Луҗ операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Луҗ операциясе latin yazuında])
(Лодзь операциясе битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Луҗ операциясе
EasternFront1914b.jpg
Дата 11 ноябрь — 6 декабрь 1914
Урын Луҗ, Русия империясе, хәзерге Польша
Нәтиҗә Inconclusive
Көндәшләр
{| style="background: #f9f9f9; width: 100%; text-align: left;" |
| width="50%" style="border-right: 1px dotted #aaa;" | Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
| rowspan="2" width="50%" | Алман империясеFlag of the German Empire.svg Алман империясе

|}
Сәргаскәрләр
{| style="background: #f9f9f9; width: 100%; text-align: left;" |
| width="50%" style="border-right: 1px dotted #aaa;" | Төньяк-Көнчыгыш фронт: Николай Рузский
1-нче гаскәр: Павел Ренненкампф,
2-нче гаскәр: Сергей Шейдеман,
5-нче гаскәр: Павел Плеве | rowspan="2" width="50%" | Эрих Лүдендорф
Август фон Маккензен
|}
Яклар көчләре
{| style="background: #f9f9f9; width: 100%; text-align: left;" |
| width="50%" style="border-right: 1px dotted #aaa;" | 500,000 гаскәри[1]
| rowspan="2" width="50%" | 250,000 гаскәри[2]

|}
Югалтулар
{| style="background: #f9f9f9; width: 100%; text-align: left;" |
| width="50%" style="border-right: 1px dotted #aaa;" | 110,000 үтерелгән, яраланган яки әсиргә төшкән[3]
| rowspan="2" width="50%" | 160,000 үтерелгән, яраланган яки әсиргә төшкән[4]

|}
Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты

Луҗ операциясеБеренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронтында булган зур бәрелеш.

Яклар планнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның сентябрьдә урыс гаскәре австриялеләрне Галиция бәрелешендә җиңде һәм Перемышль кальгасе 8-нче урыс гаскәре тарафыннан камалышка алынган. Алманнарның Варшауны басып алуның беренче омтылышы да Висла елгасындагы бәрелештә уңышсызлыкка очраган.

Урыс сәргаскәрлегендә уңышны ничек үстерергә хакында бердәмлек булмаган. Бөек кенәз һәм Русия армиясенең баш сәргәскәре Николай Николаевич Көнчыгыш Пруссиядә һөҗүм итү тарафдары булган, шул ук вакытта штаб башлыгы Силезиягә һөҗүм итү тарафлы иде.

Көнчыгыш фронтында вазгыятьне үз файдасына үзгәртү өчен алман сәргаскәрлеге үзе һөҗүмгә барырга булды.

Операция барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

11 ноябрь көнне, Маккензенның 9-нчы алман гаскәре Ренненкампфның 1-нче урыс гаскәренең V Себер корпусына һөҗүм итте. Һөҗүм нәтиҗәсендә урыс 1-нче һәм 2-нче гаскәрләр арасында тишек хасил булды. Шул ук вакытта Шейдеманның 2-нче урыс гаскәре чолганышка эләкмәсен өчен Луҗка чигенә башлады.

Луҗны көнчыгыштан һәм көньяктан «урап алу» өчен Маккензен Р.Шефферның бәрү төркемен җибәрде, ул 18-19 ноябрьдә зур югалтулар белән 2-нче урыс армиясенең уң флангын урап узып Луҗ — Петроков юлында аның тылына чыкты. Биредә ул Плевеның 5-нче урыс гаскәреның корпуслары тарафыннан туктатылган.

Лович янында булдырылган 1-нче урыс гаскәренең бәрү төркеме һөҗүмгә күчте һәм Брезин шәһәре тирәсендә 2-нче урыс гаскәре белән фронтны берләштергәннәр. Моның нәтиҗәсендә 2-нче урыс гаскәрен урап узмакчы булган Шефферның бәрү төркеме үзе камалышка эләккән. 23-24 ноярьдагы сугышларда Шефферның төркеме 40 мең кешене югалткан. Ләкин Ренненкампфның ялгыш хәрәкәтләр аркасында, Шефферның төркеменең калдыклары 24 ноябрь көнне камалыштан чыга алганнар.

Алманнар Луҗга басымны декабрьга кадәр дәвам иткәннәр, ләкин алар урысларның каршылык күрсәтүен җиңә алмаганнар. Сугыш кирәк-яраклары җитешмәве сәбәпле урыслар, Варшауга якынрак яңа саклану сызыгын корыр өчен чигенгәннәр.

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның иң эре бәрелешләрдән берсе билгесез булып чыккан. Урыс гаскәрләрен чолгап алмакчы булган алман гаскәрләре үзләре «капчык»ка эләккәннәр; үз чиратта урысларның да Алманиягә бәреп керү планы тормышка ашмаган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Geoffrey Jukes,Peter Simkins,Michael Hickey, The First World War: The Eastern Front, 1914-1918, 2002, p. 28
  2. Geoffrey Jukes,Peter Simkins,Michael Hickey, 2001, p. 28
  3. Керсновский А. А. История русской армии. — Эксмо. — Т. 4. — ISBN 5-699-18397-3, Глава XV. Луҗ
  4. Big losses in Lodz battle. NYT archive