Исмәт Инөнү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Исмәт Инөнү
Inonu Ismet.jpg
Төркия премьер-министры
Вазыйфада
1961 ел – 1965 ел
Төркия президенты
Вазыйфада
1938 ел – 1950 ел
Аңа кадәр Мостафа Кемаль Ататөрек
Дәвамчысы Җәлал Байяр
Төркия премьер-министры
Вазыйфада
1925 ел – 1937 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 24 сентябрь 1884(1884-09-24)
Измир, Төркия
Үлгән 25 декабрь 1973(1973-12-25) (89 яшь)
Әнкара, Төркия
Сәяси фирка ТХРФ
Җефет Мевхибе Инёню[d]
Әни Җәүрия Тәмәлле
Әти Хаҗи Рәшит-бәй
Белем Истанбул югары инженерлар мәктәбе
Төркия генераль штабының академиясе
Сугышлар/бәрелешләр Беренче бөтендөнья сугышы

Исмәт Инөнү, Мостафа Исмәт Инөнү (1934 елга кадәр Мостафа Исмәт-паша), төр. Mustafa İsmet İnönü (1884 елның 24 сентябре, Госманлы империясе, Смирна (Измир) — 1973 елның 25 декабре, Әнкара) — Төркиянең дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, Төркия байрагы Төркиянең Мостафа Кемаль Ататөректән соң сайланган икенче президенты (19381950), премьер-министры ( 19231924, 19251937, 19611965).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рузвельт (с), Инөнү (ү) һәм Черчилль (у) Каһирә конференциясендә. 1943

1884 елның 24 сентябрендә Госманлы империясенең Смирна (хәзерге Төркиянең Измир) шәһәрендә юрист гаиләсендә (әтисе көрд, әнисе төрек милләтеннән) туган. Сивас башлангыч хәрби мәктәбен (1892), Истанбулда югары мөһәндисханәне (инженерлар мәктәбе, 1897), югары артиллерия мәктәбен (1903), Госманлы империясе генераль штабының академиясен (1906) «капитан» дәрәҗәсендә тәмамлаган.

Хәрби хезмәтенең беренче елларында «Яшь төрекләр» хәрәкәтенә кушыла.

Балкандагы икенче сугыш (1912-1913) вакытындагы һәм Йәмәндәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Беренче бөтендөнья сугышында Госманлы империясенең Сүриядәге 4нче армиясе белән җитәкчелек итә.

1918 елда Госманлы империясе җиңелүеннән соң, Мостафа Кемаль Ататөрек белән якыная, Анатолиядәге төрек милли каршы тору хәрәкәтенә кушыла.

1919-1922 еллардагы гректөрек сугышы (грек. Μικρασιατική εκστρατεία — «Кече Азия кампаниясе»), төр. Türk-Yunan Cephesi — «Төрек-грек фронты») вакытында төрек армиясенең штаб башлыгы, Көнбатыш фронт сәргаскәре.

1921 елның 10 гыйнварында һәм 1921 елның 31 мартында аның кул астындагы төрек гаскәре Инөнү авылы янында грек гаскәрен җиңә (1934 елда Төркиядә фамилия алу башлангач, шул җиңүләр хөрмәтенә Инөнү авылы атамасын үзенә фамилия итеп алган).

1922 елның яз-җәендә төрек гаскәрләренең генераль һөҗүм итүен оештыру белән җитәкчелек итә.

Төркиянең югары милли җыелышы хөкүмәте исеменнән Мудания солыхына (1922) кул куя.

Лозанна килешүе буенча Төркия җирләре

Төркиянең тышкы эшләр министры вазифасында Лозанна конференциясендә (en) (1921-1922) Төркия делегациясе белән җитәкчелек итә, Антанта дәүләтләренең Төркия таләпләрен үтәүгә риза булуларына ирешә.

Лозаннада Төркия делегациясе.
Инөнү беренче рәттә сулдан 4нче

1923-1924, 1925-1937 елларда Төркиянең республика хөкүмәте премьер-министры, илне үзгәртеп кору эшендә һәм көчле авторитар хакимият булдыруда Мостафа Кемаль Ататөрекнең уң кулы була. Мостафа Ататөрек вафатыннан соң, Төркия президенты һәм Төркия халык республика фиркасе (ТХРФ) генераль рәисе.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында берьякка да кушылмау сәясәте алып бара (башта Алмания белән дуслык һәм һөҗүм итешмәү килешүе төзи, аны чимал һ.б. белән тәэмин итә; Алмания һәм Япониягә каршы сугышны Төркия 1945 елның февралендә генә игълан итә, ләкин бернинди сугыш хәрәкәтләре башламый).

1945 елда илдә кайбер демократик үзгәрешләр кертергә ризалык бирә һәм күп фиркалеккә күчүне тәкъдим итә.

1950 елгы сайлауларда ТХРФ җиңелгәч, Төркия парламентында оппозиция җитәкчесе.

1960 елның 27 маенда булган хәрби түнтәрелеш, 1961 елда илнең яңа конституциясе кабул ителү, ТХРФнең сайлауларда җиңүе янәдән хакимияткә килергә мөмкинлек ача. 1961-1965 елларда 3 коалицион хөкүмәтне җитәкли.

1965 һәм 1967 елгы сайлауларда ТХРФнең җиңелүе һәм фирка эчендә көрәш кискенләшүе нәтиҗәсендә, 1972 елның маенда ТХРФ рәислеген Бүләнт Әҗәвиткә тапшыра. Сәяси эшчәнлектән 1972 елда гына туктый.

1973 елның 25 декабрендә Әнкарада вафат.

Инөнү исеме Измит һәм Малатиядәге стадионнарга бирелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 11 (Из-Ис). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-342-2

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Kazım Karabekir. İttihat ve Terakki Cemiyeti neden kuruldu, nasıl kuruldu, nasıl idare olundu. İstanbul, 1982.
  2. Feroz Ahmad. The making of modern Turkey. London, 1993.
  3. Ушаков А.Г. Феномен Ататюрка. Турецкий правитель, творец и диктатор. М., 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Мостафа Кемаль Ататөрек
Төркия президенты
19381950
Аннары:
Җәлал Байяр
Элгәре:
Әмин Өздилән
Төркия премьер-министры
19611965
Аннары:
Хәйри Йүргүплү