Воткинск
| Воткинск | |
|---|---|
| рус. Воткинск | |
| Байрак[d] | |
| Нигезләнү датасы | 1759 |
| Рәсми исем | Воткинск |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Вуткин районы |
| Административ-территориаль берәмлек | Удмуртия |
| Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Вотка һәм Вуткин сусаклагычы |
| Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Кама буе |
| Халык саны | 95 137 (1 гыйнвар 2025)[1] |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 108 метр |
| Кардәш шәһәр | Вест-Җордан |
| Мәйдан | 113 км² |
| Почта индексы | 427430–427459 |
| Рәсми веб-сайт | votkinsk.ru(рус.) |
| Җирле телефон коды | 34145 |
| Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Воткинск (рус. Воткинск, удм. Вотка) – халык саны буенча Удмуртиянең өченче шәһәре, Воткинск районының үзәге.
Халык саны – 99 022 кеше (2010).[2]
Исем чыганагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Воткинск үз исемен Вотка елгадан ала, ә ул, үз чиратта, үз исемне «вот» («удмурт») сүзеннән ала.[3]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шәһәр Вотка елгасы өстендә, Ижаудан 55 километрга төньяк-көнчыгышрак урнаша. Шәһәр аша тимер юл уза.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Воткинск 1757 елда Воткинск тимер җитештерү заводы төзелеше вакытында бистә буларак нигезләнә. Ләкин шәһәр нигезләү датасы 1759 ел дип санала – шул елда завод эшли башлый.
1796 елдан – Вятка губернасы Сарапул өязе составында.
1921—1923 елларда – Пермь губернасы, 1923—1934 елларда – Урал өлкәсе составында.
1926 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1934—1937 елларда – Киров крае һәм Киров өлкәсе составында.
1935 елда шәһәр статусын ала. 1937 елда Киров өлкәсе составыннан Удмурт АССР составына тапшырыла.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| 1897[2] | 1931[2] | 1939[2] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~21 000 | ~28 200 | ~38 600 | 59 666 | 74 088 | 89 779 | 103 509 | 99 441 | 99 022 |
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Милләт | 2002[10] | 2010[11] |
|---|---|---|
| руслар | 57,5% | 60,7% |
| арлар | 33,8% | 31,5% |
| татарлар | 3,7% | 3,5% |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Воткинский завод» ААҖ – ракета техниканы, нефть-газ җиһазларны, станокларны, көнкүреш техниканы җитештерү;
- Радиотехнология җиһазлар заводы;
- Тимер-бетон конструкцияләр заводы; һ. б.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Медицина училищесы
- Педагогик училищесы
- Ижау дәүләт техника универистетының филиалы
- Удмурт дәүләт университетының филиалы
Шәһәрдә туганнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Петр Чайковский – рус композиторы, дирижеры, педагогы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, музыкаль журналист.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2025 года — Москва: Росстат, 2025.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Воткинск(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>исемле тамга: «autogenerated1» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/votkinsk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-01
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-02-19
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-02-19
