Фоат Галимуллин: юрамалар арасында аерма
к using AWB |
к →Тәрҗемәи хәле: clean up using AWB |
||
Юл номеры - 28: | Юл номеры - 28: | ||
[[1941 ел]]ның [[21 март]]ында [[ТАССР]] [[Кукмара районы]] [[Арпаяз]] [[авыл]]ында туган. [[Пычак (Кукмара районы)|Пычак]] авылы җиделлык мәктәбен тәмамлагач, «Әсәнбаш» күмәк хуҗалыгында, [[Арпаяз|туган авылында]] клуб мөдире булып эшләгән (''[[1957]]-[[1962]]''). «''Халык театры режиссеры''» белгечлеге буенча [[Алабуга]]да [[Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсе]]н, «''Татар теле һәм әдәбияты укытучысы''» белгечлеге буенча [[Казан дәүләт педагогия институты]]ның тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген (''[[1974]]'') тәмамлаган. |
[[1941 ел]]ның [[21 март]]ында [[ТАССР]] [[Кукмара районы]] [[Арпаяз]] [[авыл]]ында туган. [[Пычак (Кукмара районы)|Пычак]] авылы җиделлык мәктәбен тәмамлагач, «Әсәнбаш» күмәк хуҗалыгында, [[Арпаяз|туган авылында]] клуб мөдире булып эшләгән (''[[1957]]-[[1962]]''). «''Халык театры режиссеры''» белгечлеге буенча [[Алабуга]]да [[Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсе]]н, «''Татар теле һәм әдәбияты укытучысы''» белгечлеге буенча [[Казан дәүләт педагогия институты]]ның тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген (''[[1974]]'') тәмамлаган. |
||
«''Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары''» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (''[[Уфа]], [[1980]]''), «''1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте''» темасына докторлык (''[[Казан]], [[1999]]'') диссертацияләре яклаган. |
«''Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары''» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (''[[Өфә|Уфа]], [[1980]]''), «''1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте''» темасына докторлык (''[[Казан]], [[1999]]'') диссертацияләре яклаган. |
||
* [[1962]]-[[1965 ел]]ларда [[әрме|хәрби хезмәттә]] була. |
* [[1962]]-[[1965 ел]]ларда [[әрме|хәрби хезмәттә]] була. |
||
* [[1965]]-[[1967 ел]]ларда [[КПСС]]ның Кукмара райкомында инструктор һәм [[Кукмара районы|район]] мәдәният йорты директоры булып эшли. |
* [[1965]]-[[1967 ел]]ларда [[КПСС]]ның Кукмара райкомында инструктор һәм [[Кукмара районы|район]] мәдәният йорты директоры булып эшли. |
26 дек 2018, 17:45 юрамасы
Фоат Галимуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Фоат Галимулла улы Галимуллин |
Туган | 21 март 1941 (83 яшь) ТАССР Кукмара районы Арпаяз авылы |
Яшәгән урын | Юлиус Фучик урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | язучы, педагог, диктор |
Эш бирүче | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Балалар | Әлфия Галимуллина |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Фоат Галимуллин, Фоат Галимулла улы Галимуллин — татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры (2000), филология фәннәре докторы (1999), Татарстанның (1996) һәм РФ (2006) атказанган мәдәният хезмәткәре. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1990). ТР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1999-2005).
Тәрҗемәи хәле
1941 елның 21 мартында ТАССР Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Пычак авылы җиделлык мәктәбен тәмамлагач, «Әсәнбаш» күмәк хуҗалыгында, туган авылында клуб мөдире булып эшләгән (1957-1962). «Халык театры режиссеры» белгечлеге буенча Алабугада Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсен, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1974) тәмамлаган.
«Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (Уфа, 1980), «1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте» темасына докторлык (Казан, 1999) диссертацияләре яклаган.
- 1962-1965 елларда хәрби хезмәттә була.
- 1965-1967 елларда КПССның Кукмара райкомында инструктор һәм район мәдәният йорты директоры булып эшли.
- 1967-1974 елларда Татарстан АССР радиокомитетында радио дикторы.
- 1977-1986 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының декан урынбасары, 1986-1991 елларда деканы булып эшли, 1995-2000 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире.
Фәнни кыйбласы
Гыйльми эшчәнлегенең төп өлкәсе — әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть. 600дән артык фәнни-тәнкыйди хезмәт язган. Татар әдәбияты тарихының 1920-1930 еллардагы күренешләрен: 1917 елгы инкыйлабтан соң әдәбиятның идеология максатларына буйсындырылуы тарихын, әдәбиятта социалистик реализм методының җиңүе процессларын өйрәнә.
Монографияләре
- Инешләр Иделгә кушыла. Казан, 1985.
- Офыкларны алдан күреп. Казан, 1995.
- Эстетика һәм социологизм. Казан: «Мәгариф», 1998.
- Әле без туганчы. Казан: ТКН, 2001.
- Табигыйлеккә хилафлык. Казан: ТКН, 2004.
- Время поиска. Казан: «Мәгариф», 2005.
- Вопросы эстетики в татарской литературе 1920-30-х годов. Казан: ТДГПУ, 2010.
Татар әдәбияты буенча дәреслекләр авторы: рус мәктәпләренең 4, 9, 10нчы сыйныф укучылары, татар мәктәпләренең 7, 10, 11нче сыйныф укучылары өчен.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана (1999 — беренче мөддәткә, 2002 — икенче мөддәткә).
- 1999 Татарстанның халык депутаты.
- 2004 Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1996 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2005 ТР язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе — «Табигыйлеккә хилафлык» (2004) китабы өчен.
- 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2006 РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2010 Мәҗит Гафури премиясе (Башкортстан)
- 2011 «Фидакәр хезмәт өчен» медале (Татарстан)
Әдәбият
- Авзалова М. Кайда да син үз кеше. «Шәһри Казан», 1995 ел, 3 февраль.
- Әхмәтова Ч. Диктор — ул дәүләт тавышы. «Шәһри Казан», 1996 ел, 9 февраль.
- Гыймадиева Л. Кече күңелле олы галим . «Сабантуй», 2001 ел, 23 март.
- Әнвәр Шәрипов. Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтләр. «Мәйдан», 2016 ел, № 3.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- 21 март көнне туганнар
- 1941 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кукмара районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Татар язучылары
- Иҗади берлекләр рәисләре
- Вуз укытучылары
- Профессорлар
- Филология фәннәре докторлары