Козьмодемьянск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Козьмодемьянск latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Козьмодемьянск
Flag of Kozmodemyansk (Mariy-El).png
Coat of Arms of Kozmodemiansk (Mariy El) (2005).png
Ил Русия
Җөмһүрият Мари Ил
Координатлар 56°20'31"N, 46°33'49"E
Эчке бүленеш юк
Башлык Владимир Торопов
Нигезләнгән 1781
Беренче телгә алу 1583
Мәйдан 13 км²
Халык саны 21 262 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83632
почта индекслары 425350
Рәсми сайт kozmodemjansk.ru

Козьмодемьянск (Күзмәдимән[2], Көҗмәдимьян[3], рус. Козьмодемьянск, тау мари телендә Цикмӓ, болын мари телендә Чыкма, чуаш. Чикмĕ) — Мари Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Таулы Мари районының районының административ үзәге.

Халык саны — 21 262 кеше (2010)[4].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Иделнең (Чабаксар сусаклагычы) биек уң ярында, Йошкар-Оладан 104 километрга көньяк-көнбатышка таба урнаша. Республикасының сул як ярдагы өлеше белән Козьмодемьянскны борамлы кичү тоташтыра.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Козьмодемьянск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −8 −7 −1 9 18 22 24 21 15 7 −1 −6 8
Уртача температура, °C −10,4 −9,1 −3,6 5,5 13,4 18,0 20,0 17,6 11,4 4,5 −3,7 −7,9 4,8
Уртача минимум, °C −14 −14 −7 2 8 13 15 13 8 2 −6 −12 1

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Козьмодемьянск крепость буларак 1583 елда нигезләнгән.

1708 елда, Русияне сигез губернага бүленү вакытында, Козьмодемьянск Казан губернасына беркетелгән. 1727 елданөяз шәһәре.

1791 елда монда мари краенда беренче халык училищесы ачыла. XIX гасырның ахырында Козьмодемьянскта биш уку йорты булган: өчкласслы училищесы, хатын-кызлар училищесы (1862 елда ачылган), мари хатын-кызлар мәктәбе, ике чиркәү-мәхәллә мәктәбе.

1861 елда шәһәрдә стационар шифаханәсе ачыла.

1917 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла.

1920 елда Козьмодемьянск һәм өязе Нижгар губернасына кертелә. 1921 елда Мари Автономияле өлкәсенә кертелә; 1936 елдан — Мари АССР составында.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[5] 1897[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[4]
4 254 5 284 12 625 15 302 18 792 24 746 22 771 21 262

Милли состав: урыслар — 65,7%, чирмешләр — 28,8%, татарлар — 1,0%, чуашлар — 0,8%.[12]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юл элемтәсе юк, иң якындагы станцияләр Чабаксар (ераклык — 86 км) һәм Йошкар-Ола (120 км).

Автобус элемтәсе: Мәскәүгә, Нижгарга, Йошкар-Олага автобуслар баралар.

Истәлекле урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Александр Григорьев исемле сәнгать-тарихи музее
  • Этнографик музее
  • Остап Бендер музее

һ.б.

Шәһәрдә туганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Андрей Эшпай — композитор.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. http://escriptorium.univer.kharkov.ua/bitstream/1237075002/1838/4/Tataro-Bashkirskaya___3.pdf
  3. https://vk.com/doc30068424_448317684
  4. 4,0 4,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  5. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=458
  7. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 ел сан алу базасы