы белән языла, Кытайда барлыкка килә һәм кытайча «юань» дип атала. Цин Кытай империясендә көмеш, акча берәмлекләренең берсе булган, слитоклар формасында әйләнештә йөргән. Әмма XVIII гасырда кытайларга испан һәм мексиканың көмеш тәңкәләрен кайтара башлаганнар, алар «көмеш» (кыт. 银 円 ) яки «көнбатыш юане» (кыт. 洋 円) исемен алганнар. Нәтиҗәдә Гонконгта британнар җирле көмеш «гонконг долларлары» атамалы тәңкәләр чыгарылышын җайга салганнар, кытайча исә аларны гонконг юаньнары (кыт. 香港 壱 圆) диеп йөрткәннәр. Бу акча берәмлеге Япониягә керә башлаган, анда "юань" инде япон телендә буларак, "эн" итеп яңгыраган. 1830 елда японнар үзләренең көмеш тәңкәләр җитештерүен башлап җибәргәннәр, металл эчтәлеге һәм авырлыгы буенча гонконгныкына охшаш була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иенага кадәр Япониядә бердәм япон валюта буларак Токугава акча системасы гамәлдә булган. Беренче тапкыр 1869 елда сугылган, Мэйдзи яңадан торгызылганнан соң, иена төп берәмлек итеп рәсми төстә 1871 елнын акча реформасы нәтиҗәсендә кабул ителә. Шул ук елда хөкүмәт, XVI гасыр азагыннан феодаллар чыгарган кабилә кәгазь акча билгеләре алмашудан баш тарта. Финанс министрлыгының 1868 елгы тикшерү мәгълүматлары буенча, Токугава чорында (1603—1867) гомумән алганда 244 кабилә, 14 магистрат, 9 сёгунат хезмәтчесе чыгарган 1694 атама кабилә акчасы әйләнештә йөргән. 1879 елга кабилә акча билгеләрен иена нигезендә булган акча билгеләренә алыштыру төгәлләнде.

Шулай ук сафка вакланмалы берәмлекләр кертелде: сен (яп. 銭) = иенаның 1⁄100 , рин (яп. 厘) = иенаның 1⁄1000. Сен һәм рин 1954 елда әйләнештән алынды, әмма "сен" төшенчәсе бүгенге көнгә кадәр финанс дөньясында кулланыла.

1872 елда Мэйдзи хөкүмәте милли банклар турында закон кабул итте һәм хосусый банкларга (милли статусына ия булган) конверсия ясалырлык банкноталар чыгарырга мөмкинлек бирде. Әмма законны яңадан караганнан соң 1876 елда бу банкноталар конверсия ясамаслык булды.

Март аенда 1927 елда илдә финанс кризисы пәйдә булды. Бу омтылышта кертем кертүчеләрнең куркуын киметер өчен Япония банкы күп банкнот чыгарды. Әмма кертем кертүчеләр үз акчаларын алыр өчен банкларга омтылдылар, бу исә банкнот дефицитына китерде. Моңа җавап итеп, Япония банкы тиз генә 200 иен банкнотын бастырды һәм әйләнешкә кертте, аларның арткы ягы буш иде.

Үзенең яңа исемен — "иена" — япон валютасы "эн" формасыннан алган (японча аңлаешы: "түгәрәк"), чөнки элекке тәңкәләр овал, турыпочмаклы хәтта аңлаешсыз алтын яки көмеш слитоклар формасында булган. Иенаның, шулай ук, борынгы, "ихтирамлы" иероглиф сурәте бар — 圓.

1897 елның октябрь аенда иенаның алтын эчтәлеге 0,750 г саф алтын диеп билгеләнде. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында банкноталарны алтынга алмаштыру туктатылды. Соңыннан Япония икътисади хәлгә карап, алтын стандартны берничә тапкыр гамәлдән чыгару һәм яңадан кертү очракларын кулланды, ә 1933 елның ахырында алтын стандарт рәсми төстә гамәлдән чыгарылды. 1933—1939 елларда Япония стерлинг блогына керә иде, 1 иена 14 британ пенсына тиң иде.

1932 елда валюта тикшеруе кертелде; ул финанс министрлыгы һәм үзәк банкы белән тормышка ашырыла. Эмиссия институты — 1882 елда Япония Банкына нигезләнгән, аның капиталы дәүләт карамагында.

1939 елның октябрь аенда иена стерлинг блогыннан чыкты, 4,2675 иена өчен АКШ доллары курсы билгеләнгән иде, бу иенаның алтын эчтәлегендә 0,20813 г. алтынга тиң. Икенче бөтендөнья сугышы елларында иена блокның төп валютасы иде, бу блокка керүчеләр:

  • иен блогының илләре һәм мәйданнары – Япония составына кергән Корея һәм Тайвань, анда япон иенасы белән параллель рәвештә тигез булган корея иенасы һәм тайвань иенасы йөргән; Маньчжоу-го, аның валютасы (Маньчжоу-го юане) 1935 елдан япон иенасына 1:1 итеп бәйләнәгән; басып алынган Төньяк Кытай; Таиланд, 1942—1946 елларда тай баты иенага тиңләштерелгән иде;
  • япон иенасына тиңләштерелгән, ләкин аңарга алмаштырылмый торган хәрби иена блогы мәйданнары;
  • формаль яктан автономия валютасы булган мәйданнары (Француз ИндокитаеМакао), чынлыкта хөкүмәт һәм Япония Банкы контроль астында булган.

1945—1948 елларында, Япония басып алган вакытта, әйләнештә параллель рәвештә япон иенасы белән бергә оккупацион иенасы йөргән. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм тәмамланганнан соң иенаның кыйммәтсезләнүе бик тиз барды. 1945 елның августында курс АКШ доллары өчен 15 иена билгеләнде, 1947 12 мартта — 50 иен, 5 июлдә 1948—250 иена. Сәүдә операцияләренең финанс исәпләрендә күп курслар кулланылды (доллар өчен 900 иенага кадәр).

Окинавада 1948 елда япон иенасы әйләнештән алынды һәм оккупацион иенасына алыштырылды, ә 1958 елда — АКШ долларына. Яңадан Окинавада иена әйләнешкә 1972 елда кертелде.

1949 елның 25 апрельда паритет курсы кертелгән иде: 360 иен = АКШ долларына. Бу курс нигезендә 11 майның 1953 елда Халыкара валюта фонды аның 2,46853 миллиграмм алтын паритетын раслады, шуннан иена халыкара валюта буларак танылган диеп билгеләнде. 1949 елдан 1971 елга кадәр иенаның курсы долларга бәйле була. 1971 елның 20 декабрьдә доллар девальвациясе сәбәпле СДР өчен 334,4 иена курсы билгеләнде һәм доллар өчен 308 иена, шулай ук читкә тайпылу курсының чиге 2,25 % кадәр киңәйтелде. 1973 елның 14 февраленнән доллар яңа девальвацияләү сәбәпле иркен йөри торган иена курсы кертелде һәм үзгәртү чикләре хакында кире кагылды. Эзлекле ревальвацияләр барышында иенаның "авырлыгы" АКШ долларына һәм башка төп чит ил валюталарына карата сизелерлек арткан. Соңгы елларда иенаның курсы АКШ долларына карата якынча доллар өчен 100 иена дәрәҗәсендә урнашкан.

Тик Япония банкы кәгазь акчалар һәм тәңкә бастыру хокукына ия. Кәгазь акчалар 1000 нән 10 000 иенага кадәр кыйммәтлегендә чыгарылалар. Һәр банкнотаның алдагы ягында Япониянең әһәмиятле шәхесе сүрәтләнгән. Мәсәлән, бактериолог Ногути Хидэе 1000 иена банкнотасында сурәтләнгән; язучы Мурасаки Сикибу, "Гэндзи моногатари" авторы 2000 иена банкнотасында сурәтләнгән, язучы һәм мәгърифәтче Фукудзава Юкити 10 000 иена банкнотасында сурәтләнгән. Тәңкәләр 1 дән алып 500 иенага кадәр җитештереләләр.

2000 елда Окинавада 8-нче Икътисади Саммиты һәм яңа меңьеллык уңаеннан әйләнешкә Е сериясе кертелде. Әлеге сериядә банкноталар бары тик 2000 иена номиналында бастырылды (Япония акча әйләнешенең тарихында беренче тапкыр). Әлеге банкноталарда беренче тапкыр саклагыч билгесе буларак Еврион йолдызлыгы кулланылган. 2000 иена номиналына өстәмә рәвештә, 2004 елда яңа төрдәге 10 000, 5000 һәм 1000 иена кыйммәтлегендә кәгазь акчалар әйләнешкә кертелде (F сериясе), алар шундый ук D сериясенең кәгазь акчаларын алыштырдылар. Е сериясендә сыналып, алар иң заманча технологияләрне кулланып җитештерелде.

Иена, резерв валютасы буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Япон иенасы берничә дистә ел дәвамында икенче мөһим резерв валютасы сыйфатында каралды, хәер соңгы вакытта бу валютаның куллану дәрәҗәсе кимеде.

Халыкара валюталарда сакланган гомуми байлык
1995 1996 1997 1998 1999 2000 2001 2002 2003 2004 2005 2006 2007 2008 2009 2010 2011 2012 2013 2014
USD 59,0 % 62,1 % 65,2 % 69,3 % 70,9 % 70,5 % 70,7 % 66,5 % 65,8 % 65,9 % 66,4 % 65,7 % 64,1 % 64,1 % 62,1 % 61,8 % 62,3 % 61,1 % 61,0 % 63,1 %
EUR 17,9 % 18,8 % 19,8 % 24,2 % 25,3 % 24,9 % 24,3 % 25,2 % 26,3 % 26,4 % 27,6 % 26,0 % 24,7 % 24,3 % 24,4 % 22,1 %
DEM 15,8 % 14,7 % 14,5 % 13,8 %
GBP 2,1 % 2,7 % 2,6 % 2,7 % 2,9 % 2,8 % 2,7 % 2,9 % 2,6 % 3,3 % 3,6 % 4,2 % 4,7 % 4,0 % 4,3 % 3,9 % 3,8 % 4,0 % 4,0 % 3,8 %
JPY 6,8 % 6,7 % 5,8 % 6,2 % 6,4 % 6,3 % 5,2 % 4,5 % 4,1 % 3,9 % 3,7 % 3,2 % 2,9 % 3,1 % 2,9 % 3,7 % 3,6 % 4,1 % 3,8 % 3,9 %
FRF 2,4 % 1,8 % 1,4 % 1,6 %
CHF 0,3 % 0,2 % 0,4 % 0,3 % 0,2 % 0,3 % 0,3 % 0,4 % 0,2 % 0,2 % 0,1 % 0,2 % 0,2 % 0,1 % 0,1 % 0,1 % 0,1 % 0,3 % 0,3 % 0,3 %
Башкалар 13,6 % 11,7 % 10,2 % 6,1 % 1,6 % 1,4 % 1,2 % 1,4 % 1,9 % 1,8 % 1,9 % 1,5 % 1,8 % 2,2 % 3,1 % 4,4 % 5,1 % 6,3 % 6,5 % 6,9 %
Источники: 1995—2009 ХВФ (Халыкара валюта фонды): Currency Composition of Official Foreign Exchange Reserves
Источники: 1999—2005, ЕҮБ (Европа үзәк банкы): The Accumulation of Foreign Reserves
Источники: 

Әйләнештәге тәңкәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әйләнештәге тәңкәләр[1]
Фото Номинал Сыйфатлар Тасвирлама Ясалган
Диаметр Калынлык Масса Состав Гурт Аверс Реверс
1JPY.JPG 1 иена 20 мм 1,2 мм 1 г 100 % Al Шома номинал, яшь агач, ил исеме номинал, ясалу елы 1955
5JPY.JPG 5 иен 22 мм 1,5 мм 3,75 г 60-70 % Cu
30-40 % Zn
Шома номинал, дөге башаклары ил исеме, ясалу елы 1949
10JPY.JPG 10 иена 23,5 мм 1,5 мм 4,5 г 95 % Cu
3-4 % Zn
1-2 % Sn
Кытыршы номинал, Бёдоин, ил исеме номинал, лавр, ясалу елы 1951
Шома 1959
50JPY.JPG 50 иен 21 мм 1,7 мм 4 г Мельхиор
75 % Cu
25 % Ni
Кытыршы номинал, хризантема, ил исеме номинал, ясалу елы 1967
100JPY.JPG 100 иен 22,6 мм 1,7 мм 4,8 г Мельхиор
75 % Cu
25 % Ni
Кытыршы номинал, сакура, ил исеме номинал, ясалу елы 1967
500yen showa57.jpg 500 иен 26,5 мм 2 мм 7,2 г Мельхиор
75 % Cu
25 % Ni
Шома, язулы: ("NIPPON ? 500 ? NIPPON ? 500 ?") номинал, павловния, ил исеме, номинал, бамбук, мандарин, ясалу елы 1982[2]
500JPY.JPG 7 г 72 % Cu
20 % Zn
8 % Ni
Кыек сызыклы номинал, бамбук, мандарин, ясалу елы 2000

«Япониянең 47 префектурасы» истәлекле тәңкәләр программасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Япониянең 47 префектурасы программасының 500 иена истәлек тәңкәсе — сериянең гомуми ал ягы Япониянең 60 еллык автономиясе хөрмәтенә, Япониянең 47 префектурасына багышланган, 2008 елдан бирле Япониядә ике тәңкәләр сериясе чыга. Бөтен тәңкәләрнең ал ягы бертөрле. Һәр тәңкәнең арт ягында үзенчәлекле дизайн. 500 иена номиналлы тәңкәләр Бүгенге вакытка 16 биметалл истәлекле тәңкәләр чыгарылган. Тәңкәләр составы: Бакыр 72 %, Цинк 20 %, Никель 8 %. Диаметр: 26,5 мм. Һәр тәңкәнең тиражы: 1,830,000 алып 2,100,000 кадәр

Банкноталар әйләнеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әйләнештә 2004 ел сериясе 1000, 5000 и 10 000 иен банкноталары йөри. 2000 елдагы 2000 иена банкнотасы әйләнештә очрамый диярлек[3].

Рәсем Номинал Үлчәмнәр Төс Тасвирлама Чыгарылу елы
Аверс Реверс Аверс Реверс
D сериясе (2000)
P103-2000Yen-(2000) front.jpg 2000 Yen Murasaki Shikibu.jpg ¥2000 154 × 76 мм Яшел Наха шәһәрендәге капка «Гэндзи турында хикәя»гә иллюстрация 19 июль 2000
Е сериясе (2004)
1000 yen banknote 2004.jpg 1000 Yen from Back.jpg ¥1000 150 × 76 мм Ачык зәңгәр Ногути Фудзи тавы, Мотосу күле һәм сакураның чәчәк атуы 1 ноябрь 2004
5000 Yenes (2004) (Anverso).jpg 5000 Yenes (2004) (Reverso).jpg ¥5000 156 × 76 мм Шәмәхә Хигути, Итиё «Какицубата-цу» (Огата Коринаның рәсеме)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Coins Presently Minted : Japan Mint
  2. кулланылмый
  3. Valid Bank of Japan notes, сайт Банка Японии (İnglizçä) Калып:Ja icon