Корманай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корманай latin yazuında])
(Корманай (Авыргазы районы) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Корманай
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Авыргазы районы
Координатлар 54°8'12"N, 55°38'19"E
Халык саны 301 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 453477
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 205 861 002
ОКТМО коды 80 605 461 106


КорманайБашкортстанның Авыргазы районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 306 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корманай авылына нигезне Корманай Газиев исемле милләттәшебез салган. Аннан соң бу төбәккә башка гаиләләр дә күченеп утыра. Шулай да бүгенге көндә бу авылда нәкъ менә аңа беренче нигез салган кешенең нәсел-нәсәпләре — Газиевлар фамилияле гаиләләр күпчелекне тәшкил итә дисәң дә була.

Милләтебезгә бик күп укымышлы һәм булдыклы кешеләрне биргән Корманай. Атаклы галимнәр – фән докторлары һәм кандидатлары, танылган табиблар, укытучылар, сәнгать әһелләре һәм башка һөнәр ияләре авылның данын арттыра. Аеруча танылган җырчыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев белән горурлана авылдашлары.

Корманай авылына 250 ел тулуны район дәрәҗәсендә зур бәйрәм сыйфатында билгеләделәр.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[2] 2009[2] 2010[1]
324 301 306

96% халкы — татарлар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны
  2. 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://tat.tatar-inform.ru/news/2007/07/16/26722/ http://ktrb.ru/print/awil-6997.html Авыл яшәсә генә ил яшәр