Кугын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кугын latin yazuında])
Кугын
Сурәт
Дәүләт  Австрия
 Чехия
 Алмания
 Латвия
 Польша
 Испания
 Словения
Моннан файдаланып эшләнгән log flume ride[d]
Матди булмаган мәдәни мирас статусы German Nationwide Inventory of Intangible Cultural Heritage[d][1][2] һәм Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасның репрезентатив исемлеге[d][3][4][5]
Нинди веб-биттә тасвирланган ich.unesco.org/en/RL/timber-rafting-01866(ингл.), ich.unesco.org/fr/RL/le-radelage-01866?RL=01866(фр.), ich.unesco.org/es/RL/la-maderada-01866?RL=01866(исп.), unesco.de/kultur-und-natur/immaterielles-kulturerbe/immaterielles-kulturerbe-deutschland/floesserei(алм.) һәм unesco.de/en/timber-rafting(ингл.)
Нинди вики-проектка керә WikiProject Intangible Cultural Heritage[d]
 Кугын Викиҗыентыкта
Янәсәйдә саллап агач агызу
Кугынчылар. Фин маркасы, 1963 ел

Кугынчылык яки Кугын (рус. Лесоспла́в) — агачның суда йөзү үзенчәлеген файдаланып, кулланучыларга су буйлап агызып төшереп тапшыру. Кугын узган гасыр ахырына кадәр - иң арзан, кайбер урыннарда бердәнбер транспортлау төре булып торган.

ССРБ да елына 105-120 млн м3 кадәр агач агызылган, су юллары 80 мең км га җиткән [6].

Кугын төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көшел белән (камап) агач агызу. Камаугыч чикләре ачык күренеп тора
  • Тарау килеш агызу (рус. Молевой сплав)
  • Саллап агызу рус. Плотовой сплав - агачлардан сал эшләп агызалар (27 мең м3 чаклы). Аларны теплоходлар яки сал тарткыч суднолар белән ташыйлар
  • Камап (көшелләп) агызу рус. Кошельный сплав - агачны салламый гына, бүрәнәләрдән бәйләнгән камагычлар (көшелләр) эчендә калдырып, теплоходлар белән тарту
  • Өемләп бәйләп агызу рус. В сплоточных единицах - сал агызып булмаган урыннарда бүрәнәләрне 5-30 м3 яки кечкәй генә 5 м3 өемләп бәйләп кугын урынына ташып агызалар.

Агачны салламый суга ташлаган ысул аның күпләп батуына, елгаларның төбенә җыелуына китерә, югалтулар күп. Шуңа күрә Русия Федерациясе Дәүләт Думасы 1995 елның 18 октябрендә Су Кодексында кугыннары туктату турында статья кабул итеп, ил буенча бу транспортлау ысулы туктатыла [7][8]

Кугын Русиядән тыш Финляндияда, Германияда, Норвегияда, АКШ-та кулланылган.

Башкортстанда кугын[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанның урманлы һәм мул сулы елгаларында шулай ук кугынга төшкәннәр. Бу елгаларда ССРБ да кабул ителгән ысуллар буенча эшләгәннәр, шуңа күрә типик мисаллар дип карарга була. Бу хәтәр гамәл әдәбияттә дә чагылыш тапкан, мактаулы шәхесләребез арасында да кугынга төшкәннәре булган. Алар арасында легендар комдив Миңлегали Шайморатов та булган:

Кугын мизгеле җитү белән, Агыйдел башыннан, аңа кушылган тау елгаларыннан сал агызып кугынчылар төшә. Сафронов пристане тирә-ягында ял сәгатьләрендә җыр, курай моңнары яңгырый. Аларга Миңлегалинең гармун тавышлары кушыла[9]

Атаклы җырчы Хәбир Галимов та үтә шул хәтәр су юлларын: яшүсмер чагыннан басуларда ашлык игә, көтүче булып эшли, елгаларда кугын куа [10]

Агыйдел кебек зур елгалар гына түгел, Башкортстанның таулы-урманлы өлешендәге ваграк елгалары да, мәсәлән, Инҗәр елгасы да кугын өчен файдаланыла. Әммә аларның бик күбе соңгы елларда (ХХ гасырның 2 нче яртысыннан аеруча) нык саеккан яки хәтта юкка чыккан.

Агач ярга ягылып калмасын өчен махсус җайланмалар - боннар куялар. Билгеле бер урыннарда кисенте тотып алып кала торган корылмалар - запаньнәр эшләнә. Бу топонимикада да чагылыш тапкан - Белорет районында Кәртәле Запане дигән урын бар.

[11].

Кугын фольклорда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кугынга китүчеләр арасында һәлак булып калучылар ярайсы еш булган. Башкорт авылларында алар турында җырлар, бәйетләр чыгарганнар [12]. Шундыйлардан - "Габбас җыры" .

Кугында һәлак булган Габбас исемле кеше хәтәр сәфәре алдыннан сөйгәненә шулай дип җырлаган диләр:

Төп нөсхәнең татарча транслитерациясе

Акча да бирсәм, алырсың,
Гөл-мәрҗән янчыкка салырсың.
Гөл-мәрҗәнкәй янчык, мәрҗән чук,
Әллә кемгә торып калырсың.

Башҡорт телендә төп нөсхә

Аҡса ла бирһәм, алырһың,
Гөл-мәрйен янсыҡҡа һалырһың.
Гөл-мәрйенкәй янсыҡ, мәрйен суҡ,
Әллә кемгә тороп ҡалырһың.

Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. German Nationwide Inventory of Intangible Cultural Heritage
  2. German Nationwide Inventory of Intangible Cultural Heritage
  3. Representative List of the Intangible Cultural Heritage of Humanity, Liste représentative du patrimoine culturel immatériel de l’humanité, Lista Representativa del Patrimonio Cultural Inmaterial de la Humanidad
  4. Representative List of the Intangible Cultural Heritage of Humanity, Liste représentative du patrimoine culturel immatériel de l’humanité, Lista Representativa del Patrimonio Cultural Inmaterial de la Humanidad
  5. Representative List of the Intangible Cultural Heritage of Humanity, Liste représentative du patrimoine culturel immatériel de l’humanité, Lista Representativa del Patrimonio Cultural Inmaterial de la Humanidad
  6. Лесосплав // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 14 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978
  7. Транспорт леса. Учебник. т.2: «Лесосплав и судовые перевозки.» М. М. Овчиников, В. П. Полищук, Г. В. Григорьев
  8. "Водный кодекс Российской Федерации" от 03.06.2006 N 74-ФЗ (ред. от 29.07.2017) Статья 48. Использование водных объектов для сплава древесины
  9. Р. Шәкүр Арҙаҡлы башҡорттар
  10. Бөйөк халыҡ йырсыһы Хәбир Ғәлимов (йыйынтыҡ). - Өфө, "Китап" - 2018 йыл.
  11. Белорет шәһәрендә чыккан "Белорецкий рабочий" газетасында шушындый юллар бар: Ежегодно ранней весной на реке Малый Инзер взрывали лёд для своевременного сплава леса и предотвращения заторов... Высота подъёма льда достигала 40-50 м... Бревна для сплава складировались по берегам. В тридцатые-сороковые годы прошлого века реки Кузъелга и Малый Инзер были полноводными, но в связи с вырубкой леса постепенно и они обмелели.Каждую весну сосновые, лиственные и берёзовые брёвна со штабелей сплавщики деревянными рычагами скатывали в реку. Брёвна связывали и стягивали верёвками и тросами. На плоту ставили дощатый домик для сплавщиков, спереди и сзади устанавливали два весла, которыми давали направление движения казёнки. Проводы казёнки со сплавщиками сопровождались торжественной музыкой, словами напутствия от начальства. Собирались все жители посёлка, в том числе школьники. Обратно живыми возвращались не все сплавщики. На айгирских порогах, самом опасном участке реки Малый Инзер, в разные годы погибло несколько человек ("Мы будем знать и помнить о них". - "Белорецкий рабочий", 2020, 22 янв.)
  12. Ахметшин, Б. Предания рек суровых (Традиционные устные рассказы сплавщиков Башкортостана и Урала) [Текст] / Б. Ахметшин // Ватандаш. — 2016. — № 11. — С. 192—206.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лесосплав// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 14-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Ахметшин, Б. Предания рек суровых (Традиционные устные рассказы сплавщиков Башкортостана и Урала) [Текст] / Б. Ахметшин // Ватандаш. — 2016. — № 11. — С. 192—206.
  • Будыка С. Х., Манухин Г. А., Пименов А. Н., Водный транспорт леса и механизация лесных работ, Минск, 1970.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]