Ислам Фәләхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ислам Фәләхов latin yazuında])
Ислам Фәләхов
Туган телдә исем Ислам Радик улы Фәләхов
Туган 1998(1998)
Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре спортчы (көрәш, билбау көрәше)
Ата-ана
  • Радик (әти)
  • Илмира (әни)
Бүләк һәм премияләре Россиянең спорт мастеры Россиянең халыкара класслы спорт мастеры

Ислам Фәләхов, Ислам Радик улы Фәләхов (1998 ел, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга) ― спортчы (көрәш, билбау көрәше), 60―70 килограмм үлчәү категориясендә билбау көрәше буенча күп мәртәбәләр дөнья (2015, 2017, 2019, 2023), Россия Федерациясе (2021), Татарстан (2022, 2024) чемпионы. Россиянең спорт мастеры (2020), Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2020).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Алабугада туган. Әтисе Радик, әнисе Илмира Нурислам кызы (Галиева), ике абыйсы бар. Алабуга шәһәренең 2нче спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. Тренерлары ― Рим Нәфыйк улы Кавиев[1] [2], Александр Николай улы Обоймов[3]. Билбау көрәше спорты белән 1нче сыйныфта укыган вакытыннан шөгыльләнә. Әтисе волейбол уйнаган. Ике абыйсы шулай ук көрәш секциясенә йөргән.

Алабуганың 1нче санлы гимназиясен, Казан химия-технология институтының технология, пластмасса һәм композитларны эшкәртү һәм сертификацияләү факультетын тәмамлаган (2020) [4], хәзер аспирантурада укый [5]. 2019 елда хаҗга барган [6].

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары:

Алабуга турында, кызганычка каршы, мин бик күп яхшы көрәшчеләр үстергән төбәк буларак әйтә алмыйм. Әлмәт, Арча, Балтач, Саба, Теләче бу җәһәттән баерак. Әмма Ислам бу җәһәттән районда вундеркинд диярлек үсә, анда аның күз алдында үрнәк һәм лаеклы конкуренция юк иде. Моннан тыш, миңа аның көрәш стиле бик ошый. Ул келәмгә эшләргә дип чыга. Аның техник алымнары шулкадәр төгәл ки, аларны методик кулланма сыйфатында кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта ул көндәшен хөрмәт итә, бу читтән караганда сизелә. Ислам Фәләхов, шулай ук Теләчедән Динар Кәримуллин, Зәйдән Ринас Кәлимуллин һәм башка республика җыелма командасының иң яхшы вәкилләре көрәшнең горурлыгы булып торалар. [7]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2016 – көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат
  • 2016 – көрәш буенча Д. Галиев турниры (Түбән Кама) – җиңүче
  • 2017 – Яшьләр арасында (18-21 яшь) көрәш буенча Татарстан чемпионы
  • 2017 – вузлар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчесе
  • 2017 – 18-20 яшьлекләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге чемпионы
  • 2015, 2017, 2019 – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы [10] [11]
  • 2018 – III Бөтендөнья күчмәннәр уеннарында(рус.) (Кыргызстан) кыргыз көрәше (кырг. кыргыз курош) буенча турнирда 75 кг авырлыкта 2нче урын [12]
  • 2020 ― Россиянең спорт мастеры
  • 2020 ― Россиянең халыкара класслы спорт мастеры [13]
  • 2023 ― Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Байлар СабасыМиңгәр) ― 70 кг авырлык категориясендә 1нче урын ― дөнья чемпионы[14] [15]
  • 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (70 кг үлчәү авырлыгында)[16]
  • 2024 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 6-7 март) — 70 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (Алабуга)[17].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кавиев Рим Нафикович.(үле сылтама) Спортивная школа №2
  2. Рим Кавиев. ВКонтакте
  3. Обоймов Александр Николаевич. 2022 елның 26 май көнендә архивланган. Спортивная школа №2
  4. Студент КНИТУ – чемпион мира по борьбе на поясах. Сайт КНИТУ, 26.11.2018(рус.)
  5. Нурислам Галиев. Син республикабыз горурлыгы! Безнең гәҗит, 0.05.2022
  6. Фәрит Салихов. Ислам Фәлахов: «Аллаһы Тәгалә келәмдә дә җиңеллеген бирсә иде». Шәһри Казан, 5.09.2019
  7. Җәүдәт Абдуллин. Похвальная организация, триумфальное выступление: Казань провела чемпионат мира по борьбе на поясах. Бизнес-Онлайн, 31.10.2018(рус.)
  8. Стали известны имена Батыров Сабантуя-2019. Новая Кама, 8.06.2019
  9. Елабужским спортсменам вручили сертификаты на получение стипендии главы. Елабужский муниципальный район, 12.03.2019
  10. Борец из Елабуги Ислам Фаляхов стал трехкратным чемпионом Мира. Елабужский муниципальный район, 5.11.2019
  11. Елабужанин Ислам Фаляхов рассказал о том, как стал чемпионом мира. Новая Кама, 20.12.2015
  12. Игры кочевников: кыргызстанцы взяли семь золотых медалей по кыргыз курошу. Ежедневная спортивная газета Кыргызстана Sport.kg, 06.09.2018
  13. Көрәшчеләргә дәрәҗәле исемнәре кайтып җитте. Котлыйбыз! Шәһри Казан, 29.07.2020
  14. Фәнил Мәүлетов. Миңгәрдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында автомобиль Радик Сәлаховка бирелде. Саба таңнары, 25.06.2023
  15. Энҗе Габдуллина. Татарстан көрәшчеләре Дөнья чемпионы булды. Татар-информ, 26.06.2023
  16. Энҗе Габдуллина. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024
  17. Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан беренчелегенең быелгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 7.03.2024

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]