Марат Бикмаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Бикмаев latin yazuında])
Марат Бикмаев
Туган 1 гыйнвар 1986(1986-01-01)[1] (38 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  Үзбәкстан
 Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Пахтакәр, Рубин, Крылья Советов, Спартак-Нальчик, Спартак, Актүбә[d], Локомотив[d] һәм Үзбәкстан милли аяк тубы җыелмасы

 Марат Бикмаев Викиҗыентыкта

Марат Рифкать улы Бикмаев (1986 елның 1 гыйнвары, Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР) — татар чыгышлы[2] Үзбәкстан футболчысы, Үзбәкстан милли футбол җыелмасы әгъзасы, Үзбәкстан (2002, 2003, 2004, 2016, 2017) һәм Казакъстан (2013) чемпионы, Үзбәкстанның иң яхшы футболчысы (2017).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Бикмаев 1986 елның 1 гыйнварында Ташкәнтта туа. 2002 елда профессиональ карьерасын Ташкентның «Пахтакор» клубында башлаган. Өч сезон эчендә команда составында 39 очрашу уздыра һәм ундүрт туп кертә. «Пахтакор» белән бергә Бикмаев ил беренчелегендә өч тапкыр җиңүгә ирешз, шулай ук кубок иясе була.

2004 елда Марат Россиягә күчеп килә һәм Самарның «Крылья Советов» клубы белән контракт төзи[3]. Клуб составында Марат ил беренчелегендә нибары биш очрашу, шулай ук Кубокта ике уен үткәрә[4]. 2005/06 елгы УЕФА Кубогының икенче квалификация раундының беренче матчында катнаша.

2007 елда Казан «Рубин»ы сафларын тулыландыра. Клуб өчен бер матч та уйнамыйча, Бикмаев Казаннан китеп, Налчыкка күчә. Налчыкта җирле «Спартак» составында чыгыш ясый. Яңа командада дебют 2008 елның 15 мартында Раменскоеның «Сатурн» командасына каршы беренче тур матчында була[5]. 2010 елның җәендә Бикмаев «Сатурн» белән контрактны өзә һәм Владикавказның «Алания»сенә күчә[6]. Яңа клуб өчен 2010 елның 15 августында Пермьнең «Амкар» командасына каршы матчта дебют ясый[7].

2011/12 сезоны тәмамлангач, футболчы белән контракт озайтылмый һәм Марат, «Актобе» уенчысы булып, Казакъстанга китә[8]. Ике сезон эчендә клуб составында ил чемпионатында 21 матч, шулай ук Кубокта алты очрашу уздыра. Клуб белән берлектә, 2013 елда Казакъстан чемпионы була. 5 майда «Тобол» белән уенда имгәнү алган, озак торгызылган һәм ел азагында клубтан киткән[9].

2014 елның 7 гыйнварында Ташкәнтның «Локомотив» командасы белән ике еллык контракт төзи[10]. 2014 елның 1 октябрендә яңа клуб өчен дебют ясый[11]. «Локомотив» өчен тагын 4 сезон уйный һәм аның белән өч тапкыр рәттән Үзбәкстан чемпионы була. 2019 елның 23 гыйнварында «Пахтакор»га әйләнеп кайта[12].

Җыелма команда составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли җыелма команда составында 2004 елның 31 мартында Тайвань җыелма командасына каршы 2006 елгы Дөнья чемпионатына сайлап алу матчында дебют ясый[13]. Җыелма команда өчен беренче голны Бикмаев Фәлистыйнга каршы матчта кертә[14].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстан байрагы «Пахтакор»

  • Үзбәкстан Чемпионы(4): 2002, 2003, 2004, 2019
  • Үзбәкстан Кубогы иясе(4): 2002, 2003, 2004, 2019
  • Азия чемпионнары лигасы ярымфиналчы (2): 2003, 2004.

Россия байрагы «Алания»

  • Россия Кубогы финалчысы: 2010/11
  • ФНЛ көмеш призеры: 2011/12.

Казакстан байрагы «Актобе»

Үзбәкстан байрагы «Локомотив»

  • Үзбәкстан Чемпионы (3): 2016, 2017, 2018
  • Үзбәкстан чемпионатының көмеш призеры: 2014
  • Үзбәкстан Кубогы иясе (3): 2014, 2016, 2017
  • Үзбәкстан Суперкубогы иясе (2015)

Шәхси

  • Үзбәкстанда елның иң яхшы футболчысы (1): 2017

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Argentine Soccer Database
  2. Марат Бикмаев – игрок "Актобе"
  3. «Крылья Советов» закончили дозаявочную компанию. Официальный сайт ФК «Крылья Советов» (2004-08-31).
  4. Марат Бикмаев. Чемпионат России по футболу 2005. Статистика. Официальный сайт РФПЛ. әлеге чыганактан 2013-06-14 архивланды.
  5. Чемпионат России по футболу. Протокол матча «Спартак» (Нальчик) — «Сатурн» (Раменское) 2:1. Официальный сайт РФПЛ (2008-03-15). әлеге чыганактан 2013-06-14 архивланды.
  6. Бикмаев перешел в «Аланию». Сайт болельщиков ПФК «Спартак-Нальчик» (со ссылкой на «Спорт-Экспресс») (2010-08-10). әлеге чыганактан 2013-06-14 архивланды.
  7. Чемпионат России по футболу. Протокол матча «Амкар» (Пермь) — «Алания» (Владикавказ) 1:0. Официальный сайт РФПЛ (2010-08-15). әлеге чыганактан 2013-06-14 архивланды.
  8. Состав «Актобе» пополнил ещё один новичок. Официальный сайт ФК «Актобе» (2012-06-20). әлеге чыганактан 2012-06-25 архивланды. 2012-06-20 тикшерелгән.
  9. Марат Бикмаев покинул «Актобе»
  10. «Локомотив» подписал контракт с Маратом Бикмаевым. Официальный сайт ФК «Локомотив» (Ташкент) (2014-01-07). әлеге чыганактан 2014-01-07 архивланды.
  11. Чемпионат Узбекистана по футболу. Протокол матча «Локомотив» (Ташкент) — «Машъал» (Мубарек) 3:1. Soccerway.com (2014-10-01). әлеге чыганактан 2022-07-07 архивланды. 2021-03-29 тикшерелгән.
  12. Ташкентский «Пахтакор» пополнился двумя игроками сборной Узбекистана
  13. Протокол матча. Сборная Тайваня — Сборная Узбекистана 0:1. Weltfussball.de (2004-03-31). әлеге чыганактан 2013-08-19 архивланды.
  14. Протокол матча. Сборная Палестины — Сборная Узбекистана 0:3. Weltfussball.de (2004-09-08). әлеге чыганактан 2013-08-19 архивланды.