Кадрия Котлыбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кадрия Котлыбаева latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
 Россия
Туу датасы 10 март 1909(1909-03-10)
Туу урыны Габдулла Тукай урамы, 5 нче пүлисә бүлеге, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]
Үлем датасы 11 февраль 1997(1997-02-11) (87 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре университет профессоры, табиб
Эш урыны Башкорт дәүләт медицина университеты
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Бүләкләр
Ватан сугышы ордены значок «Отличнику здравоохранения»

Котлыбаева Кадрия Искәндәр кызы (10.03.1909, Казан — 11.02.1997, Уфа) - табиб-хирург, 112-нче Башкорт атлы дивизиясе хәрби табибы. Башкорт дәүләт медицина институты укытучысы. Башкортстанда санитар авиациягә нигез салган табибларның берсе. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Башкортстан АССРның атказанган табибы (1962), ССРБның сәламәтлек саклау отличнигы (1954). I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1943) белән бүләкләнгән.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Котлыбаева Кадрия Искәндәр кызы 1909 елның 11 мартында Казан шәһәрендә табиб, җәмәгать эшлеклесе Котлыбаев Искәндәр Мостафа улы (18 -1912) һәм Котлыбаева Ракия Шәйхәттәр кызы гаиләсендә икенче бала булып туа.

Кадриядән тыш аларның Әдилә исемле кызлары була. Искәндәр Котлыбаев — Уфа губернасы Камил авылыннан (хәзерге Бөре районы Камил авылы), юрист Мостафа Вилдан улы Котлыбаевның улы. Казанда татар телендәге «Тавыш» газетасы мөхәррире. Ракия Шәйхәттәр кызы отставкадагы капитан Шәйхәттәр Гөбәев гаиләсендә туган, бик зур кыенлык белән Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган. Мортаза Мостафа улы Котлыбаев Минзәлә һәм Бәләбәй өязләрендә хөкем следователе була. 1910 елда җәмәгать тормышында актив катнашкан Искәндәр Котлыбаев үз теләге белән дөньядан китә.

1934 елда Кәдрия Котлыбаева Казан университетының медицина факультетын тәмамлый һәм 1932 елда ачылган Башкорт дәүләт медицина институтында укыта башлый.

19411946 елларда хәрби хезмәттә була, хәрби хирург булып хезмәт итә.

1943 елның мартында 16 нчы гвардия атлы дивизиясенә военврач итеп җибәрелә, аерым медик - санитар эскадронында эвакуация һәм сортировкалау отделениесе (19 менсэ 16 гвардии кд гв.кк 7 гв.кк) командиры була. Дивизия белән бергә Украина, Польшаны азат итүдә катнаша.

1943 елның көзендә 16 нчы гвардия атлы дивизиясе Чернигов-Припять операциясендә катнаша, Чернигов каласын азат итүдә дивизия яугирларының күрсәткән батырлыгы өчен дивизиягә «Черниговская» исеме бирелә.

1943 елның 6 октябрендә медицина гвардия капитаны (военврач 3-го ранга) Кәдрия Искәндәр кызы Котлыбаева 1943 елның 19 - 20 сентябрендә күрсәткән батырлыгы өчен I-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

1946 елда армиядән демобилизацияләнә.

19461968 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында укыта. Башкортстанда санитар авиацияда эшли башлаган башлангыч табиблар арасында Кадрия Котлыбаева да була.

1997 елның 11 февралендә Уфадә вафат булган.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1962 ел - Башкорт АССР-ның атказанган табибы
  • 1954 ел — ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2007. — Т. 3: З-К. — 672 с. — ISBN 978-5-88185-064-7
  • История развития здравоохранения и медицинской науки в Башкирской АССР (1917-1980 гг.) Уфа, 1981. С.8.
  • Р.Сулейманова. Женские движения. В борьбе за равные права. Бельские просторы, 2007, № 10

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]