Макулодистрофия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Макулодистрофия latin yazuında])
Макулодистрофия
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
Һәштәге macular-degeneration
NCI Thesaurus идентификаторы C123330[1]
 Макулодистрофия Викиҗыентыкта

Макулодистрофи́я — күзнең челтәркатлавы зарарлануы һәм үзәк күрү начарлануы белән барган авыруларының гомуми атамасы.

Макулодистрофия—күздәге сары матдә тирәсендә челтәркатлау дистрофиясе. Ул авыру күз күремен начарайта, шул исәптән, сукыраюга, хәтта i инвалидлыкка да китерергә мөмкин. Эпидемиологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, макулодистрофия авыруын 65 яшьтән узган Европа халкының 50 процентында очратырга мөмкин. Ул түбәндәге билгеләр белән үзен сиздерә *төсле күрү кими, *китап, газета-журналлар укыган вакытта кайбер хәрефләрне күреп булмый, туры сызыклар «дулкын» кебек күренә. : Бу авыруны ничек итеп булдырмый калырга мөмкин. Макулодистрофия авыруы килеп чыгу куркынычы булган бер төркем кешеләр бар. Бу төр­ кемгә — организмга даими рәвештә туклыклы матдәләр җитешмәгән яисә макуланың саклагыч системасында нинди дә булса проблемалары булган кешеләр керә. Андыйларда макулодистрофия яшь вакытта ук килеп чыгарга мөмкин, ә бу авыруны булдырмас өчен туклануга игътибар бирергә, тәмәке тартуны бөтенләй ташларга яисә киметергә, артык гәүдә авырлыгына каршы көрәшергә, артериаль кан басымын билгеле бер нормада тотарга кирәк. Макулодистрофия бик озак вакыт дәвамында кояш нурларының челтәр катлауга тискәре тәэсире нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин.

Зарарлы матдәләрдән, кояш нурлары тәэсиреннән күзне ничек саклап калырга соң? Макуланың үз саклагыч системасы булырга тиеш. Ышануы да кыен, ләкин шушы саклануны үзебез ашый торган ризык аша тәэмин итә алабыз. 80 нче еллар азагында, рационнарында яшелчә, җиләк-җимеш даими булган кешеләрдә макулодистрофия авыруы килеп чыгу куркынычы кими төшкән. Бигрәк тә лютеин, селен кебек минераллар, С, Е витаминнары организмга даими рәвештә кереп торырга тиеш. Медицина тарихында күз авыруларын дәвалау өчен азык-төлек куллану яңалык түгел. Сукыраюны булдырмас өчен, борынгы мисырлылар чи бавыр ашаганнар. Күз өчен бигрәк тә мөһим булган элементларны организм үзе эшләп чыгара алмый.

Әгәр организмга җитәрлек күләмдә витаминнар, микроэлементлар кереп тормаса, саклагыч система үз функциясен югалта. Зыян күргән, үлгән күзәнәкләр челтәр катлауга җыела башлый, ә челтәр катлау — күзнең яктылык нурларын кабул итүче эчке сүрүе, шуның нәтиҗәсендә кешенең күз күреме начараеп, бөтенләй сукыраеп калырга мөмкин.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макулодистрофия белән күз төбе

1. Яшькә бәйле макулопатия (ЯБМ) (картлык макулопатиясе) — артык чагылган гадәти картаю барышының нәтиҗәсе, түбәндәге ясалулар белән сыйфатлана.

• Макула өлкәсендә аерым сары таплар (друзалар).

• ЧПЭ гипер- һәм гипопигментация белән друзалар өлкәләре.

2. Яшькә бәйле макуляр дегенерация (ЯБМД) (картлык макуляр дегенерациясе) — ЯБМ үсеш алган стадиясе, үзәк күрүгә яный һәм түбәндәге бер яки берничә табылдык белән сыйфатлана.

• Астында урнашкан хориоидея тамырлары ачылып ЧПЭ "географик" атрофиясе .

• ЧПЭ белән яки ансыз нейроэпителий кубарылу.

• ЧПЭ астында яки субретиналь урнашкан хориоидаль тамырлану (ХТ) чыганаклары.

• Фиброглиаль җөйле тукыма, геморрагияләр һәм экссудатлар.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЯБМД — көнбатыш илләрдә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең кайтмас күрү югалтуның иң таралган сәбәбе, өстәвенә ЯБМД өчен күрү югалтучылар саны яшь белән арта. Мәсәлән, АКШта 65-75 яшьтәге 10% кешедә шундый үзәк күрү югалтуы бар, ә 75 яшьтән өлкәннәр арасында 30% теге яки бу ЯБМД күренешләре бар. ЯБМД ахыр стадиясен (сукырлык) 50 яшьтән өлкәннәрнең 1,7% һәм 85 яшьтән өлкәннәрнең — 18% күзәтәләр.

Куркынычлык шартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Яшь — төп куркынычлык шарты.

2. ЯБМ, бигрәк тә йомшак друзалар булганда (алга таба кара).

3. Раса буенча. ЯБМД күбрәк европеоид раса кешеләрендә таралган.

4. Катлаулы нәсел анамнезы.

5. Катаракта, бигрәк тә төштә урнашкан. Югары куркынычлык шартлары булган шулардан кушылган йомшак друзалар белән пациентларда катарактаны алып ату макула патологиясе үсеш алуы белән бәйле була ала. Шуңа да карамастан, хирургия һәм ЯБМД үсеше арасында бәйләнешне раслау авыр, чөнки ЯБМД үсеш алган стадиясе еш кына операция үткәрү өчен җитәрлек җитлеккән катаракта белән бергә була.

6. Йөрәк-кан тамыры чирләре биомаркерлары, ягъни тәмәке тарту, симерү һәм артериаль гипертензия. С-РА, гомоцистеин һәм фибриногенның югары дәрәҗәсе бер мәгънәле түгел.

Друзалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гистология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЯБМД үзәк күрүне югалту — Брух мембранасында аномаль материал утырмасына җавап буларак үзгәрешләр нәтиҗәсе. Аның чыганагы — ЧПЭ һәм бу материалның җыелуы ЧПЭ күзәнәкләренең теге яки бу челтәркатлау өлешен тулысынча «чүптән» азат итү сәләте булмаганлык нәтиҗәсе. Друзалар ЧПЭ нигез мембранасы һәм Брух мембранасының эчке коллагенлы катлау арасында урнашкан аномаль материалның аерым депозитларыннан тора. Брух мембранасы калынаю ЧПЭ күзәнәкләре белән мембрана депозитларының нигезләре артык ясалу белән бәйле. Друзаларның липидлы төзелеше чирнең барышын фаразлый ала.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Друзаларны, гадәттә, ике күзнең дә арткы полюсында тәңгәл ЧПЭ астында сары төстәге калынаю итеп ачыклыйлар. Друзаларның саны, формасы, зурлыгы, чыгып тору дәрәҗәсе һәм өстәмә ЧПЭ үзгәрешләр чагылышы төрле була. Кайбер пациентларда друзалар фовеа өлкәсендә генә, ә башкаларның — аның чигендә урнаша ала. 45 яшькә кадәр друзалар клиник яктан бик сирәк ачыклана; бик еш түгел аны 45-60 яшьтә дә ачыклап була, әмма 60 яшьтән өлкәннәрдә друзалар гадәти табылдык була. Яшь белән друзалар саны һәм зурлыгы арта.

1. Кечкенә каты друзалар — түгәрәк, бер-берсеннән аерым урнашкан, кагыйдә буларак, күрүгә янамый торган диаметры венаның 1/2 киңлегеннән ким ясалулар.

2. Зур йомшак друзаларның чикләре төгәлсез һәм венаның киңлегенә яки зуррак диаметрга җитә.

3. Пигментлы эпителий кубарылу, друзалар белән бәйле, йомшак друзаларның зур өлешләре кушылганда барлыкка килә һәм еш кына ЯБМД элгәре була.

4. Кальцификацияләнгән друзаларның йөзе ялтырый торган һәм алар каты яки йомшак друзаларда кальций утырмасыннан гыйбарәт.

5. ЧПЭ халәте һәм флюоресцеин җыелу дәрәҗәсенә карап ФАГ үзгәрешләр ачыклый:

а) гиперфлюоресценция ЧПЭ атрофиясе өчен «тишексыман» кимчелек һәм ахыр буялу белән бәйле. Макула уртасында шулай ук друзалар белән бәйле ЧПЭ кубарылуын ачыклыйлар. Гиперфлюоресценция белән друзалар гидрофиль (ягъни аларда липидлар әз) һәм ХТ үсешенә китерә ала дип уйлап була;

б) гипофлюоресценция белән друзалар гидрофоб була (ягъни аларда липидлар күп), аларның зураюы һәм кушылуы алга таба ЧПЭ кубарылуына китерә ала. Хориоидеяның тулу фазасы озынаюы Брух мембранасының таралган калынаюын күрсәтә ала.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Гаиләле доминант друзалар (Дойнның кәрәзсыман дистрофиясе) — друзаларны 2-3 тормыш декадасында очыкланган сирәк халәт(18 бүлек) кара.

2. Тикшергәндә диабет ретинопатиясендә каты экссудатны друзаларга охшату мөмкин. Друзалардан аерма буларак экссудат әйләнәли яки кисәкләр сыман тупланган һәм тамырларның микроаневризмалар һәм геморрагияләр кебек үзгәрүләр белән бергә була.

3. 2 типтагы мембранопролифератив гломерулонефрит, «тыгыз депозитлар чире» буларак та билгеле, — зуррак яшьтәге балалар һәм зурларда барлыкка килә торган хроник чир. Күп булмаган пациентларда ике күздә дә тәңгәл бөтен күз төбе буенча дискрет урнашкан таралган сары друзасыман ясалулар үсеш ала.

4. Тимгелле челтәркатлау синдромының башка сәбәпләре

• Штаргардт чире һәм сары тимгелле күз төбе.

• Ямансыз тимгелле челтәркатлау.

• Төньяк Каролинаның макуляр дистрофиясе.

• Альпорт синдромы.

NB Барлык бу очракларда күз төбе зарарлануы друзалар барлыкка килү яшеннән күпкә иртәрәк барлыкка килә.

Друзалар һәм яшькә бәйле макуляр дегенерация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Друзалар белән күпчелек пациентларның күрү функцияләре гомер буе нормаль, ләкин шундый пациентларның җитәрлек санында өлкән яшьтә ЯБМД үсеш ала. ЯБМД патогенезында друзаларның чын мәгънәсе аңлашылмый, әмма аларның химик төзелешенең мәгънәсе бар. Киләчәктә күрү югалтуының югары куркынычлыгын зур йомшак һәм/яки катнаш друзалар, гиперпигментация өлешләре булу белән бәйлиләр, ә икенче күздә үсеш алган ЯБМД булганда аеруча.

Профилактика чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта әһәмиятле дәлил булып AREDS тикшерүендә җентекләп аңлатылган югары дозада мультивитаминнар һәм антиоксидантларны даими кулланганда ЯБМД үсеш алуының куркынычлыгы кимү факты тора.

Югары куркынычлык билгеләренә икенче күздә ЯБМД белән бәйле күрү начарлану һәм күрү начарланмаса да катнаш друзалар булу керә. Өстәмәләр куллану башлангыч ЯБМД формаларында өстенлек тәэмин итми. Башлангыч тикшеренүләр буенча, ризыгында күп күләмдә үләннәр һәм яшелчә булган кешеләрнең ЯБМД үсеше куркынычлыгы әзрәк, әмма бу үсемлекләрдә булган кисәкләрнең кирәкле дәрәҗәсенә ризык белән генә җитеп булмый.

Бу препаратларның киләсе 5 елда күрү югалтуның куркынычлыгын киметү өчен җитәрлек өстенлеге булганга 25% ретинологлар ышана.

AREDS тикшерүендә кулланылган төгәл кисәкләр:

• 500 мг С витамины;

• 400 МЕ Е витамины;

• 15 мг бета-каротин;

• 80 мг тутыя, тутыя әчемәсе буларак һәм 2 мг бакыр, ике нигезле әче тоз буларак, анемия мөмкинлегенең профилактикасы өчен.

Лютеинны куллану шулай ук нәтиҗәле була ала дигән дәлилләр бар һәм күп санлы куллану өчен күпчелек күп кисәкле препаратларда хәзерге вакытта лютеин бар. Тикшерү шулай ук тутыяның күп булуы сидек-җенес юлы белән специфик булмаган проблемалар белән янәшә була алганын күрсәтте. Тулаем препаратлар бик куркынычсыз санала, әмма бета-каротинны тәмәке тартучыларга үпкәнең яман шеше үсешенең куркынычлыгы югары булган өчен күрсәтелмәгән.

Яшькә бәйле макуляр дегенерациянең атрофияле формасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЯБМД атрофияле формасы фоторецепторлар, ЧТЭ һәм хориокапиллярларның әкренләп көчәюче атрофиясе белән бәйле, әмма кайчакта ЧТЭ кубарылуыннан соң барлыкка килә (алга таба кара).

1. Берничә ай яки ел дәвамында әкренләп күрү начарлану белән билгеләнә. Гадәттә барышта ике күз катнаша, еш симметриясез.

2. Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).

• Урынлы гиперпигментация яки ЧТЭ күзәнәкләре атрофиясе белән бергә макуляр друзалар (рәс. 17.6а).

• Төгәл чикле, түгәрәк ЧТЭ атрофиясе өлкәләре белән бергә өлешчә хориокапилляр югалу (рәс. 17.6б, в).

• Атрофия өлкәләре арту, аларның чигендә югалган друзалар урынында хориоидеяның эре тамырлары күренә («географик» атрофия) (рәс. 17.6г). Фовеа катнашканда күрү үткенлеге шактый кими.

3. ФАГ хориоидеяның ачык флюоресценциясе өчен гиперфлюоресценцияне күрсәткән «тәрәзәсыман» кимчелекләр ачыклый (рәс. 17.6д, е). Хориокапиллярлар сакланганда ФАГ-дә кимчелекләр офтальмоскопиягә караганда күбрәк чагыла.

4. Дәвалау юк, әмма күпчелек авырулар начар күрүчеләр өчен махсус җиһазлар куллана ала.

Яшькә бәйле макуляр дегенерациянең неоваскуляр формасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЯБМД неоваскуляр (дымлы) формасы Брух мембранасы кимчелекләре аша хориокапиллярлардан үсүче ХТ ясалу белән бәйле. Бу форма — тамырлар үсешен стимуллаштыручы VEGF һәм тутлы эпителийдан чыккан тамырлар үсешен басучы PEDF факторы арасындагы дисбаланс нәтиҗәсе. ХТ 3 төп үсеш моделен аералар: субпигментлы (1 тип), субретиналь (2 тип) һәм ике тип катнашмасы. 1 тип ЯБМД еш очрый, аңа 2 тип үзенчәлекле түгел,  әмма ешрак миопия яки хориоретинит белән яшь авыруларда барлыкка килә ала. ХТ белән бәйле башта күрү начарлану челтәркатлау астына (субретиналь сыекча), челтәркатлауга (макуляр шешү) һәм ЧТЭ астына (ЧТЭ кубарылуы) кан һәм сүл чыгу өчен була. Сыекча җыелу өчен күрү начарлануның бу төрен кире кайтару ихтимал. Нәтиҗәдә дәвамлы сыекча җыелуы фоторецепторлар һәм ЧТЭ үлүе белән дисциформалы җөй ясалу һәм тотрыклы күрү начарлануга китерә.

Клиник күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   ХТ сыекча чыгу өчен метаморфопсияләр, уңай скотома һәм үзәк күрү томанлану белән билгеләнә.

2.    Билгеләре. Күпчелек мембраналарны офтальмоскоп белән ачыклап була, әмма кайчакта ХТ ФАГ ярдәмендә генә ачыклап була.

•     ЧТЭ астындагы ХТ (1 тип) бераз чыгып торучы соргылт-яшел яки алсу-сары төстәге чыганак кебек күренә (рәс. 17.9а).

•     Субретиналь ХТ (2 тип) очраклы субретиналь нурланыш яки тутлы тап буларак табыла.

•    ХТ еш билгеләре ХТ (челтәркатлауның сүлле кубарылуы, фовеаль калынаю, КМШ, субретиналь кан савулар һәм каты экссудатлар) сыекча чыгу белән бәйле (рәс. 17.9б).

Флюоресцентлы ангиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ФАГ ФТӨ үзәгенә карата ХТ урнашуын билгеләү һәм ачыклау өчен мөһим һәм аны кинәт чир симптомнары барлыкка килгән авыруларга ашыгыч башкарырга кирәк.

1.   Классик ХТ — иң башлангыч фазада «челтәр» кебек тула торган (рәс. 17.10б), субретиналь аралыкка үтеп керү вакытында һәм 1-2 мин дәвамында буяуның иң югары күләмендә якты флюоресценцияли (рәс. 17.10в) торган яхшы ачыкланган мембрана. ХТ фиброз тукымасы шулай ук буяла (рәс. 17.10г). ФТӨ үзәгенә карата классик ХТ түбәндәге төрләрен аералар:

а) экстрафовеаль ФТӨ үзәгеннән 200 мкм ераграк урнаша;

б) юкстафовеаль ФТӨ үзәгеннән 200 мкм чигендә, әмма аның катнашусыз урнаша (рәс. 17.10);

в)  субфовеаль булганда ФТӨ үзәге катнаша (рәс. 17.11а-г).

Алга таба ХТ тулысынча классик һәм 50% һәм күбрәге классик компоненттан торган күбесенчә классикка төркемләп була.

2.   Оккультлы ХТ начар ачыклана, башлангыч фазада чикләнү билгеләре бик чагылмаган, әмма соңгы фазада ХТ буяу чыгу арта һәм диффуз яки мультифокаль тарала (рәс. 17.11д, е).

3.   Фиброваскуляр ЧПЭ кубарылуы— ХТ һәм ЧТЭ кубарылу бергә булу ХТ («кайнар» өлкә) ЧТЭ кубарылуыннан көчлерәк флюоресценцияли. Кайбер очракларда ХТ кан яки болганчык сыекча белән яшерелгән.

NB ФАГ ачыкланган күпчелек ХТ — субфовеаль һәм оккультлы; субфовеаль зарарлануларның якынча 20% күбесенчә классик; юкстафовеаль һәм экстрафовеаль зарарлануларның якынча 50% күбесенчә классик.

Яшел индоцианин куллану белән ангиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер очракларда ЯИА ФАГ караганда әһәмиятлерәк була. Инфракызыл колачка якын булган дулкын озынлыгы ЧТЭ һәм хориоидея аша үтә алу һәм гемоглобин белән әзрәк абсорбцияләнү үзлегенә ия, бу ФАГ караганда ЯИА күбрәк чагылган флюоресценцияне тәэмин итә. ЯИА түбәндәге очракларда кулайрак.

•      Оккультлы яки начар ачыклана торган ХТ.

•      ХТ аның өстендә урнашкан геморрагияләр, сыекча яки экссудат белән (рәс. 17.12а-в).

ЧТЭ фиброваскуляр кубарылуында сүлле һәм тамырлы өлешләрнең чикләнүе (рәс. 17.12г-е).

Барыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау булмау даими ХТ көчәюенә китерә. Күрү өчен фараз түбәндәге өзлегүләр өчен бик начар.

1.    ЧТЭ канлы кубарылуы ХТ кан тамырлары ертылганда барлыкка килә. Башта кан ЧТЭ астындагы аралыкта чикләнә һәм кара чыгып торучы ясалу буларак билгеләнә. Төгәлсез чикләр белән һәм якты-кызыл төстәге ЧТЭ кубарылу өлкәсен урап, кан саву субретиналь тарала ала (рәс. 17.13а).

2.    Витреаль кан саву нейроэпителийның канлы кубарылу чыганагыннан кан пыяласыман җисем куышлыгына үтеп керү очрагында сирәк барлыкка килә.

3.    Субретиналь (дисциформалы) җөй эпизодлы кан савулар һәм әкренләп аларның суырылуы белән хориоидеядан яңа тамырлар үсеп керү нәтиҗәсендә үсеш ала.

Нәтиҗәдә фовеада фиброзлы җөй тулысынча үзәк күрү югалту сәбәбе була (рәс. 17.13б).

4. Массив экссудация дисциформалы җөй белән күзләрдә ХТ сыекча өзлексез чыгу нәтиҗәсендә үсеш алырга мөмкин (рәс. 17.13в). Авыр барышта субретиналь сыекча макула чигеннән тыш тарала һәм периферия күрүе бозылуына китерә (рәс. 17.13г).

Фотодинамик терапия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Мәсләкләр. Вертепорфин (фотосенсибилизатор яки яктылык белән эшләтелгән матдә) күбесенчә бүленүче күзәнәкләрдә, бу очракта — неоваскуляр тукымада җыела. Матдәне вена эченә кертәләр, ул 689 нм дулкын озынлыктагы диодлы лазерның урынлы нурланыш йогынтысында эшләтелә, бу вертепорфинның абсорбцион чигенә туры килә.

Фотодинамик терапиянең төп өстенлеге — тукыманы сайлап зарарлау мөмкинлеге, бу ХТ күбесенчә фотосенсибилизатор туплануда һәм тукыма-тәмек белән чикләнгән йогынтысында нигезләнә. ХТ нурланышы өчен кирәкле энергия дәрәҗәсе, аргонлазерлы терапиядә ХТ термик деструкциясе өчен караганда күпкә кимрәк, бу сәламәт тукымаларны чагыштырмача саклап субфовеаль ХТ терапия үткәрергә мөмкинлек бирә (рәс. 17.14, 17.15).

2. Билгеле дәлилләр булып, күрү үткенлеге 6/60 һәм күбрәк 5400 мкм мәйданындагы субфовеаль күбесенчә классик ХТ (барлык зарарлану локусының классик компонент мәйданы > 50%) тора. Нәтиҗәләр бик ышандыручы булып күренә: дәвалаудан соң 60% авыруларда күрү үткенлеге 3 ел дәвамында һәм күбрәк үзгәрмәде, ә кайбер очракларда яхшырды.

3.     Ихтимал дәлилләр

•      Күптән түгел күрү үткенлеге кимүе теркәлгән очрагында зур булмаган тулысынча оккультлы ХТ.

•      5400 мкм күбрәк ХТ, субфовеаль таралыш белән юкстапапилляр ХТ.

4.     Мөмкин дәлилләр

•      Билгеләнгән күрү үткенлеге кимүе белән эре оккультлы зарарланулар.

•      50% кимрәк классик компонент белән катнаш зарарланулар белән бергә өстәмә дәвалау, мәсәлән, триамцинолонны интравитреаль кертү. Барлык зарарлануларның дәвалау нәтиҗәсе, ФДТ алдында триамцинолонны интравитреаль кертү булса, яхшырак була алу турында күбрәк раслаулар барлыкка килә.

5.   Каршылыклар. 50% кимрәк классик компонент белән ХТ һәм ЧПЭ кубарылуы.

6.     Техника

а) вена эченә вертепорфин (6 мг/кг тән авырлыгына) 10 мин дәвамында кертәләр;

б) 5 мин соң ХТ җылысыз лазер белән 83 секунд дәвамында йогынты ясыйлар. Иң зур зарарланудан 1000 мкм күбрәк диаметрдагы таплар тулысынча зарарлану ябылуын тәэмин итә;

в) кабатланучы яки яңадан барлыкка килгән сыекча өлкәләрендә ХТ тулысынча ябылуга кадәр кабатлап сеансларны 3 ай аралыгы белән үткәрәләр.

7. Өстәмә йогынтыларга препаратны кертү вакытында арканың аскы бүлекләрендә вакытлыча авырту, вакытлыча күрү начарлану, инъекция урынында җавап һәм 24-48 сәг. дәвамында якты утка югары сизгерлек керә.

Антиангиоген терапия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Стероидларны интравитреаль кертү (триамцинолон ацетониды) аерым һәм ФДТ белән бергә кулланырга мөмкин.

Кыска вакыт эчендә стероидлар белән монотерапия челтәркатлау калынлыгына уңай тәэсир итә һәм тамырларда сыекча үтеп керүен киметә ала һәм кайбер очракларда күрү үткенлеген арттыра ала, әмма нәтиҗә вакытлыча гына. Күп тапкыр стероидлар инъекциясе яки препаратның озайтылган чыгаруы белән имплантатларны куллану өзлегүләр, шулардан офтальмогипертензия һәм катаракта барлыкка килүнең югары куркынычлыгы белән бәйле,  әмма шул ук вакытта ФДТ монотерапиясеннән аермалы буларак югары күрү үткенлеген тотарга булыша ала.

Антиваскуляр эндотелиаль үсеш факторлары (анти-VEGF), шулардан бевацизумабны (авастинны) интравитреаль яки вена эченә кертү, ранибизумабны (люцентисны) интравитреаль кертү һәм пегаптаниб (макуген), хәзерге вакытта ХТ дәвалау чарасы буларак актив өйрәнелә.  

Хирургия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Субмакуляр хирургияга витрэктомия, арткы ретинотомия һәм субфовеаль ХТ кисеп алу керә (рәс. 17.16). Процедура кабатланулар һәм 1 типтагы ХТ өстәге ЧТЭ зарарламыйча бетерү мөмкинлеге булмаганлыкка эре үзәк скотома барлыкка килүнең югары куркынычлыгына ия, шуңа ХТ бетерүен гадәттә ЯБМД белән авыруларда үткәрмиләр, әмма соңгысы ЧПЭ алдында урнашканда, 2 типтагы ХТ белән авыруларда ышандыручы нәтиҗәләр бар.

2.    Макула транслокациясе ХТ фовеаны хирургик аеруга юнәлгән. Бу ысулның дәлилләре һәм техникасы үсеш ала.

Хирургик катнашуга кирәкле этапларның комплексы керә: катаракта экстракциясе, витрэктомия, челтәркатлау кубарылуы индукциясе, 360° ретинотомия, ХТ бетерү, челтәркатлау ротациясе, ретинопексия һәм куышлыкны силикон мае белән тутыру белән бергә экстраокуляр мускулларга тигезлекне төзәтү өчен хирургик катнашу. Моның барысы ПВР һәм челтәркатлау кубарылуының югары куркынычлыгына ия. Макула ротациясе ысулы буенча беренче энтузиазм дулкыны хәзерге вакытта кимеде, әмма шактый очракта уку өчен кирәкле күрү үткенлеге кайту турында кайбер хәбәрләр раслый.

3. Субмакуляр кан савуны пневматик этеп чыгаруга канны фовеадан күчерү өчен авыруның бите аска килеш пыяласыман җисем куышлыгына газ кертү керә. Бу процедураны канны күчерү максаты белән фибринолитик — плазминогенның тукыма активаторын (tPA) куллану белән үткәреп була, әмма tPA молекулаларына карата кайбер шикләр бар, алар шулкадәр кечкенә, хәтта гематоретиналь киртәне үтә ала. Субретиналь канның күчүе ФАГ-не җентекләп, ә соңрак кирәк булганда — ФДТ-не үткәрергә мөмкинлек бирә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.