Сарапул-Воткинск операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарапул-Воткинск операциясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сарапул-Воткинск операциясе
Төп низаг: Русия ватандашлар сугышы
Сарапул-Воткинск операциясе.png
Дата

25 май12 июнь 1919

Урын

Урал

Нәтиҗә

Кызылларның җиңүе, Пермь операциясе башлавы

Көндәшләр
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg ЭККА Русия байрагы Аклар хәрәкәте
Сәргаскәрләр
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg Алекасандр Самойло
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg Сергей Каменев
Русия байрагы Радола Гайда
Яклар көчләре
2-нче армиясе,
3-нче армиясе:

46 300 штык һәм кылыч
1006 пулемёт
189 орудие
Идел хәрби флотилиясе
Себер армиясе:
58 000 штык һәм кылыч
572 пулемёт
111 орудие
Югалтулар
билгесез билгесез

Сарапул-Воткинск операциясеватандашлар сугышы барышында 1919 елның май-июньдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Себер армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.

Операция барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның 19 майга Көнчыгыш фронтының Төньяк төркеме гаскәрләре Себер армияне Нократ тамагы — Көлмез елгасыЧулман елгасының үрге агымы сызыгында туктатканнар.

25 майда 2-нче армиянең гаскәрләре Нократ аша чыгалар, Идел хәрби флотилиясе тарафыннан Алабуганы тупка тоту омтылышы уңышсызлыкка очрый. 26 майда 28-нче төмәне, Идел хәрби флотилиясе десанты белән бергәләп, Алабуганы алалар һәм 30 майга 300 километрга алга китәләр. 5-нче армия частьләре Чулманга һәм Агыйдел тамагына чыгалар. 3-нче армиянең һөҗүме уңышслыкка очрый, акгвардиячеләрның кара-каршы һөҗүме нәтиҗәсендә кызыллар 40-60 километрга чигенгәннәр; 2 июньдә алар Глазовны алалар.

28-нче төмәне 1 июньдә Әгерҗене, ә 2 июньдә Сарапулны ала; 21-нче төмәне Вала елгасы тамагына чыга. 3 июньдә акгвардиячеләр Әгерҗене кире алалар, ләкин икенче көнне кызыллар аны яңадан алалар. Аклар Сарапул янындагы кызыл частьләрен тупка тота, җавап атышы белән кызыллар «Страшный» корабы суга батыралар.[1] 7 июньдә 2-нче армиясе частьләре Ижауны алалар.

3-нче армиянең уң флангы гаскәрләре Көлмезне алалар һәм Селты өчен сугышны башлыйлар. Аклар Глазовтан чигенергә мәҗбүр иткәннәр. 11 июньдә 2-нче армиясе частьләре Воткинскины алалар, ә 12 июньдә 5-нче төмәне Чулман елгасының сул ягында плацдармны ала.

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыллар тарфыннан мөһим Ижау-Воткинск сәнәгый районны алына.
  • Акларның Төньякта булган инглиз интерветлар белән тоташу плпны уңызлыкка очрый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гражданская война и военная интервенция в СССР. 523-нче бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]