Казан операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан операциясе latin yazuında])
Казан операциясе
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы
Дата

5—10 сентябрь 1918

Урын

Казан

Нәтиҗә

Кызыллар Казанны алалар.

Көндәшләр
Кызыл армиясе Россия байрагы КомУч Халык армиясе
Сәргаскәрләр
Пётр Славен
Владимир Азин
Лев Троцкий
Россия байрагы Пётр Степанов
Яклар көчләре
11 000 штыклар һәм кылычлар
143 пулемёт
41 орудие
2 500 штыклар һәм кылычлар
85 пулемёт
33 орудие
Югалтулар
билгесез билгесез
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
1918 елның августында Казан тирәсендәге фронтлар

Казан операциясе — Кызыл армиянең Көнчыгыш фротның КомУч Халык армиясенә каршы операциясе.

Зөя янында сугышлар. Кызыл армиянең каршы һөҗүмне әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан янында җиңелү Совет Россиясен читен хәленә куйган — кызыллар Идел буенда контролен югалттылар.

12—13 августта кызыллар (Уңъяк группасы (ком. Пётр Славен) һәм Сулъяк группасы (ком. Ян Юдин)) беренче тапкыр Казанны кире кайтару омтылуны тотынып карадылар, ләкин контрударлар нәтиҗәсендә кызыллар чыгыш позицияләргә чигенделәр.

14 августтан атна вакыт эчендә Казан янына 1нче Мәскәү полкы, 2нче һәм 6нче Петроград полклары, Орша, Старая Русса, 4нче Латыш полклары һәм БҮБК каршындагы ике рота барып җитәләр.

16 августта Уңъяк һәм Сулъяк группалар 5нче армиясенә (ком. Славен) берләштерәләр.

Зөяда урнашкан ЭККА Көнчыгыш фронтның штабына Лев Троцкий (хәрби һәм диңгез бурычлар буенча халык комиссары) бары җитә һәм масса-күләм атып үтерүләр белән "дисциплинаны ныгыткан". Кайбер частьләрдә ул "децимация"не (һәрбер унынчыны атып үтерү) куптарган.

«Кызыл» гаскәрләрнең туплавы Халык армиясенең командованиены саклык һөҗүмне башлауга мәҗбүр иткән. 29 августына каршы төндә аклар Түбән Ослан янында Владимир Каппельның отрядны төшергәннәр; алар урындагы кызыл частьләрне чигерндергәннәр һәм Зөягә чыкканнар. Монда сугышлар иң каты булдылар. Ләкин кызылларның сан ягыннан өстенләк һәм ярдәмнең юклыгы Каппельны чигенергә мәҗбур иткәннәр.

Шәһәрне алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның Көнчыгыш фронтының 5нче армиясе гомуми һөҗүмне башланды 1918. елның 5-10 Сетябрендә Кызыл армиянең Көнчыгыш фронты 5нче армисе (командир Пётр Славен), Арча төркеме гаскәри берәмлекләре (командир Владимир Азин) һәм Идел хәрби флотилиясе (командир Фёдор Раскольников) сугышларын алып баралар. 5нче армиянең Уңъяк яр буе төркеме Идел хәрби флотилиясе ярдәмендә 7 сентябрьдә Иделгә якынлашуга ирешә, Сулъяк яр буе төркеме (ком. Ян Юдин) Казансу тамагына килеп чыга. Арча төркеме шул ук көнне Киндери, Кече Клыки[1] авылларын сугышып ала. 9 сентябрьдә Казанның көнбатыш читенә Николай Маркин җитәкчелегендә флотилия матрослары белән укчылар десанты һөҗүм итә һәм плацдармны яулап итә. Сулъяк яр буе төркеме Белән Арча төркеме сугышчылары шул ук көнне шәһәрне камап алалар. 10 сентябрьдә кызыллар Казанны алалар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. хәзер Казанның Совет районында урнашалар.