Лилия Хәсәнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Хәсәнова latin yazuında])
Лилия Хәсәнова
Туган 26 май 1970(1970-05-26) (53 яшь)
Мары өлкәсе[d], Төрекмәнстан ССР, СССР яки Байрамалинский этрап[d], Мары вилаяте, Төрекмәнстан
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Урал дәүләт университеты[d]
Һөнәре университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] (май 2000)
Гыйльми исем: доцент[d]

Хәсәнова Лилия Равил кызы (26 май 1970 ел) — галим-философ, 1993 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы. Фәлсәфә фәннәре кандидаты (2000), доцент (2005). Башкортстанның мәгариф алдынгысы (2013).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Равил кызы Хәсәнова 1970 елның 26 маенда Төркмән ССРы Мары өлкәсенең Бәйрәм-Али районы Равнина (хәзер Төркмәнстанның Мары вилаяте) бистәсендә туган.

Урта белем алганнан соң, 1987 елда Свердловск каласындагы Урал дәүләт университетының фәлсәфә факультетына укырга керә һәм аны 1992 елда уңышлы тәмамлый.

Үзаллы хезмәт эшчәнлеген шул ук елда Башкортстанның башкаласы Уфадә «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы автономлы дәүләт учреждениесында гыйльми мөхәррир булып башлый.

1993 елда Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультетының фәлсәфә кафедрасына эшкә күчә. 2000 елның маенда «Социаль фәлсәфә» белгечлеге буенча «Социальная память нации (социально-философский анализ традиции башкирского народа)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 2002 елның августыннан шушы ук факультетның әхлак, культурология һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр кафедрасында эшли, 2005 елның февраленнән доцент сыйфатында.

2001-2004 елларда фәлсәфә һәм социология факультеты деканының укыту эшләре буенча урынбасары, 2004-2006 елларда факультетның әхлак, эстетика һәм культурология кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы була.

2013 елда Лилия Равил кызы «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Аңа шулай ук Башкортстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комитетының төрле чараларында актив катнашкан өчен берничә тапкыр рәхмәт белдерелгән.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (2013).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]